Май афишасы

Афиша - май
Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа
 

Кунакханә

 
  1. Резеда говорит:

    20.12.2016 побывали на спектакле “Бал для Снежной Королевы”. Спектакль был очень интересный и современный. Дети остались довольны Да и не только дети, учителя тоже пришли со спектакля в восторге. Желаем вашему театру творческих успехов.
    Учерники и учителя татарской гимназии 27.

  2. Роза ханым говорит:

    Кичә Г.Кариев театрында Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй” спектаклен карап, хозурланып кайттым. Бик тә күңелем булды, Еладык та, көлдек тә, бик тәрбияви, тирән эчтәлекле әсәр. Артистларның уйнавына сокланып утырдым.

  3. Лилия говорит:

    Кичә Рәдиф Сзгъдинең “Гашыйклар утравы” спектакле премьерасын карап кайттым. Күптән болай иркенләп ял иткәнем, рәхәтләнеп көлгәнем юк иде. Шулкадәр позитив, матур, эчкерсез уйнадылар, яшьләр театры – яшьләрчә шул инде. Тагын да шундый спектакльләрегез белән сөендереп торыгыз безне.

  4. Аноним говорит:

    Тукайга…

    Тукай диеп язып куйдым да мин, уйга калдым.
    Кем ул Тукай? Ни нәрсәсе белән кадерле?
    Күпме еллар узган, ә бүген без,
    Беләбезме аның кадерен?
    Санап китсәң, күпме еллар узган,
    Аның хакта күпме язылган,
    Шигырьме ул, җырмы, әкиятме,
    Барысы да уйлап табылган.
    “Тукай” операсы, “Зәйтүнәкәй”,
    “Әйт әле, күбәләк” тагын да,
    “Печән базары” да язылган бит,
    Спектакльгә күпме багылган.
    Тукай туганга да 130 ел,
    Геройлары яши бүген дә,
    Сарык белән Кәҗәсе дә исән,
    Пар аты да чаба әле дә.
    Шүрәлесеме ул, Былтырымы,
    Күбәләге, Сандугачлары,
    Яр буенда әле дә оя кора,
    Тукай язган Карлыгачлары.
    Су буена төшсәң Су анасы,
    Утырадыр кебек чәч тарап.
    Балалар да курыкмыйлар инде,
    Аның чәч тараганын карап.
    Кисекбашы яулый сәхнә түрен,
    Тукай әле һаман да “яза”,
    Мәхәббәте аның еллар аша,
    Сәхнә түреннән безгә бага.

  5. авылдан Фәһим говорит:

    Буа шәһәрендә куелган “Кичер мине, әнкәй” спектакленнән гаиләбез белән зур канәгатьләнү алып кайттык. Үзебез өчен яңа театр ачтык, кызганычка каршы, моңа кадәр сезнең спектакльләрне караганыбыз юк иде. Бик зур рәхмәт, яңа иҗади уңышлар теләп калабыз. Ясалмалылыктан туйган тамашачыны сөендердегез.

  6. Алисә Мусина говорит:

    Саба районының Тимершык авылына әти-әнием янына ялга кайткан җирдән Г.Кариев театры артистларының Саба районындагы гастрольләре башланып киткән көнгә туры килдем. Бәхет басты, Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй” дигән пьесасы буенча куелган спектакль карау бәхетенә ирештем. Шушындый тирән эчтәлекле, уйландырырлык, елатырлык та,көлдерерлек тә, шул ук вакытта безнең кебек яшьләр өчен гыйбрәтле спектакль күрсәткәннәре өчен театр коллективына, артистлар Халидә апа Сөнгатуллинага (Миңзифа роле), Илнар Низамиевка (Әбүбәкер), Фәнис Кәлимуллинга (Имаметдин), чын укытучы, эчкерсез Сәмидә Гәрәевнага – артистка Алия Кәлимуллина, чын күңелдән бирелеп уйнаган Илфат Гибадуллинга, артистлар Алсинә Закирова, Илназ Хәбибуллин һәм Рузанна Гайнизамановаларга эшләрендә уңышлар, иҗади уңышлар телим.
    Мин Арча педагогия көллиятендә белем алам. Әгәр безнең Арчага да килеп, шушы спектакльне күрсәтсәгез, бик рәхмәтле булыр идек.
    Юлларыгыз хәвеф-хәтәрсез, гаиләләрегез имин, иҗат чишмәләрегез саекмасын, уңышлар сезгә.

  7. Янкә авылы мәктәбенең директоры Венера Салихова говорит:

    2015нче елның 7нче ноябрендә авылыбызда зур вакыйга булды.Беренче тапкыр Янкә авылы халкы белән очрашып,Т.Миннуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәттәгез.Спектакльне караучылар арасында битараф калучылар булмады.Онытылмаслык хатирәләр калдырдылар Кариевлылар авыл халкы күнелендә. Бик сусый бит шундый җан азыгына Татарстаннан читтә яшәүче татар халкы. Шушы эшне оештыруда катнашучыларга,театр диреторы Ярмиев Мансур Зиннур улына һәм актерларга,театр дөньясын безгә күрсәткән өчен бик зур рәхмәт белдерәбез. Г.Кариев исемендәге театрның данын башка өлкәләрдз яшәүче милләттәшләребезгә дә ирештерәчәкбез.Халыкка күрсәткән хезмәтләре өчен тагы бер кат рәхмәт! Саулык,ак бәхетләр, барчагызга да зур уңышлар! Без сезне туган авылыбыз Янкәдә кабат көтеп калабыз!

  8. Ләйсән говорит:

    Исәнмесез Ильнар!!! Без “Сиңа кайтам” сериалыннан Сезне бик ошатып калган идек, әле бу көннәрдә Камал театрында “Нигез ташлары”н карап кайттык… һәм Сезнең бик талантлы икәнегезгә тагын бер кат инандык!!! Спектакль бик ошады!!!? Сезне тагын нинди спектакльләрдә күреп була? Бик теләп барыр идек. Мөмкин булса афишаларны да урнаштырыгыз әле?
    Эшегедә зур уңышлар, зур дәрәҗәләр теләп калам!!! Сез аңа лаек Ильнар!!!

  9. Айрат говорит:

    Узган елны сезнең театрда “Әйдә барыйк,кызлар карыйк” спектаклен караган идем. Бик ошаган иде. Бигрәк тә җырлары,яшь артистларның уйнавы,заманча булуы. Сентябрьдә туган көнемдә дусларым белән җыелышып барырга уйлаган идем,сез аны хәзер куймыйсыз икән. Нишләп шундый яхшы спектакльне күрсәтмисез? Яшьләр,студентлар бик яратып караячак бит аны!

