БОГОВАРОВА НАТАЛИЯ АЛЕКСАНДРОВНА

Сәхнәләштерү бүлеге мөдире.

1956 елның 1 маенда Казан шәһәрендә туа.

1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

2004 һәм 2009 елларда  Россия Федерациясе Һөнәр ияләренең профессиональ өстәмә белеме институтында һәм Казанның Икътисад һәм хокук институты каршындагы Бизнес-белем Институтында профессиональ белем күтәрү курсларын тәмамлый.

Г. Кариев театрында ул 2002 елның 16 маенда эшли башлый.

Бик тиз арада үзен тирән белемле һөнәр иясе, үз эшенең остасы итеп таныта. Боговарова Н. А. ун төрле цех белән җитәкчелек итә.

Театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеш һәм фидакәрь хезмәте өчен, Наталия Александровна Боговарова Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы грамотасы һәм “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел) белән бүләкләнде.

Тел. : 237-62-51

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 12.03.2012