Габдулла Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллинаның туган көне!

Бүген, 7 нче июль көнне, театрыбызның яшь, чая, матур, уңган-булган кызларының берсе – Галимуллина Гөлназ Марсель кызының туган көне!

Театрыбыз коллективы исеменнән чын күңелдән Гөлназыбызны туган көне белән котлыйбыз! Тормышында ак бәхетләр, саулык-сәламәтлек, иҗатында һәм хезмәтендә югары үрләргә ирешүен теләп калабыз!

Гөлназ ГалимуллинаБүген чибәр артистыбыз
Гөлназның туган көне!
Беренчесен әнисенә
Елмаеп куйган көне!

Мин тудым, дип, беренчесен
Авазын салган көне!
Аны күреп әтисенең
Телсез таң калган көне!

Шуннан бирле таң калдыра,
Шатландыра күпләрне.
Сәхнәләрдә очып йөри,
Айкый диңгез, күкләрне.

Тамашачы күңелләрен
Яулап ала без мизгел.
Ягымлы һәм бик ярдәмчел,
Күңеле дә бик сизгер.

Гомер шулай син шатланып
Бәхеттә генә яшә.
Бәхетле Гөлназ булуы
Сиңа бик тә килешә!

Безнең өчен син иң якын
Коллегабыз, дустыбыз!
Туган көнең белән сине
Чын күңелдән котлыйбыз!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 07.07.2017