  10. Вера говорит:

    Премьерный показ спектакля «Айрыз батыр», состоявшийся в Казанском татарском государственном театре юного зрителя имени Г. Кариева, стал, на мой взгляд, событием в культурном мире.
    Мотивы древнего огузского эпоса «Книга моего деда Коркута» в новом прочтении оказались близкими и понятными современному зрителю по той причине, что сколько бы веков ни прошло, борьба добра со злом, света с тьмой, победа благородства над коварством и верность своему народу привлекали и будут привлекать.
    – Кто мы в этом мире?
    – Достойно ли носим свое имя?
    – Оставим ли след после себя?
    Согласитесь, эти вопросы хотя бы однажды задавал самому себе каждый из пришедших в этот мир.
    Устами мудрого старца (роль Коркута в исполнении Фаниса Калимуллина покоряет глубоким прочтением), озаренного светом вселенских знаний и даром предвидения, с нами, будто, говорит само время: – Время вечно, а человек, пришедший в этот мир – всего лишь гость.
    Череда событий дней давно минувших, где герои-батыры противостоят властителям тьмы, в сочетании с магическим действом актеров на сцене, великолепием костюмов и завораживающей музыкой, делают зрителей сопричастным, заставляя пропустить сквозь сердце радости и печали героев эпоса. А кульминацией – победа потомков белого барса и финал – щемящая тема бренности…
    Стоит вслушаться и зазвучит в унисон деду Коркуту голос татарского классика Дэрдменда:
    Без

    Гасырлар кичте китте… кичте еллар!
    Нәбиләр, падишалар сөрде дә уран…
    Гомерләрдер кичеп кәрван вә кәрван,
    Килеп кичте Җиһандан канча илләр!..

    Сүнеп, вәйран булып мәгъмур тиякләр,
    Җир астында тезелде ку сөякләр!..
    Исә җилләр, күчә комнар… бетә эз…
    Дәрийгъ, мөхзән күңел, без дә бетәбез!

    Мөсафир, кем җиһанга басты ботны,
    Биетте ажгырып аны замана…
    Өеп чергән өмидне… төртте утны —
    Йотып утларны китте… яна-яна…
    (1908г.)
    Мы
    Шли века, ушли они… прошли года!
    Поменялись и пророки, и тираны…
    Жизнь за жизнью, караван за караваном,
    Проходили век свой страны, города!..

    Сколько мест родных опустошит беда,
    Сколь костей в земле истлеет без следа!..
    Нанесет самум песок… исчезнет след…
    Что ж, душа моя, и мы сойдем на «нет»!

    Тех, кто путником на путь земной встает,
    Всех заставит век приплясывать подчас…
    Хлам надежды под хламидой пламя ждет.
    Изнутри оно сожжет… как в первый раз…

    (перевод В. Хамидуллиной 2011г.)

    Благодарю авторов пьесы Рената Аюпова и Ркаила Зайдуллу, исполнителей, сумевших донести мельчайшие нюансы настроения и характера героев, всех, кто подарил ощущение эпохи и мощь энергии!

    Член Союза писателей РТ
    Вера Хамидуллина

  11. Курсташларың исеменнән Айгөл говорит:

    Халисә апа!
    Сине үзеңә генә хас булган бәйрәмең, туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа саулык-сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, гаиләңдә иминлек, бәхет, шатлыклар теләп калабыз. Без сине хөрмәт иткән, яраткан кебек, эшеңдә дә хөрмәт итәләрдер, дип ышанып калабыз.
    Син алты ел буе безне туплап, җыеп, безгә ярдәм итеп килдең, синең кебек старосталар бик сирәктер. Уңганлыгың, алтын кулларың белән кешеләр күңеленә җылылык нуры сибәсең, рәхмәт сиңа. Алга таба да шундый ачык йөзле, алтын куллы булып кал, йөзеңнән елмаю китмәсен, кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтсен.
    Изге теләкләр белән Айгөл, бу теләкләргә курсташларыбыз да кушыла.

  12. Шакирова Бибисагида Самара өлкәсе Камышлы районы говорит:

    Хөрмәтле Кариев исемендәге яшь тамашачы театры коллективы хезмәткәрләре!
    Миңа 2015 елның 18 нче гыйнвары көнне Сезнең театр коллективының “Нигез ташлары” спектаклен карау бәхете елмайды. Сезгә Камышлыдагы танышларым, тамашачылар исеменнән чиксез рәхмәтләремне белдерәсем килә. Шушы кадәр тирән эчтәлекле, шулкадәр сәләтле артистлар уенын күптәннән караганыбыз юк иде. Безне санлап, ерак юлларны якынайтып килгәнегез, шушындый тирән эчтәлекле спектакль куеп, безне шатландырганыгыз өчен зур рәхмәтләр белдерәбез. Өлкән буын артистларының берсе, театрның йөзек кашы Нуриәхмәт ага Сафинга, шулай ук Татарстанның атказанган артистлары Энҗе һәм Илфат Камалиевларга, Фәнис Кәлимуллин, Гөлнара Абитовага, Халидә Сөнгатуллинага, шулай ук артистлар Лидия Галиева, Зөлфәт Гәрәевларга, Лилия Салахова, администратор Гөлгенә ханыма, әдәби бүлек мөдире, синхрон тәрҗемә ясаучы Халисә ханыма, тавыш операторы, безне матур халык көйләре белән сөендерүче Илнар юсуповка һәм барлык техник хезмәткәрләргә зур рәхмәт. Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиевны телефильмнар аша күреп белә идем. Әлеге спектакльдә шулкадәр оста итеп рольгә кереп, күзләрдән яшьләр китерерлек итеп уйнавы өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Гомумән, барыгызга да зур-зур рәхмәтләр яусын. Алга таба да безгә шушылай матур-матур спектакльләр белән килерсез, безне тагын да шатландырырсыз дип ышанып калабыз. Барыр юлларыгыз якты булсын, иҗат чишмәләрегез саекмасын иде. Гаиләләрегезгә иминлек, театрыгызның чәчәк атуын теләп калабыз.

  13. tairoya говорит:

    Во время новогодних каникул посетили всей семьей татарский тюз и смотрели спектакль про Бабочку и Мальчика. Спектакль очень душевный, чистый и музыкальный. Артисты очень гибкие, костюмы сшили на совесть. Вот только перевод на русский язык желает лучшего. А так в основном очень интересный театр. спасибо.

  14. Фәрит!
    Син давыл кебек эшләдең, театрыбызны чын күңелдән яраттың һәм уйламаганда-көтмәгәндә, барыбызны да кайгыга салып, арабыздан кисәк кенә, суга төшкәндәй китеп бардың. Туган якларыңпа үзең оештырган гастрольләрең авылдашларыңа соңгы сәламең булыр дип кем уйлаган.
    Урының оҗмахта булсын, Фәрит!!!

