Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

6 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә “Әкият” балалар үзәгендә Лилия Зәйнуллинаның юбилей кичәсе узачак.

Лилия Зәйнуллина Г.Кариев театрының спектакльләрен сәхнәләштерүгә зур өлеш кертә. Аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә театр артистлары вокал серләрен уңышлы үзләштерәләр һәм чын профессионаллар дәрәҗәсендә башкарган җырлары белән бик күп музыкаль спектакльләрне бизиләр. Бүгенге көндә Г.Кариев театрында “Печән базары” спектаклендә татар халык җыры “Бөдрә тал”ны, “Умырзая” музыкаль драмасында Р. Ваһапов репертуарындагы әсәрләрне, “Галиябану” спектаклендә татар халык җырларын башкарырлык артистлар булуы үзе бер горурлык.

Лилия Зайнуллина

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 02.12.2017