Алия Фәйзрахманова: “Ул минем җүләр чагымны сагына”

Дөнья яралганнан бирле мәхәббәт турында җырланган җырларны бергә тупласаң – калын-калын томнарга сыймас иде. Халык зирәк, халык тапкыр, әлеге хисне белдергәндә нинди генә тирән мәгънәле сүзләр уйлап тапмаган. Мәсәлән, сиңа күкләр тарафыннан тәгаенләнгән хәләлеңнең кайчандыр бер каршыңа килеп басачагын ул болай дип тә сурәтләгән:

Суга салсаң – судан калкыр,
Безгә дигән насыйп яр…

Тик сабыр гына көт! Әгәр сабырлыгың төкәнсә? Тизрәк араларны якынайтыйм дип каршысына йөгерәсеңме? Дөньяда андый хәлләр дә була. Нәкъ мәсьәләдәге кебек: «А» пунктыннан берәү чыга, «Б» пунктыннан икенче берәү… һәм алар бер-берсенә табан ашкына… Чү, бүгенге кунагыбыз Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Алия а мондый газаплар кичермәгән кебек. Барсы да серле егет белән кызыксынудан башланган.

«Бәлки гомергә дә күрешмәс идек…»

АЛИЯ ФӘЙЗРАХМАНОВАТеатр артистларының бер уртак сукмагы бар: алар йә театр училищесында, йә мәдәният һәм сәнгать университетында укыган була. Әтнә районы Олы Әтнә авылында туып үскән һәм ике яшендә әти-әнисе белән Казанга күченгән кыз, киләчәктә язмыш мине Ильяс исемле сәхнәдәшем белән очраштырыр дип уена да кертми, әлбәттә.

– Балачакта миндә ике хыял бөреләнде, – дип сөйли Алия. – Минем чәчәк сатасым килде. Ни өчен дисезме? Кеше минем кулымнан матурлык алып китәргә тиеш иде. Аллаһы Тәгалә, тукта, бу ниятеңнән ваз кич, дигәндер, мөгаен. Шулай итеп чәчәкләр артка чигенде: икенче хыялым җиңде. Беренче тапкыр Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай»ын карагач, «бары тик артист һөнәрен генә сайлыйм», – дип карар кылдым. Әти-әни дә иҗатка гашыйк кешеләр иде. Әтиемнең генә бик иртә гомере өзелде: җиде яшемдә без иң кадерле затымны бакыйлыкка озаттык. Әнием Гөлнәзирә апам белән икебезне аякка бастырыр өчен төзелештә – иң авыр эшләрдә эшләде. Миңа – төпчегенә бернинди чикләр куймады ул. «Татар мәктәбендә укытам» дип 1 нче гимназиягә бирде. Анда 6 нчы сыйныфка хәтле укыдым. Иң бәхетле чор иде ул. Музыка, бию түгәрәкләренә йөрдем. Сыйныф укытучысы «Алияне күргәнем дә юк, бер ишектән керә, икенчесеннән чыга», – дия икән. Бик актив идем мин. «Тугызынчы»дан соң әнигә: «Театр училищесына гариза илтәм», – дигәч ул: «Кызым, унберне бетер инде», – диде. «Ике ел түзәрлек чамам юк, шунда барам», – дидем. Әгәр шулай тәвәккәлләмәсәм, бәлки, Ильяс белән гомергә дә күрешмәс идек без…

«Аның күңеле йозакта иде…»

Училищены тәмамлагач, Алия Лотфуллина (кыз фамилиясе) Кариев театрына эшкә урнаша. Ягымлы, мөлаем кешеләр турында мактап: «Нурлы йөзе белән туйдыра», – диләр. Бу нәкъ менә Алиягә төбәп әйтелгән кебек. Чая, үткен кыз һәммәсе белән дә җиңел аралаша, хәтта ки үзәктә кайнарга ярата. Киенүләре белән дә башкалардан аерылып тора: кызыл төстәге күлмәк аңа аеруча килешә. Өлкән артистлар, шаяртып, үзенә такмак та чыгара:

Кызыл кия, кызыл бәйли,
Лотфуллина Алия.
Рольләре дә бик күп аның:
Иң яхшысы – «Яшь бия».

Яшь артистка бер ел чамасы сәхнәдә уйнагач, аның тормышында гаҗәеп үзгәрешләр башлана: университет студентлары актерлык осталыгы буенча дәресләрне театрда укый. Билгеле, һәр яңалыктан хәбәрдар чая кыз әлеге төркемне күз уңыннан ычкындыра мени! Кая әле, болар ничек имтихан бирә икән дип, бүлмә ишеген ача да… дөньяга баккан яшел күз белән очрашып, тетрәнеп китә. Төз гәүдәле чибәр егет, җитмәсә шундый матур итеп саф татарча сөйли! «Кара син, ә! Нинди кызык кеше», – дип бәяли Алия. «Кызык кеше» белән кызыксыну шуның белән бетсә икән! «Озын колаклар» кыска гына хәбәр ирештерә: Ильяс Фәйзрахманов Әтнә егете икән.