  15. хамидә говорит:

    Бик тә “Галиябану” тамашасын карыйсыбыз килеп килгән идек шимбә көнне (15нче ноябрь). Насыйп булмагандыр күрәсең карый алмыйча кире киттек!!!

  16. Айрат говорит:

    “Алхимик” спектаклен карап кайттым әле. Бик ошады. аеруча Ильфат Камалиевның чүлдәге кәрванны алып бару күренеше күңелгә якын булды. Әйтерсең лә чүл буйлап йөзеп баралар.
    Шулай ук Нури ага Сафинның төрле рольләрне оста итеп башкаруы, Ильнар Низамиевның уены, гомумән, артистлар барысы да молодец. Бик мәгънәле, аңлардай кешегә аңларлык, тирән эчтәлекле әсәр. Бу спектакльне мәктәп укучылары, яшьләр күбрәк караса, бик нәтиҗәле булыр иде.

  17. Илсөя говорит:

    17 октябрь көнне ерак юлга кузгалдык. Күңелләрдә ниндидер бер сөенеч хөкем сөрә: ничек инде, кадерле улыбыз белән күрешергә барабыз ич! Барасы юлыбыз озын һәм онытылмаслык булды. Шулай да исән-сау барып җиттек.Төн уртасы булса да, Мансур әфәнде белән Римма ханым балаларны әти-әниләренә тапшырды (ничек итсәләр иттеләр, барыбер алып чыктылар, рәхмәтебез зур аларга). Икенче көнне искиткеч матур спектакль күрсәттеләр, солдатлар белән якыннан аралаштылар, фотога төштеләр. Үзләренең якташларын табып, аларга сюрприз ясадылар. Без дә солдат шулпасыннан авыз иттек. Гомәмән алганда, улларыбызның хезмәт иткән җире ошамаслык түгел. Күзләрендә сагыну, моң сизелеп торса да, зарланмыйлар. Молодцы егетләр. Шушы уңайдан файдаланып, әлеге проектны тәкъдим иткән Римма ханымга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

  18. фэридэ говорит:

    мине улым белэн курештергэнегез очен сезгэ зур рэхмэт унышлар сезгэ …..

  19. Голсем говорит:

    28нче сезоннын ачылышында булу бэхетенэ мин дэ ирештем. Эсэр искитэрлек оста куелгаган. Ул башка театрларнын куелышларыннан геройларнын татар яшьлэренэ генэ хас булган кунел кутэренкелеге,шаянлык,тапкырлыкны башкару осталыгы белэн нык аерылып тора!Бу сыйфатлар геройларнын жырларында,хэрэкэтлэрендэ,киемнэрендэ, яшэу рэвешендэ дэ кин чагылыш таба.Спектакль башланган мизгеллэрдэ аеруча сизелэ ул.Хислэремэ артыгы белэн бирелдем бугай:эйтерсен лэ,минем уз вакытында шулай жырлап,бии алмаган яшьлегем образы сэхнэдэ ботерелэ иде… Куз яшьлэремне тыя алмадым… Тамашачы бик яратып кабул итте спектакльне.Залнын тулы булуы да,артистларнын чэчэклэргэ,алкышларга кумелуе дэ шунын ачык мисалы.Яшьлэр театры шул,исеменэ жисеме туры килеп тора! Ринат эфэндене,ул житэклэгэн коллективны яна сезонны унышлы башлап жибэруегез белэн чын кунелдэн тэбрик итэм. Афэрин!

  20. Дамруш говорит:

    Шушы көннәрдә генә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасы белән яңа – 28 нче сезонын ачып җибәрде. Шул уңайдан театр коллективын котлыйм. Иҗат чишмәләрегез һәрвакыт мул булсын, барлык театр сөюче тамашачыларны шатландырып торыгыз. “Галиябану”спектаклен мин дә тамаша кылып кайттым.Әйтергә кирәк, спектакль миндә һәм минем хезмәттәшләремдә матур тәэсирлэр калдырды. Сәхнә бизәлеше, актерлар уены, режиссерның яңа табышлары тамашачыларны сокландырды. Классик драматург Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасы төрле елларда төрле театрларда сәхнәләштерелде. Театр коллективы тырафыннан тамашачы хозурына тәкъдим ителгән әлеге спектакль башкаларны кабатламыйча, милли театр сәнгатебездә үзенең лаеклы урынын алды. Театр артистларының, бигрәк тә төп рольләрне башкаручыларның югары вокал мөмкинлекләргә ия булулары, халкыбызның “Галиябану” көен күңел кылларын тибрәтә алырлык итеп башкарулары нур өстенә нур булды.

  21. раис говорит:

    фирнат син бик шэп уинадын авылдашларын исеменэн

  22. Питрәчлеләр говорит:

    Ринат абый! Сезне Президентыбыз тапшырган зур бүләккә лаек булуыгыз белән котлыйбыз!Бик тырыш,зыялы,талантлы якташыбыз сез!Горурланабыз,районыбыз данын күтәрәсез!Саулык,бәхет-шатлык телибез!

  23. Айдар Хэлим говорит:

    Режиссер Ринат Әюповка

    Без исәндер, ахры, Аңга килеп,

    Йөз ел дәвам иткән талкыштан,

    “Сәйяр труппасы” кебек балкып

    Кабан күлгә төште аккошлар.

    Безне бу күл килмешәк балтадан

    Иде мәңгелеккә йотасы –

    Алып чыкты Тукай Карахмәте

    Һәм Сәйдәшнең сихри нотасы.

    Печән базарыннан күл төбенә

    Аркан чорнап төшкәч Карахмәт,

    Дию авызыннан Татарстан

    Чыкты мөстәкыйльлек сурәтләп!..

    Печән базары ул – милләт үзе –

    Әйдә, булсын иске элемент.

    Онытмасак – кадимнән җәдитләр –

    Без кадими булып тере бит!

    Кызыл җәдит безнең башны кисте,

    Тамыр буды җәдит бүкәйләр.

    Печән базарында сатылмаса,

    Туа алмас иде Тукайлар!..

    Кабан күлдә йөзгән аккошларга

    Таң нурлары булып ягылам!..

    Печән базарының карайтылган

    Аккошына кадәр сагынам!..

    Печәннәрен кайтарып булмаса,

    Кайтарырга иде базарын!

    Социалистик рухлы тыйнак әдип

    Табар иде шунда язарын…

    Печән базарыннан Кабан күлгә

    Җәяү килеп күрдем тамаша.

