Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Г.Кариевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды

Татар халкының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген театрдан, татар театрын Габдулла Кариевтан башка күз алдына китереп булмый – Разил Вәлиев

Версия для печати

6 май 2016,13:35

Яңа Татар бистәсе зиратында татар милли театрына нигез салучыларның берсе булган Г.Кариев каберенә чәчәкләр салу тантанасы уздырылды

 

(Казан, 6 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 8 майда татар халыкының мәшһүр актеры, режиссеры, татар милли театрына нигез салучыларның берсе булган Габдулла Кариевның (1886 – 1920) тууына 130 ел тула. Шул уңайдан бүген, мөселманнар өчен изге җомга көнендә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында аның каберенә чәчәкләр салу тантанасы уздырылды, татар җәмәгатьчелеге әлеге шәхес турында хәтер яңартты.

Чарада ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан бүлеге рәисе, Нурлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрлары артистлары, Габдулла Кариевның якташлары – Нурлат районының мәдәният бүлеге мөдире Румия Фәтхетдинова җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Әлеге чараны оештыручы Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы директоры Мансур Ярмиев мәшһүр актер һәм режиссерның тәрҗемәи хәле турында сөйләде.

Габдулла Кариев тәхәллүсен алганчы, хәзерге Нурлат районының (элеккеге Чистай өязенең) Күлбай-Мораса авылында туып үскән Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин башта үз авылларында мәдрәсәдә укый. Коръәнне яттан белгәне өчен үсмер малайга Карый исеме бирелә (ягъни Коръән Хафиз). Авыл мулласы аның шул чагында исемен дә Габдуллага (ягъни Алла колы) үзгәртә. Шул рәвешле, 1902 елда татар мәдәнияте үзәге булган Җаек төбәгенә барганда, Миңлебай Хәйруллин Габдулла Кариевка әйләнгән була, дип игътибарны юнәлтте ул. Бүгенге тантанада әлеге шәхеснең халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай белән дуслыгы да, “Сәйяр” труппасына нигез салуы да кат-кат искәртелде.

Аннан соң сүз алган Разил Вәлиев агымдагы елның истәлекле вакыйгаларга бай ел булуын, аерым алганда, күптән түгел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуның зурлап билгеләп үтелүенә игътибарны юнәлтеп: “Халкыбызның язмышын, әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китерә алмаган кебек, бүген татар тормышын, мәдәниятен Габдулла Кариевтан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Тукай бүгенге әдәби телебезгә, заманча әдәбиятыбызга нигез салган булса, Кариев – бүгенге татар театрына нигез салучыларның берсе”, – диде. Ул билгеләп үткәнчә, Габдулла Кариев, Тукай кебек үк, татар язмышы белән янып яшәгән. Гомумән, аның иҗат даирәсе шактый киң булган. Режиссер буларак, ул татар, рус, дөнья драматургия әсәрләрен сәхнәгә куйган.

“Татар халкының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген театрдан, татар театрын Габдулла Кариевтан башка күз алдына китереп булмый. Бу шәхеснең исеме, җисеме, иҗаты, кылган гамәлләре, һичшиксез, бүгенге яшьләрнең дә, киләчәк буыннарның да күңелләренә кереп калырга тиеш. Ул милләттебезнең киләчәге өчен үзеннән зур өлеш керткән”, – дип, республика парламенты депутаты Г.Кариевның кабере эргәсендә генә түгел, театрларда да, мәдәният үзәкләрендә дә, мәктәпләрдә дә зурлап искә алыначагын әйтте.

Рафис Корбан билгеләп үткәнчә, 1886 елда туган күренекле татарларның (Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Кариев шушы елда дөнья килгән) милләткә хезмәт итү теләге аларны зур шәхесләр итеп таныткан. “Габдулла Кариев динне беркайчан да ташламаган, әмма милләткә хезмәт итү ягыннан театрның әһәмиятен өстен күргән һәм гомерен тулаем театрга багышлаган. Аны юкка гына татар театрының атасы дип атамаганнар”, – диде ул.

Габдулла Кариевның якташы Фәрит Мифтахов мәшһүр татар режиссерын, актерын искә алырга килгәннәргә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын, дип теләде. Ул 14 майда Габдулла Кариевның туган авылында да аны искә алу чаралары уздырылачагын билгеләп үтте.

Шулай ук Габдулла Кариевның якташы, Нурлат районы ветераннары берлеге җитәкчесе Рәисә Фәйзуллина әйтүенчә, нурлатлылар татар театрына нигез салучыларның берсе булган шәхесе белән чиксез горурлана. “Үкенеч, яшь вакытта Габдулла Кариев турында безгә берни сөйләмәделәр. Ә бүген Күлбай-Мораса авылында аның музее эшләп килә. Анда аның тормышы, эшчәнлеге хакында бик мәгълүмат, экспонатлар тупланган”, – дип сөйләде ул. Ветеран сүзләренчә, районның белем бирү оешмаларында, мәдәният йортларында Габдулла Кариевка багышланган әдәби кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр оештырыла, спектальләр куела. Бу чараларның максаты – балаларда якташыбызга хас сыйфатларны – зыялылык, белемгә омтылыш, дингә, татар теленә һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, ди ул.

Мәшһүр шәхесне искә алып, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия артисты Фәнис Җиһанша, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры артисты Нуриәхмәт Сафин да чыгыш ясады.

Чәчәкләр салу тантанасыннан соң, милләттәшләребез, Казанның Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров белән берлектә, Габдулла Кариев рухына багышлап дога кылды.
http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/06/120626/

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 12.05.2016