Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Кичер мине, әнкәй” премьерасын тәкъдим итә

Мәдәният

Версия для печати

27 октябрь 2015,20:25

Бүген спектакль журналистлар хөкеменә чыгарылды

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” пьесасы буенча куелган спектакль журналистлар хөкеменә тәкъдим ителде. Иртәгә, 28 нче октябрьдә, һәм 31 нче октябрьдә бу моңсу комедия жанрындагы премьера киңкүләм тамашачыга күрсәтеләчәк.

Спектакль алдыннан театр директоры Мансур Ярмиев билгеләп узганча, иң элек Яңа ел алдыннан яңа спектакль кую нияте булмаган, ни өчен дигәндә, бу финанс мәсьәләсенә барып төртелә – шактый гына акча театрның яңа бинасы төзелешенә сарыф ителә. “Әмма Халидә Сөнгатуллинаның юбилее уңаеннан бүләк ясамый кала алмадык”, — дип белдерде ул. Мансур әфәнде әйтүенчә, театр “Нигез ташлары” дигән спектакль белән Россиянең үзәк өлешен йөреп чыккан, хәзер ил төбәкләрендә театрны яңа спектакль белән көтәләр. “Кичер мине, әнкәй” спектаклен Питрәч районы Шәле авылында күрсәттек. Халык бик яратып кабул итте. Минемчә, без сәхнәгә халык күңеленә хуш килерлек спектакль куюга ирештек”, — диде Мансур Ярмиев.

Театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, спектакльне сәхнәгә куючы Ренат Әюпов “Кичер мине, әнкәй” әсәренең бу сезонда беренче премьера булуын искәртте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Рабит Батулла пьесасы буенча сәхнәләштерелгән тамаша театр драматурглары ярдәме белән берникадәр үзгәртелгән. 70 нче еллардагы тормыш дәрәҗәсе бүгенге көнгә туры килеп бетмәү сәбәпле, аны бүгенге заманага яраклаштырырга туры килде, ди Ренат Әюпов. Режиссер хәбәр иткәнчә, спектакльне сәхнәгә кую өчен ике айга якын вакыт узган. “Ата-ана һәм балалар темасы һәрвакыт актуаль. Спектакль яшь аудитория, шулай ук аларның ата-аналары өчен дә кызыклы булачак”, — диде ул.

Алдагы планнарга килгәндә, ноябрь аенда театр труппасы гастрольләр белән Саратов өлкәсе авылларына барырга ниятли. Ренат Әюпов әйтүенчә, киләсе елда татар театрына нигез салган Габдулла Кариевның бер пьесасын бүгенге татар тормышына яраклаштырып, сәхнәгә кую ниятләнә. Режиссер сүзләренә караганда, Г.Кариев пьесасында сурәтләнгәнне генә күрсәтү отышлы булмаячак, шуңа күрә театр драматургының үз өлешен кертүе зарур. Театр ике Яңа ел спектакле, Яңа елдан соң олылар өчен ике, балалар өчен ике спектакль уйнарга җыена. 2016 нчы елда берничә театр артистының юбилейлары көтелә.

Театр җитәкчелеге киләсе сезонны яңа бинада ачарга насыйп булыр дигән өмет белән яши, һәм моңа ирешү нисбәтеннән, республика хакимияте, Мәдәният министрлыгы ярдәменә ышаныч баглый.

Әйтергә кирәк, спектакльдәге рольләрне башкару өчен берничәшәр артист әзерләнгән. Бүген Миңзифа ролендә Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллина, Әбубәкер ролендә Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев, Дилфүзә ролендә Алсинә Закирова, Имаметдин ролендә Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, укытучы Сәмидә ролендә Татарстанның атказанган артисты Алия Кәлимуллина, Кирам ролендә Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, Гөлзирәк ролендә Энҗе Яруллина, ананың улы Миргаян ролендә Казан дәүләт мәдәният институтының 4 нче курс студенты Илфат Гыйбадуллин уйнады.

“Бу рольне башкарып, үземдә көчле ихтыярга, кешелек сыйфатларына ия булган егетне тойдым. Сәхнәдәге образым белән үземнең холкым туры килә дисәң була, Миргаян ролен башкару миңа кызыклы булды”, — дип белдерде И. Гыйбадуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Ул беренче курстан бирле театрда эшли.

Халидә Сөнгатуллина спектакль репетицияләренең бик җиңел, җылы мохиттә баруы турында билгеләп узды. “Ана роле миңа бик җиңел бирелде. Ренат Хәсәновичның Сак-Сок темасын кертүе дә бик уңышлы булды, минемчә”, — диде ул.

Спектакльдә күке ананың миһербансызлыгы, яшьлек наданлыгы, күп кенә геройларның акча вәсвәсәсенә бирелүе, нәфесен тыя алмавы, иң мөһиме, Ананың үзе тудырмаса да, тәрбияләп үстергән баласына олы мәхәббәте, кайгыртуы, татар хатын-кызының тирән сабырлыгы, нахак сүзләргә, яманатларга түземлеге кебек сыйфатлар тасвирлана.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 11.11.2015