    Тамашадан чистарынып чыктым,

    Менә кайда булды тамаша!..

    25.04.2014 Казан-Чаллы.

    Айдар Хәлим

    Мин үзем дә тамыр. Җир өстендә

    Җпир астында кебек яшимен.

    Иманнан яхшылык ясалгандай,

    Караңгыдан кояш ясыймын.

    20.04.2014

  24. Дамруш говорит:

    Шушы көннәрдә миңа Ринат Әюповка Россиянең атказанган артисты исеме бирелүе турында күңелле хәбәр килеп иреште.Ринат әфәнде!Ихлас күңелемнән Сезне әлеге мактаулы исемегез белән котлыйм!Сезнең саллы хезмәтегезнең нәтиҗәсе бу. Алга таба да ул яңа үрләр яуларга рухландырсын,иҗатыгыз чәчәк атсын!Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек,яңадан-яңа иҗади казанышлар Сезгә!

  25. Аноним говорит:

    “Печән базары”н карап кайттым, бик ошады. Ул “Сәйяр” труппасының түгәрәкләнеп утырып җырлавын күргәч, әллә ничек, күңелгә моңсу булып китте. Артистлар шулкадәр матурлар, ул костюмнар искиткеч. әйтерсең лә шул чорга кайтып килдем.
    печән базары күренеше дә, Тукай да ышандыргыч, күңелләргә ямансу булды бик тә.
    шулай ук декорация, сәхнә бизәлеше бик матур. Рәссам бик матур бизәлеш тапкан.
    Күптән түгел “Алмачуар”ны караган идем, анда Алмачуар белән яшь колынчакның мәхәббәт сценасы күзләргә яшьләр китерде.
    Рәхмәт Сезгә матур-матур спектакльләрегез өчен. Алга таба да шушындый ачык төсләргә мөрәҗәгать итеп, халык күңелен яуларлык сәхнә әсәрләре белән безне куандырып торырсыз дип ышанам.

  26. Театр сөюче говорит:

    “Казан ятиме” спектакленнән кайттык..искиткеч, җан тетрәткеч, күңел кылларын тибрәндергеч…ӘФӘРИН СЕЗГӘ!!

  27. Айдар говорит:

    Спасибо за спектакль)))Весьма оригинальная постановка)))Актеры, по–моему мнению, подобраны отлично. Видел некоторых актеров в других спектаклях, видел в других ролях, и думаю, со своей задачей они справились. А какова задача актера? Получить информацию и рассказать о нем зрителям через предметы на сцене, улыбки, слезы, гнев. Мне 21 и я считаю, что задача – слово подобрано грубо)))Не в этом суть))Задача актера – не рассказать, а передать эмоции, прожить вместе с зрителем сюжет постановки, пробуждать в людях содрогание, при виде эмоциональных взрывов, в конфликтных ситуациях, и в обратных тоже. Вызвать в людях желание помочь герою. Я это к тому, что в составе актеров есть молодежь, возможно не прожившая те эмоции, существующие в сюжетной линии. Они сумели прожить, выдать и создать. Заставить зрителя (меня однозначно) переживать за героев, ждать, что же будет дальше, чем же это закончится. Но боюсь не отметить и то, что спектакль не прост, смысл понятен, эмоции там, где и должны быть, взаимосвязь игры, движений радует глаз. Декорации – кому–то покажется темным, монотонным и едкого цвета, но театр это мир искусства, мир не прямолинейности. Сюжет не должен быть скучным и банальным, а зритель должен уловить тонкую нить между реальностью и фантазией, между ожиданием нового и промежутка в паузах, при написании постановки, между рядами людей и краем сцены. Декорация показывает темноту приюта, в котором происходит действие, приют со своей аурой…

  28. Дамруш говорит:

    Хөрмәтле Ринат әфәнде!!! Сезне гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән ихластан котлыйм. Нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам, энергия,яңа үрләр, гаилә бәхете,якты киләчәк,имин тормыш, яңадан-яңа иҗади уңышлар телим!
    Барчагызны да Халыкара театр көне белән тәбрик итәм!Иҗат дәртегез сүрелмәсен,татар театр сәнгатен үстерүдә Сезнең коллектив үзеннән зур өлеш кертә. Шушы юлыгызда олы казанышлар юлдаш булсын,бәхет елмайсын,исән-имин булыгыз!

  29. admin говорит:

    Маратка!
    Була, элбэттэ. Спектакль 17.00 дэ башлана

  30. Марат говорит:

    “Матбугат” сайтында 28 мартта Тинчурин театрында “Эйдэ барыйк,кызлар карыйк” спектакле була дип язылган. Вакыты курсэтелмэгэн.Буламы ул, юкмы, булса нигэ вакытын язмадыгыз?

  31. Илсөяр говорит:

    Бүген “Химиклар сарае”нда “Нигез ташлары” спектаклен карадык.Бик зур рәхмәт сезгә!Тагын көтеп калабыз.

  32. michail kovalev говорит:

    Кадерле театр сөеючеләр! “Күк капусы ачылганда” кинофильмы,”Уеннан уймак” киносын һәм “Печән базары” спектаклен http://web-siting.narod.ru сайтында карагыз !Ролләрдә Кариев театры артистлары катнаша.

  33. Лилия Сәлахетдинова говорит:

    16 декабрь көнне Республикабызның данлыклы, Габдулла Кариев театры Буа районы мәдәният йорты сәхнәсендә “Нигез ташлары” исемле спектаклен куйды. Искиткеч, соклангыч коллектив, сөйкемле йөзләр сәхнәдә уйный ә залдагы тамашачы күз яшьләре аша елмаеп тамаша кыла. Буа Сезне яратып калды! Залда булган барлык тамашачылар исеменнән Рәхмәт Сезгә! Кабат килүегезне көтеп калабыз!

  34. Аноним говорит:

    “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектаклен 6 һәм 23 декабрь көннәрендә 14,00 һәм 18,30 сәгатьләрдә Г.Камал театрының кече залында тамаша кылырга мөмкин.
    Рәхим итегез, көтеп калабыз.

  35. admin говорит:

    Марат! Спектакльләребез һәр дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, Г. Камал театрының кече залында күрсәтелә. Рәхим итегез!

  36. Марат говорит:

    Ул “Эйдэ барыйк!” спектаклен кайда карап була? Кызыктырдыгыз, курэсе килэ.

  37. Айсылу говорит:

    «Әйдә барыйк,кызлар карыйк»ны кайчан,кайда карарга була? Без общежитие белән җыелышып барыр идек.Зуррак залда күрсәтегез аны,реклама бирегез. Югыйсә без кешедән ишетеп кенә беләбез. Кариев театрының бер газетада,телевизорда рекламасы күренми,башка театрларныкы тулып ята. Администрациягезгә әйтегез әле, кыймылдасыннар бераз.

