Габдулла Кариев театры артисты Энҗе Яруллинаны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 8 февраль көнне, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Габдулла Кариев театры артисты Яруллина Энҗе Мөдәрис кызының туган көне!

Энҗе Яруллина Кариев театрында эшләү дәверендә ул зур уңышларга иреште, тамашачының мәхәббәтен яулады.

Яраткан коллегабыз Энҗе Яруллинаны Габдулла Кариев театры коллективы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә тамашачыларны куандырып торыгыз.

Энҗе Яруллина

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 08.02.2018