Фәния Нигьмәтжан кызы Габдрахманованы туган көне белән котлыйбыз!

Бүген кадерле хезмәттәшебез, үз эшенең остасы Фәния Нигъмәтҗан кызы Габдрахманованың гомер бәйрәме. Хөрмәтле коллегабызны туган көне белэн котлап, аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз:

Кышын әллә тугангамы,
Сыйдырган ул дөньясына
Матурлыкны, гүзәллекне,
Яктылыкны — бары акны.

Ак күңелле, ап-ак уйлы,
Ак каендай зифа буйлы,
Тәмле телле Һәм дә инде
Ак кар кебек йомшак куллы.

Эшчән, тырыш, бик тә уңган,
Бар яктан да килгән – булган!
Барын белә – ул нык зирәк!
Барыбызга ул гел кирәк!

Менә шундый күркәм зат ул
Безнең гел яшь Фәния Ханым.
Безнең теләк: картаймагыз,
Сау булыгыз – тагын, тагын.

Ап-ак кардай ак бәхетләр,
Гел ак юллар юлдаш булсын!!!
Гомерегез куанычка,
Шатлыкларга тулып торсын!!!!

Иң изге теләкләр белән,
Кариев театры коллективы.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 27.12.2017