  38. Айдар-студент говорит:

    “Эйдэ барыйк,кызлар карыйк” – татар театры очен зур яналык! Татар халкы очен опера ят жанр, безнен халыкка музыкаль драм алар, шушындый музыкаль комедиялэр якын. Студентларнын оста уйнауларына шаккаттым. Режиссер бик заманча, яшьлэрчэ куйган. Разил Вэлиевнен шагыйрь икэнен белэ идем, жырларын ярата идем. Ул бик шэп драматург та икэн эле. Монысы минем очен яналык булды.

  39. САЛАВАТ ГОМЭРОВ говорит:

    АЗНАКАЙ СЭЛЭМЛИ! НИХЭЯТЬ ЭЕМЭ КАЙТЫП ЖИТТЕМ. БЭХЕТЕМЭ ЯЗДЫ СЕЗНЕН ОТКРЫТИЕДЭ БУЛЫРГА. СОН БУЛСА ДА УН БУЛСЫН. БАРЫГЫЗНЫ ДА КОТЛЫЙМ ХЭМ РЭХМЭТ ЭЙТЭСЕ КИЛЭ ШУЛАЙ УК БАРЫГЫЗГА ДА. “ЭЙДЭ БАРЫЙК КЫЗЛАР КАРЫЙК” СПЕКТАКЛЕ БИК ОШАДЫ. ОРИГИНАЛЬ КУЕЛЫШ. ЯШЬЛЭР МОЛОДЦЫ! НО ШУЛАЙ ДА ЯХШЫ БУЛЫР ИДЕ АЛАРГА ТЕЛ ЭСТЕНДЭ ЭШЛЭРГЭ, БИГЬРЭК ТЭ ТЭП РОЛЬДЭ УЙНАУЧЫГА ХЭМ 4 МАЛАЙГА. КЫЗЛАРГА ЭТО НЕ ГРОЗИТ. МОЛОДЦЫ! ИРАДАНЫ УЙНАУЧЫ АКТРИСАГА АЕРЫМ РЭХМЭТЕМНЕ БЕЛДЕРЭСЕМ КИЛЭ. АНЫН ЭНЕРГИЯСЕ, КЭЧЕ ТАШЫП ТОРДЫ. МЭСКЭУ АРТИСТКАСЫНА ОШАТТЫМ УЗЕН. ЧЫННАН ДА БАТАМ ДИЮЧЕ МИЛЛИОНЕРША ДИЯРСЕН. МИН BOTANKAнын ФИКЕРЕ БЕЛЭН КИЛЕШМИМ ХЭТТЭ БЕРЕНЧЕ ВЕРСИЯСЕН КАРАМАСАМ ДА. АКТРИСАДА “КЭЧЭНУ” БУЛМАДЫ АНДА ЭНЕРГИЯ СТРАСТЬ БУЛДЫ ХЭМ ШУЛ УК ВАКЫТТА НИНДИДЕР НЕЧКЭЛЕКЛЕ КОМИЗМ. МОНДЫЙ УЕН, КАБАТЛЫЙМ, МЭСКЭУ АРТИСТКАЛАРЫНА ГЫНА ХАС. БЕЗНЕКЕЛЭРДЭН АЛСУ ГАЙНУЛЛИНА ДИЯР ИДЕМ. ТАГЫН БЕР ТАПКЫР РЭХМЭТ БАРЫГЫЗГА ДА. УЗЕМЭ ЯНАЛЫК АЧТЫМ. КУНЕЛЕМ КУТЭРЕЛЕП КАЙТТЫ. РЭХМЭТ ШУЛАЙ УК МИНЕМ КАЗАНДА ЯШЭУЧЕ ТУГАННАРЫМА. РАВИЛ БЕЛЭН САНИЯГЭ МИНЕ ШУШЫ ШОУ ГА АЛЫП БАРГАННАРЫ ЭЧЕН.

  40. michail kovalev говорит:

    Кадерле театр сөючеләр!
    http://www.infoports.com сайтына кереп үзегез теләгән рекламаны бушлай бирергә мемкин !

  41. Кайбыч районы Чүти урта мәктәбе укучылары говорит:

    19 октябрьдә без, 10-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары Кайбыч районы Мәлки мәдәният йортында “Алхимик” спектаклен карадык. Тирән мәгнәле һәм тәрбияви. Безгә бик ошады. Рәхмәт.Алда зур уңышлар сезгә, хөрмәтле артистлар.

  42. Scorpion говорит:

    Спектакль «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» понравился тем, что сделан под современный лад, молодежно смешно, местами смотришь и думаешь, что же будет дальше. Игра артистов великолепна. Ничего лишнего, все красиво и изящно.Мне очень понравилось. Молодцы)))

  43. Botanka говорит:

    Хәерле кичләр! “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” спектаклен 3 тапкыр карау бәхетенә ирештем һәм дә ки булган фикерләрем белән бүлешәсем килә.
    Спектакль миңа ошады әлбәттә. Беренче караганда ук көлдерде дә, елатты да ул мине. Ул бер караганда җиңел, ял иттерә, икенче яктан – җитди сорауларга да кагыла.
    Әфлинең дусларын уйнаучы егетләрне мактыйсым килә: аларның һәрберсенең образы узенчәлекле булып килеп баса. Кузлекле егет башкаларына караганда хисчәнрәк, оялчанрак кебек тоела, аның куңеле нечкәдер дип уйлыйсың. Озынрак буйлы егетнең заманча итеп, сүзләрендә ялгышмыйча рэп укуы спектакльнең иң уңышлы моментларының берсе, минемчә. Кыска буйлы өченче егет трамвай йөртүче, хәтта үзеннән буйга озынрак булган кыздан да шүрләмичә аңа тәкъдим ясый. Һәм дүртенче егет, хәзер безнең инде Кытайдан килгән, бу узеңә күрә бер аерым яңа табыш, миңа калса. Шунысы кызык яки аянычмы, белмим, Ирҗан урынында уйнаган егетнең йөзе никтер истә дә калмаган, ә бит мин ике тапкыр спектакльне нәкъ менә аның белән караган идем. Ни генә булса, Ирҗан миңа калса, үз урынында һәм искиткеч талантлы итеп уйный.
    Зөхрәне уйнаучы актрисаның тавышы бик матур, моңлы, тыңлыйсы гына килеп тора менә.
    Ә инде Әфлинең Майкл Джексон хәрәкәтләрен башкаруы кызларның йөрәген яндырмый калмагандыр дип уйлыйм. Гомумән, актерлар составына зур әфәрин белдерәсем килә, алар молодцы!
    Үзгәрешләргә бераз туктап китәсем килә. Сумманы үзгәрткәннәр, Ирада Тибальдовна белән Әфлинең сөйләшү эпизоды башкача булды соңгы караганда. Сумманы кечерәйтү, миңа калса, хата. Һәм Ирада Тибальдовнаның моңарчы төзек булып тоелган образына “көчәнеп” сөйләшү, шоуның нинди булырга тиешлеге турында баш вату килешми. Әлбәттә, бу бары тик минем фикер.
    Кабатланып язам, гомумән алганда спектакль, Ирада Тибальдовна әйтмешли, фееричный. Шулай итеп Г. Кариев ис. театрга бары тик уңышлар гына теләп калам.

