Бүген – Татарстанның атказанган артисты Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улы туган көн!

Бүген – Татарстанның атказанган артисты, театр әһелләре берлеге әгъзасы, Габдулла Кариев театры артисты Кәлимуллин Фәнис Хафизулла улының туган көне!

Габдулла Кариев театры коллективы исеменнән Фәнис дустыбызны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз! Тормышында, иҗатында яңадан-яңа үрләр яулавын, шатлык-бәхет, саулык-сәламәтлек телибез!

Фәнис КәлимуллинИҗаттагы уңышлар ул,
Килә атлар адым саен.
Һәр атлаган адымыңның
Таба белү кирәк җаен.

Һәр адымың – сокланырлык,
Һәр чыгышың – хуш китәрлек.
Тамашачы күңелләрен
Гашыйк вә әсир итәрлек!

Иҗатыңда гел дә шулай
Адымнарың ныклы булсын!
Тамашачы һәр адымга
Гел сокланып карап торсын!

Бул сәхнәдә йолдыз кебек –
Җылы өләш нурың белән!
Сокландырып яшә безне
Һәрчак барыр юлың белән!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 21.08.2017