“Былбыл булып елан чакты мине…”

05.01.2017 |

Берсеннән-берсе мөлаем, ягымлы татар картларының үрнәген күрәсең килсә, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин уйнаган спектакльләрне карау җитә. Үзенең ярты гасыр иҗат гомерендә ир-егетләрне дә бик оста гәүдәләндерде ул. Артист «Намус хөкеме» спектаклендә – профессор Арсланов, «Ак тәүбә, кара тәүбә»дә – Ризван, «Яшь йөрәкләр»дә – Галимҗан, «Нигез ташлары»нда Гарифулла кебек күп кенә рольләре белән тамашачы күңеленә кереп калды.

– Адәм баласы гомер көзенә таба атлаганда үткәннәрен күздән кичерә. Сезнең тормыш һәм иҗат юлында шатлыклы мизгелләр күп булдымы, әллә…
– Иҗат эшендә төрле хәлләр булды. Агы да, карасы да, яхшысы да, начары да. Югары менгән чаклары да, түбәнрәк төшкән вакытлар да булды. Бу урында мин Мансур Шиһаповның шигырь юлларын китерәсем килә:

Туган якка тарта гомер ул,
Кеше гомере дә кире кайтса,
Мин яшәмәс идем,
Кабатлану кызык түгел ул…

Мин дә үткәннәремнең кабатлануын теләмәс идем.

– Хезмәтегез бәяләнеп бирелгән мактаулы исемнәрегез шактый, гаиләгез тигез. Ни өчен гомерегезнең кабатлануын теләмисез?
– Кайвакыт нәтиҗә ясап утырганда, тормышымда үзем дә кичерә алмаслык хәлләр булган икән, дип уйлыйм. Дини китапларда да: «Кеше беренче чиратта үзенең хатынын, балаларын кайгыр­тырга тиеш. Хәтта сәдака биргәндә башта үз туганнарың, якын кешеләрең турында уйлап кара. Бәлки алар мохтаҗдыр», – диелгән.

Ни өчен кире кайтмас идем дим, чөнки эшләп йөргәндә мин балаларымның сыйныф җыелышларында, чыгарылыш кичәләрендә катнаша алмадым. Таң тууга, кулыма чемодан тотып чыктым да киттем. Балаларымның миңа: «Әти, китмә инде!» – дип үрсәләнгәннәре дә, хатынымның күз яшьләренә буылып калганнары да хәтердә. Безнең өчен беренче чиратта эш булды. Бервакыт кызыбыз Гөлнара, урамнан барганда әтисе белән җитәкләшеп килгән бер кызга карап: «Әни, ул кызның әтисе гастрольләрдә түгелме икән?» – дип сораган. Әниемнең авырып яткан чаклары күз ал­дыма килә. Шуңа күрә икенче гомер бирелсә, мин башкача яшәр идем.

– Артист һөнәрен дә сайламас идем, дисезме?
– Минем икенче һөнәрем дә бар бит. Укытучы булып эшләргә дә мөмкин булыр иде. Заманында Башкортстанда университет тәмамлап, филолог белгечлеге алган идем. Артистның башка һөнәре дә булырга тиеш.

– Үзегезгә кирәге чыктымы соң?
– Ничек кенә әле! Драматурглар пьесалар язып китерә. Аларга төзәтмәләр кертергә кирәк. «Нигез ташлары» спектаклендәге көчле монологларны, Туфан Миңнуллин белән сөйләшеп, үзем өстәгән идем. Аннан соң китап укыганда язучының яисә шагыйрьнең теленә игътибар итеп укыйм. Мәсәлән, соңгы вакытта ­шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның шигырь­ләр җыентыгы минем өстәл китабыма әйләнде. Андагы тема, андагы байлык – үзе бер дөнья. Ул авторның күмелеп калуына йөрәгем әрни.

– Тормышта гаделсезлекләр белән еш очрашыр­га туры килдеме?
– Бу уңайдан Зөлфәтнең шигырь юлларын искә төшерәсем килә. «…Былбыл булып елан чакты мине, елан булып былбыл сайрады». Яшьрәк чагында мин әнине авылдан үзебезгә тулай торакка яшәргә алып килгән идем. Шул вакытта бер җитәкче миңа: «Әйдә, әниеңне картлар йортына урнаштырабыз», – дигән иде. Аңа каршы: «Сез нигә бу сүзләрегез белән минем йөрәгемә тиясез?» – дип кенә әйтә алдым…

– Заманында Күчмә театр­да (хәзерге Тинчурин исемендәге театр) сез уйнаган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклендә дә шул картлар йорты проблемасы күтәрелә бит.
– Әйе, тормыштан алынган әсәр ул. Ничек инде үзең исән була торып, әниеңне картлар йортына бирергә була?!

– 20 ел буе эшләгән театр­ны сагынасыздыр?
– Мин ул театрны, бергә эшләгән артистларны һаман сагынып яшәдем.

– Кая гына барсагыз да, бүген сезне танымаган кеше юк. Бигрәк тә кайсы спектакльләрегезне искә алалар?
– Әле дә булса элек уйнаган «Ак тәүбә, кара тәүбә», «Шикәрем син, балым син», «Ефәк баулы былбыл кош», «Җәяүле Мәхмүт» кебек спектакльләр буенча хәтерләрендә саклыйлар.

– Яхшы артистны, сәхнә­дә уйнамый, ә яши, ди­ләр… 
– Уен уен инде ул. Ә образга кереп яшәү бөтенләй башка. Анда артистның һәр күзәнәге уйный. Бигрәк тә «Король Лир» спектакленнән соң мин төннәр буе йоклый алмый идем.

– Режиссерлар белән бә­хәс­ләшкән чаклар еш буламы?
– Рольнең хуҗасы буларак, үз фикерләремне һәрвакыт җиткерәсем килде, чөнки мин аны үземчә күрәм. Режиссерлар ки­ңәшләремә колак салды. Әмма элекке елларда Равил Тумашев бәхәскә кергәнне яратмый иде. Соңыннан без аның белән дуслашып киттек.

– Сез «Ак чәчәкләр» фильмында да уйнадыгыз. Тагын нинди фильмда тө­шәр идегез?
– Әлеге әсәрнең экранга чыгуы шатлык. Ул фильм кемгәдер ошамагандыр да, чөнки анда эшләнеп бетмәгән урыннар бар. «Тапшырылмаган хатлар»га чакырганнар иде, бармадым. Берәр тарихи әсәрдә уйнар идем.

– Узган ел нәрсәсе белән истә кала? Нинди сөенечле мизгелләр кичердегез?
– Ялта шәһәрендә узган Халыкара театрлар фестиваленнән «Нигез ташлары»ндагы ролем өчен (рәсемдә) «За профессиональное достоинство» дигән төрдә лауреат исемен алып кайттым. Татар спектакле белән чит җирләрдә дан казану зур горурлык ул. Аннан соң туган көнемдә министр Айрат Сибагатуллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырды.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

 

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 09.01.2017