  44. Нурлы говорит:

    «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»ны елый-елый карадым.Рэхмэт Г.Кариев театрына.Аеруча режиссёрга хэм яшь артисларга шундый оста итеп,матур итеп,елатырлык итеп бугенге заман темасын чагылдырганыгыз очен. Алга таба да унышлар хэм зур усешлэр сезгэ!!!

  45. Дамруш говорит:

    28 нче июньдә театр коллективы үзенең яңа иҗат җимешен – Разил Вәлиевнең “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасын күрсәтте. Спектакль яшьләр тормышын, аларның уй-хыялларын яктырта. Шуңа да монда театрның иң яшь иҗатчылары җәлеп ителгән. Бик күңелле, җырлы-моңлы, шул ук вакытта уйландыра да торган тамаша булды ул. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына яңадан-яңа иҗади уңышлар телим! Спектакль озын гомерле булсын, тамашачылар агылып торсын, яңалары да куелсын!

  46. Дамруш говорит:

    Ринат әфәнде! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйм!!!Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, өметле киләчәк телим. Үзегез сайлаган иҗат юлыгызда – театр дөньясында, армый-талмый хезмәт куеп,эшләгәннәрегезнең нәтиҗәләрен күреп, шатланып-сөенеп яшәргә язсын!
    Шулай ук театр коллективын, билгеләп үтелгән Халыкара театр көне белән тәбрик итәм!
    Яңа иҗади ачышлар, казанышлар, уңышлар телим.

  47. Юнус әфәнде. Саба, Кызыл Мишә говорит:

    Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры спектакле искитмәле, тәрбияви, күңелгә үтешле, уңышлар аларга. Саба ягында шундый спектакль, шундый театр кую миндә зур тәэсир калдырды. Шундый дулкынландым. Алга хөрмәтле, коллегалар.

  48. Саба №4 “Кыңгырау” балалар бакчасы коллективы говорит:

    Г.Кариев театры артистларына бик зур рәхмәт җиткерәбез! Аларга иҗатларында зурдан-зур уңышлар теләп калабыз. Безнең Саба якларында тагын яңа спектакльләр белән килерләр дип ышанып калабыз.

  49. Саба гимназиясе укытучылары һәм укучылары. 19.02.2013 говорит:

    Молодцы! Бар яктан да килгән, җитешкән спектакль күрсәттегез! Рәхәтләнеп җырлап, көлеп, ял итеп утырдык!
    Халидә апа, Нури абый бер картаймагансыз, молодцы! Гел шулай булып калыгыз! Яшьләр, ә Сезгә үрнәк алырга!!! Уңышлар!!!

  50. Кызыл Мишә авыл яшьләре говорит:

    Әлеге спектакль үзенең бай эчтәлекле булуы белән яшь тамашачыларга бик ошады. Тормышта үрнәк итеп алырлык гыйбрәтле өлешләре бар. Артистларга уңышлар телибез, иҗат чишмәләре саекмасын!

  51. Очрашырга язсын! говорит:

    Кызыл Мишә авылы халкы исеменнән бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Искиткеч оста уйнаучы артистлар безне башта көлдерделәр, аннан елаттылар. Барлык артистлар да шундый оста уйныйлар, һәрберсе дә үз роленә туры килә. Алга таба да авыл клубында очрашулар көтеп калабыз. 18 февраль

  52. Рәхмәт говорит:

    Театрда яшь актер Искәндәргә аеруча да күп рәхмәт. Барлык актерларга да зур уңышлар, гаиләләрендә тынычлык, иминлек теләп, Кече Кибәче авылы спорткомплексының директоры Шарафеева Г.М. 17.02.2013

  53. Миннеханова Венера Ильсуровна говорит:

    Без Тимершык авыл халкы мәдәният йортыбызда Г.Кариев театры артистларының «Нигез ташы” спектаклен карадык. Алар үзләренең тирән эчтәлекле спектакльләре белән авыл халкын күңелле ял иттерделәр. Халык спектакльне көлеп һәм чын күңелдән елап карады. Рәхмәт Сезгә зур итеп! Тагын үзебезнең сәхнәләрдә көтеп калабыз.

  54. Тимершык мәдәният йорты директоры Миннеханова Зөһрә Гыйлемҗан кызы. 16 февраль 2013 ел говорит:

    Тимершык авылы халкы сеңзнең спектакльне карап, үзенә үгет-нәсыйхәт алды. Мондый спектакльләрне күбрәк карарга язсын иде. Безне елатканнары һәм көлдергәннәре өчен аларга БИК ЗУР РӘХМӘТ!!!

  55. Асхадуллина Энҗе – әни кеше говорит:

    Мин, Асхадуллина Энҗе ике баламны шушы матур театрга алып төшеп ялгышмадым. Сез безгә бик матур спектакль күрсәттегез. Бик зур рәхмәт Сезгә! Уңышлар һәм очрашканчыга кадәр.

  56. Латыйпов С.Р. – укытучы говорит:

    Без, Салавыч урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бик матур спектакль карадык. Мондый чаралар күбрәк оештырылсын иде. Сезнең белән тагын күрешербез дип өметләнәбез. Бик зур рәхмәт Сезгә!

  57. Укучылар говорит:

    Без Янгул урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары. Безгә “Бүре һәм кәҗә” әкияте бик ошады. Без сезне тагын көтеп калабыз. 15 февраль

  58. Эзмә халкы исеменнән... говорит:

    Габдулла Кариев исемендәге театр артистларына тирән рәхмәтебезне белдерәбез. 3.02.2013тә Н.Сафин киләчәктә тагын очрашырбыз дигән иде. Рәхмәт, сүзегездә тордыгыз. Эзмәдә Сезне кабат көтеп калабыз. Тулы заллар белән каршы алырбыз. 15 февраль

  59. Афәрин! говорит:

    Бүгенге спектакль иң яхшы сәнгать әсәре. Бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллинның әсәрләре бик көчле язылган һәм режиссер, артистлар тарафыннан чын сәнгать әсәре булып туган. Бик зур рәхмәт иҗат коллективына. Афәрин!

