Г.Кариев театры “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен күрсәтүен дәвам итә

6 нчы һәм 7 нче февраль көннәрендә Кейт Дикамилло әсәре буенча «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле булачак.

Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый, тик бераз соңара. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте

Спектакльнең премьерасы 2017 елның 20 декабрендә булды.

Спектакль 1 сәгать 20 минут бара.
Тел./факс: (843) 237-53-96, 237-55-03, 237-62-51.
Баш администратор: 8(965)603-57-87.
Урыны: “Әкият” балалар үзәге, Петербург урамы, 57 йорт, 1нче кат.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 25.01.2018