Май афишасы

Афиша - май
Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа
 

Габдулла Кариев театры артисты Фернат Насибуллинны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 30 нчы июнь көнне, күп кенә тамашачыларның яраткан артисты Фернат Насибуллинның туган көне.

Коллективыбыз исеменнән Фернат әфәндене чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Аңа иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар телибез.

Фернат НасибуллинБу тормышның һәрбер көне ямьле аның,
Һавасы саф, чишмә суы тәмле аның.
Көне якты, ай-йолдызлы аның төне –
Күрә генә белсен аны синең җаның.

Ямен күреп яшә һәрчак тормышыңны.
Бәхет илә куанычта яшә гөрләп.
Сәхнәләрдә бөркет кебек, лачын кебек
Тамашачы күңелләрен ал син биләп!

Төп рольләрдә иң-иң яхшы герой булып,
Афишалар тулсын синең фотоң белән!
Спектаклеңне карарга дип очып килсен
Бик күп санлы тамашачы чит илләрдән!

Иң ихлас теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 30.06.2017