  60. Иң изге теләкләр белән, Лесхоз бистәсендә яшәүче Раушания Ганиуллина. 8.02.2013 говорит:

    Хөрмәтле артистларыбызга Лесхоз бистәсе халкы исеменнән зур рәхмәтләр әйтәсем килә. Спектакль барышында җырлап та, җылап та, көлеп тә алдык. Көчле кул чабулары белән рәхмәтләребезне белдердек. Ана ролен башкарган артистка шул хәтле итеп, өзеп- өзеп әйтә сүзләрен. Еламый тыңлау мөмкин түгел. Хәлил ролендә уйнаучы артист үз-үзен тотышы, сөйләшүләре белән үзенең дөньяда кимсетелгән, бәхетсез бәндә икәнен ачыктан-ачык күрсәтә. Бабай ролен уйнаган артистның Шәүкәт Биктимеров кына башкара алган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Әлмәндәр бабай ролен уйнарлык осталыгы бар. Сезне тагын да көтеп калабыз.

  61. Китапханәче Хәкимова Әнисә говорит:

    Коллектив Т.Миңнуллин әсәрен бик матур итеп сәхнәләштергән. Эчтәлекле, уйландыргыч спектакль булды бу. Елап бер бушандык, рәхәтләнеп көлештек. Туфан ага үзе дә каршыбызга чыгып басты кебек. Малай ролен башкарган балага сокланып утырдык. Әти-әнисенә бәхет китереп, менә дигән артист үсеп килә. Эчкече ролен башкарган Илнар кичерешләрне бик ышандыргыч итеп тапшырды. Кыскасы, барыгызга да бик зур рәхмәт.

  62. Гүзәлия Бариева, Бөрбаш мәктәбе говорит:

    Без бүген сезнең белән бергә суладык, җырладык һәм еладык. Без милләтебезнең ачы язмышын да күреп уйландык. Тел, милләт, дин, халык аерылгысыз. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Сез йөрәккә барып җитәрлек итеп уйнадыгыз, рәхмәт. Нигез ташлары мүкләнмәсен, милләтебез чәчәк атсын. Һәркайсыгызга олы рәхмәт, сәламәт булыгыз, көтәбез килегез!

  63. Бөрбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре говорит:

    Бай эчтәлекле спектакль алып килгән сәхнәбез кунакларына Зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга уңышлар, гаилә бәхете телибез. Гаилә тормышы, балалар тәрбияләү турында тирән мәгънзле спектакль карау белән үзебезне бик бәхетле санадык. Кабат сезнең белән шушы сәхнәләрдә очрашулар көтеп калабыз.

  64. 07.02.2013 говорит:

    Бөрбаш халкы исеменнән эчтәлекле, тирән мәгънәле спектакль куйганнары өчен бик зур рәхмәт. Бүгенге көндә авыл халкын борчый торган иң актуаль мәсьәләне җиренә җиткереп, халыкны елата да, көлдерә дә алырлык итеп уйнаган артистларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кабат очрашулар көтеп калабыз. Иҗади уңышлар Сезгә!

  65. Рамазан Фәрзиев, 6.02.2013 говорит:

    Без бу спектакль белән яшьлегебезгә кайттык. 15 яшьтә Нури Сафинны каршы алган идек, 45 ел элек. Бүген сәхнәдә очраштык. Яшьләр алмашка килгән. Алары да булдыклылар, атказанганнар. Үзем дә гомер буе авыл сәхнәсеннән төшмәдем. Бик зур рәхмәт, булдырдыгыз!

  66. Салавыч халкы говорит:

    Салавыч авылыннан тамашачылар сезнең спектакльне бик яратып карадык, уңышлар булсын!

  67. Чепья авылы китапханәчеләре – Гөлсинә, Зәлия. 05.02.2013 говорит:

    Хөрмәтле ТЮЗның “Нигез ташлары”н уйнаучы артистлар, куючылар! Сез бүгенге тормышның яшәү мәгънәсен аңлаттыгыз, күңелнең иң нечкә хисләренә, кылларына кагылдыгыз. Балаларны да, әти-әниләрне дә сайлап булмаганын кабат искәрттегез! Күрмәгәннәр үкенсен, бик яхшы! Афәрин! Сүзләр юк, бары хисләр генә! Сезгә иҗади уңышлар телибез!

  68. Нурфия апагыз, Кукмарадан говорит:

    Хөрмәтле артистлар! Бик зур рәхмәт сезгә! Күңелләрне күтәрдегез, яңадан сезне тулы заллар белән көтеп калабыз. Туфан Миңнуллинның үзен күреп, сөйләшкән кебек булдык.

  69. Ләйсән говорит:

    Кадерле артистлар! Миңа сезнең спектаклегез, чын күңелемнән әйтәм, бик тә искиткеч, ошады. Шул хәтле рольләрне оста башкардыгыз. Сезнең тагын яңа спектакльләр белән килүегезне көтеп калабыз. Зур уңышлар сезгә. Исән-сау булыгыз.

  70. Рәсимә апагыз говорит:

    Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы артистлары чын артистлар икән. Шул кадәр рольләрне оста итеп башкардылар, тамашачы көлде дә, елады да. Без сезнең килүне түземсезлек белән көтеп калабыз. Сезгә эшегездә уңышлар, яңа рольләр башкаруда зур уңышлар, үзегезгә нык сәламәтлек телибез.

  71. Килдебәк авылыннан говорит:

    Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары” пьесасын Килдебәк авыл клубында күрүебез белән без бик шат. Уйнаучылар югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Безгә бик ошад. Аларга зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

  72. Әлфия, сәнгать җитәкчесе. 2.02.2013. говорит:

    Мин бу мәдәният йортында 30 елдан артык эшлим. Артистларның төрлеләрен күп күрдем. Төрле эчтәлектәге спектакльләр, концертлар. Әлмәт, Минзәлә, Тинчурин, Камал театры артистларының спектакльләре, һәм менә сез: Яшьләр театры. Зур рәхмәт сезгә хезмәтегез өчен! Барысы да искиткеч! Сәламәт булыгыз! Киләчәктә дә безне сөендереп торыгыз!

  73. Шыңарлылар. Саба районы. говорит:

    Бүген 2 февраль көнне Шыңар клубында искиткеч спектакль карадык. Комедия карарга дип килгән идек, күздән яшь китмәде. Туфан абый да, артистлар да искиткеч шул. Зур рәхмәт.

