“Бер мәхәббәт тарихы” турында тамашачыларыбыз фикере

8 нче февраль көнне Кариев театры сәхнәсендә Халидә Сөнгатуллина белән Нуриәхмәт Сафин “Бер мәхәббәт тарихы” (Р.Шәриф) спектаклен күрсәттеләр. Спектакльне караганнан соң, тамашачылар үз фикерләрен җиткерделәр.

“Бер мәхәббәт тарихы” спектакле бүгенге көндә бик актуаль булган проблемаларны күтәрә. Сугыш ветераннарына мөнәсәбәт, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте, сугын афәтенең язмышларны җимерүе, икейөзлелек. Тетрәндергеч спектакль булды минем өчен. Елатта да, көлдерде дә. Театрга зур рәхмәт!”

Халидә Бакирова

“Ике кешелек спектакльне караганым юк иде әле. 2 сәгатькә якын барса да арытмады. Рәхәтләнеп карадык. Геройлар искиткеч, үзәккә үтәрлек итеп уйнадылар. Мин үземнең бабамны уйлап куйдым. Алла шөкер, соңгы сулышына кадәр кадер хөрмәттә яшәде. Спектакль бик ошады.”

Рәйсә Саматова

“Мин бүген спектакльгә улым белән килдем. Яшьләр, бигрәк тә балалар бу авыр трагедияне аңлап бетермиләр. Шулай да безгә зур мәхәббәт һәм тарих белән үрелгән спектакльләр бик кирәк. Тамырларны онытмас, олыларны хөрмәт итәр өчен кирәк. Бик уйландыра торган әсәр.”

Энҗе Бикбулатова

“Халидә Сөнгатуллина белән Нуриәхмәт Сафин — яраткан актерларым. Елата да беләләр, көлдерәләр дә. Бары 2 кеше соңыннан, халыкны дәррәү бастырып, алкышлар астында басып торырлык итеп спектакль күрсәттеләр бит. Сокланам. Кеше язмышларының сикәлтәле булуын тагын бер кат аңлыйсың. Ветераннарыбыз да азая бара. Аларның тормышы сугыштан соң да тыныч булмаган шул. Кайберләре бу әсәр герое кебек нигә сугышканнары өчен үкенеп яшидер. Андыйлар өчен күңелем әрни.”

Камилә Алимова

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 09.02.2018