Альбина Гайзуллина: Мәхәббәтем якты маяк төсле…

Мөгаен, һәрбер Галиябану үзенең Хәлиле турында хыялланадыр. Әлбәттә ул аны шул әсәрдәге каһарман кыяфәтендә күз алдына китерә. Тик кайсы заманда да мәхәббәт бер үк бит инде: аның эчтәлеге яратудан гыйбарәт… Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы артисткасы Альбина Гайзуллина да шул фикердә. Йә, үзен тыңлап карыйк…

Альбина Гайзуллина

«Юк, мин синең белән йөрмим!»

– Мин мәктәптә укыганда егетләр турында уйламадым. Казан театр училищесына кергәч тә күңел маҗаралар эзләмәде. «Насыйп ярың яныңда гына бөтерелә», – дисәләр, кычкырып көләр идем. Төркемдәшем Рөстәм Казан егете иде. Без исә авыл балалары: оялчан, тыйнак. Беренче көннәрдә үк ул миңа очрашырга тәкъдим ясады. Шунда ук: «Юк, юк, мин синең белән йөрмим!» – дидем. Китте шуннан соң сораулар: «Ник? Нигә? Нишләп?» «Ярар, – диде егет, – дүртенче курста синең фикерең үзгәрәчәк әле!» Эчемнән генә: «Аллам сакласын!» – дип куйдым.

Сиздермичә генә өч ел узды. Менә җәйге яллардан соң без дүртенче курска җыелдык. Шаккатырлык хәл! Рөстәмне танырлык түгел! Буйга үскән, тагын да чибәрләнгән, элеккеге шаянлыгы-шуклыгы кимегән, җитдиләнгән. Безне ике атнага Минзәлә театрына практикага җибәрделәр. Автобуска төялеп сәфәргә ерак чыгып киттек. Рөстәм алгы, ә мин арткы утыргычта утырган идек, ул борылды да, юл буе кулымнан тотып барды.

Безне авыл хуҗалыгы техникумының тулай торагына урнаштырдылар. Озын коридор башында юыну бүлмәләре, без – кызлар шунда барганда техникум егетләре йә аяк чала, йә сүз ката. «Әйдәгез, танышыйк», – дип бәйләнә. Мин ничарадан бичара, Рөстәм янына килдем дә: «Карале, алай-болай болар бик йөдәтсәләр – мин синең кызың, яме?» – дидем, ә ул шуны гына көткәндәй студентларга: «Егетләр, бу минем сөйгән кызым», – димәсенме! Кич белән инде Рөстәм бүлмә ишеген шакыды. «Чык әле, Альбина!», – диде. – без бит синең белән йөрибез, әйеме?». Мин: «Кит, Алла язмаганны сөйләмә!», – дип үземнекен сукаламакчы идем, егет: «Хәзер сүзеңнән кайтмыйсың, Альбина, без йөрибез!», – диде. Минем «юк» дигәнне ишетмәде. Бармагымдагы көмеш йөзекне суырып алып үзенең чәнти бармагына кигәч: «Мин моны никах балдагы алгач кына салам», – диде. Ул шулай кистереп әйткәннән соң мин каршы дәшмәдем.

«Хәзер төртәм дә төшерәм»

Практика тәмамланды, без кире Казанга юл тоттык. Минем әти-әниләр Биектау районының Дөбъяз авылында яши бит, мин аларны бик сагынган идем. Ни гаҗәп, Рөстәм дә миңа иярде. Нишлим, икәү авылга кайттык. Хәер, безнең әниләр аны, ә аныкылар мине белә иде (Рөстәмнең әнисе Гөлшат апа укыганда безне тәмле бәлешләр, тортлар белән сыйлый иде). Шуннан соң без кунак-кунак уйный башладык. Без, чын мәгънәсендә, бер-беребезгә гашыйк идек. Берсендә «Кырлай» паркындагы тәгәрмәчтә әйләнәбез. Биеклекнең иң югары ноктасына менгәч, егет йөзек салынган нәни генә тартмачыкны ачып: «Альбина, син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» – дип сорады. Күземнән мөлдер-мөлдер яшь акты, кулым калтырады. «Юк дип кенә әйт, хәзер төртәм дә төшерәм», – ди бу. Аның сөйләшү манерасы шундыйрак иде. «Билгеле, риза, җаным, риза!», – дидем.

Август аенда без өйләнештек. Гомер аккан суларга тиң икән: уртак оя коруыбызга ун ел тулды. Рамазан белән Нурсолтан исемле ике малай үстерәбез. Аллага шөкер, минем мәхәббәтем тормышымда якты маяк төсле: юлымны яктыртып тора. Әгәр мин бүген театрда Миңсылу («Әйдә барыйк, кызлар карыйк», Р.Вәлиев), Нәзминә («Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз», И.Юзеев), Сакау кыз («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт) һ.б. кебек бик күп рольләрем белән тамашачы күңеленә ачкыч яратканмын икән, монда иремнең дә өлеше бар. Ул минем иҗатымны һәрвакыт югары бәяли, мин дә аның белән горурланам. Рөстәм – тырыш кеше, ул К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, әле тагын «Болгар» радиосының популяр алып баручысы да.

Һәр гаиләдә үзенә күрә бер матур гадәт саклана. Мәсәлән, кайнатам белән кайнанам загста 20 августта язылыша, без дә шушы көндә балдаклар алмашындык, инде олы улыбыз Рамазан: «Мин дә дәү әти белән дәү әни, әти белән әни кебек шушы көнне өйләнәм», – ди. Сөенечле хәл, димәк, бу гадәт буыннан-буынга тапшырылачак. Безнең йөрәкләрдә кабынган сөю хисләрен Аллаһы Тәгалә балаларыбызга да бүләк итсен дип телим!

Автор:  Нәбирә Гыйматдинова. “Сәхнә” журналы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 05.06.2017