– Якташым дип шатландым инде, – ди Алия. – Соңрак аның турында күбрәк белдем. Укымышлы, зыялы гаиләдән икән. Әтисе – Таһир Фәйзрахманов. Әтнә халык театрында уйнаган. Музыка мәктәбендә балаларны баянда уйнарга өйрәткән. Егет тә, минем сыман, яртылаш ятим иде. Җиде яшендә аның әнисе үлгән. Менә еллар үткәч, читенсенсәм дә, әйтим әле, иң әүвәл Ильяска минем күзем төште. Минем! Ул ничектер беренче булып үзе кызлар белән таныша торган егет түгел иде. Юк, юк, мин аны һич кенә дә җебегән димим, киресенчә, Ильяс җил-давылларга бирешмәслек чын ир-егет иде. Ләкин ул артык кырыс тоелды миңа. Аны йомшартасы килә иде. Бигрәк тә ул Р.Батулла әсәрендә («Бичаракай») Сукыр егет ролендә уйнаганнан соң миндә бу теләк отыры көчәйде. «Мин-минлегем» дә уянды бугай. Янәсе, нишләп бу егет миңа игътибар итми әле! Театр бәйрәме көне иде. Тоттым да, аны биергә чакырдым. Шуннан соң гел аңа «бәйләнә» башладым. Бәйләнүем сораулар яудырудан, сөйләштерергә тыры- шудан гыйбарәт иде. Ә аның күңеле ябык, ул йозакта, ачылырга ашыкмый. Мин дә кире чигенмим. Берсендә без Әтнәгә – дус-ишләр белән Ильясларга кунакка кайттык. Шунда мин шаккаттым: өйләрендә китап та китап! Киштәләр шыплап тулган. Егетне шул китаплар белән чагыштырдым: ачып укыр өчен күпме сабырлык һәм түземлелек кирәк булачак миңа!

«Минем җүләр чагымны сагына…»

Һәрбер кыз бала күңелендә хыялый образ тудыра: ярын-парын әллә нинди бизәкләр белән«бизи». Алия, бу егет мин күрергә теләгән бөтен күркәм сыйфатларга ия, дип саный. Ильяс туры сүзле, астыртын да, ялагай да, ясалма да түгел. Ә күңелдәге бик-йозак? Әкрен генә ачыла ул, ачыла. Якташы һич кенә дә артист булырга теләмәгән, авыру әнисенә: «Мин табиб һөнәренә укып сине терелтәм», – дигән икән. Ә Таһир абый исә улын сәнгать университетына җибәргән. – Әни нинди генә карар кабул итсәм дә, юлымнан бүлмәде. Ул тулысынча миңа ышана иде, – ди Алия ханым. – Аерым яшим дигәч, яшә, диде. Театрның тулай торагыннан бер бүлмә алдым. Ильяс килеп йөрде. Берсендә әни аны күрде дә: «Болай ярамый, никах укы- табыз», – диде. Егет шунда ук ризалашты. Бездә: «Мин сине яратам, миңа кияүгә чык!» – дигән тәкъдимнәр булмады инде. 2006 елның 14 гыйнвары – никах көнебез. Ә беренче сентябрьдә туй ясадык. Ильяс 4 курс студенты, дәрестә юк. «Фәйзрахманов кайда?» – диләр икән. Ә ул загста! Соңрак ирем миңа: «Синең бер ягың ошамады, син артык актив идең, үз-үзеңә мөкиббән идең», – диде. Өйләнешкәч тә без әле бер-беребезне сынадык. Шулай инде, кошлар да бит оя корганда урын өчен көрәшә. Ә без адәм балалары! Әгәр гаиләдә конфликт туа икән, үз вакытында мөнәсәбәтләрне җайламасаң, ахыры аерылышу белән тәмамланыр иде. Хәлләр катлауланмас микән дигәндә генә, мин мәһәр бүләге – йөзегемне һәм балдагымны югалттым. Озакламый безнең иң якын дусларыбыз, туйда шаһитларыбыз, Айгөл Әхмәтова (К.Тинчурин театры артисткасы) белән Айрат Галиев үлде. Мин бик төптән казынам, һәм моны мистика белән дә бәйләмим. Ләкин бу югалтулар безгә өстән: «Бер-берегезне саклагыз» дигән кисәтү кебек иде.

Дәвамын “Сәхнә” журналының июнь саныннан укый аласыз.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 19.06.2017