“Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” ниһаять нәни тамашачыларга тәкъдим ителде.

Бүген, иртәнге сәгать ундагы беренче спектаклебезгә үк, автобус арты автобус тулып балаларның килүе – театрыбыз өчен бик тә шатлыклы вакыйга, күңелле мизгел.

Башта кечкенә дусларга интермедия – Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында чыршы тирәли Яңа Ел тамашасы күрсәтелде. Сабыйлар әкиятләр персонажлары белән бергә күңел ачтылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аннары инде театр хезмәткәрләре аларны тамашачы залына озаттылар. Нәни тамашачылар анда әкият дөньясына чумдылар, Куян Эдвард белән бергәләп гаҗәеп сәяхәт кылдылар.

Шуңа да басым ясыйсы килә, премьера – гаилә форматындагы спектакль. Аңа һәр караган кеше – кечесе дә, олысы да, яшьүсмерләр дә шундук гашыйк була. Ул фәлсәфи дә. Уйландыра. Шулай ук көлдерә дә, елата да…

Әкият – спектакль алдыннан интермедия һәр сеанста күрсәтелә. Ике тамашага бергә билет бәясе 300 сум.

Бүгеннән безнең кич белән зурлар өчен спектакльләребез дә тамашачыларын көтә. Билет бәяләре – 250 сум.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 20.12.2017