  74. Олы Нырты авылы тамашачылары говорит:

    Бүген 1 февраль көнне Олы Нырты авылы мәдәният йортында Казан яшь тамашачы театрының “Нигез ташлары” спектаклен карадык. Шул кадәр бай эчтәлекле, тирән мәгънәле, тәрбияви спектакль карадык. Безнең өчен бик якын проблемалар: тел мәсьәләсе, милләт, авыл язмышы, мәктәпләр проблемасы, ата белән бала мөнәсәбәтләре, начар гадәтләр һәм башка проблемалар күтәрелде. Бик зур рәхмәт. Тамашачылар чын күңелдән көлделәр дә, күз яшьләре дә күп булды. Искәндәргә бүгенге көннән үк, Татарстанның халык артисты исемен бирерлек.
    Сезгә чын күңелдән зур рәхмәт белдерәбез! Сезгә иҗат уңышлары, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет телибез. Бик зур рәхмәт. Тагын көтеп калабыз.

  75. Театр сөюче Галиев Рәҗәп тамашачылар исеменнән язды. Кукмара, 28 гыйнвар, 2013. говорит:

    Бүген без Габдулла Кариев исемендәге яшьләр театры тамашасын карадык. Шул хәтле бай эчтәлекле, бүгенге көн темасын чагылдырган театрны тыныч күңел белән карый алмадык, чөнки артистлар барысы да бик яхшы уйнадылар. Бергәләп борчылдык, көлештек. Коллективка уңышлар, артистларга сәламәтлек, гаилә бәхете, сәнгать уңышлары теләп калабыз. Кабат килүләрен көтеп калабыз.

  76. Кукмара тамашачысы говорит:

    “Нигез ташлары”н карап,рухи яктан баеп кайттым. Артистларның уйнавы бик ошады, бигрәк тә бабай һәм әби, онык оста башкардылар үз рольләрен. Булдырдыгыз, афәрин!

  77. 184 нче балалар бакчасы. говорит:

    Бүген безнең балалар бакчасына Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры “Бүре белән кәҗә” дигән спектакль алып килделәр. Күңелле спектакль балаларга бик ошады.

  78. michail kovalev говорит:

    “Печян базары” спектаклен http://www.web-siting.narod.ru сайтында карарга мемкин

  79. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына говорит:

    Россиянең Европа бүлеге мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз, изге ният, фатиха сезгә!
    Бүгенге көндә татар яшь тамашачы театры 25 еллык юбилеен билгеләп үтсә дә, театрның чын яше күпкә олырак. Узган гасыр башында ук балалар өчен тамашалар куя башлаган театрның иҗат юлы бик гыйбрәтле. Күп еллар дәвамында үз бинасы булмауга, тагын да башка бик күп авырлыкларга карамастан бүгенге көндә театр яши, иҗат итә, балаларыбызда гына түгел, аларның әти-әниләрендә, әби-бабаларында да шәфкать һәм мәхәббәт тәрбияли, илләр буйлап татар халкының тормышы, милли үзенчәлекләре турында сөйли. Шушы вакыт эчендә туган телебезне, мәдәниятебезне саклау юлында кылган хезмәтләрегез тирән хөрмәткә лаек, Аллаһы Тәгалә алга таба да ярдәменнән ташламасын.
    Сез биниһая зур әһәмиятле тәрбияви эш алып барасыз, яшьләргә әдәп-әхлак юлын, дөрес яшәү юлын күрсәтергә омтыласыз. Баш режиссер Ренат Әюповка, театрның директоры Роберт Мортазинга, аның белән бергә армый-талмый эшләүчеләргә-коллективка сабырлык, тырышлык, һәм зур уңышлар телибез, эшләрегез уң булсын!
    Аллаһы Тәгалә сезне үз шәфкатьлеге, рәхимлегеннән ташламасын. Эшләрегездә Раббыбызның олы ярдәме булып, һәрбер башлангычыгыз уңышка ирешсен!
    Хәерле догалар һәм изге теләкләр белән,
    Россия мөфтиләре Шурасы рәисе, Россиянең Европа бүлеге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти шәех Равиль Гайнетдин.
    Мәскәү, ноябрь, 2012 ел.

  80. Сөмбел говорит:

    Театрның юбилей кичәсендә зур сәхнәдә артистларны,театр хезмәткәрләрен бүләкләүләре театр җитәкчелегенең дә тырышлыгы итеп карыйм,Мәдәният министрлыгының да культура хезмәткәрләренә игътибары шатландырды.иҗат кешесенә күп кирәкми.рәхмәт

  81. тамашачылар говорит:

    Театр коллективын һәм тамашачыларны Кариев театрына 25 яшь тулу юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.25 яшь кенә булса да, репертуарыгыз бай һәм зәвык белән сайланган, очраклы әсәрләрегез юк. Сезнең коллектив куйган “Сак-Сок”,”Алмачуар”, “Алхимик”, “Зәйтүнәкәй”, “Король Лир” спектакльләре белән таныш. Хәзерге көндә бик актуаль булган “Нигез ташлары” спектаклен карадык, безгә бик ошады.
    Хэзерге вакытта режисер булып эшләгән Ренат абыйга аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез.Театр коллективына яңа бинага күчеп, яңадан-яңа матур, көчле спектакльләр куюыгызны көтеп калабыз.Сезнең изге эшегездә иҗади уңышлар,илһам чишмәгезнең бер дә саекмавын телибез. Һәрвакыт яшьләр театры булып калыгыз!!!

  82. Сылу говорит:

    Театр коллективын юбилейлары б-н чын кунелдэн котлыйм!Ижатларыннан да,уйнауларыннан да яшьлек боркелеп тора.Жырлаулары да бик ошый,чын профессиональ дэрэжэдэ.”Нигез ташлары” дигэн пьеса бик ошады.бу эсэр кон проблемаларынын ин эхэмиятлесе авылларны саклап калуга багышланган.Татарстаннын халык,Россиянен атказанган артисты Нуриэхмет Сафиннын хэр сузендэ,хэрбер хэрэкэтендэтирэн мэгънэ ята,ул аныы оста итеп тамашачыга житкерэ белэ.Бу ул башкарган Гарифулла образында ул узен топле акыллы ил карты,узенен 4 улынын кылган гамэллэре очен жавап тотарга ойрэтэ,алар очен борчылуын бик тэссирле итеп тамашачыыга житкерэ алды.Эле бала гына булса да искэндэр Низамиевнын да уйнавы мактауга лаек.Лилия Низамиеванын да уз героинясын оста итеп ачып бирэ алуы бик ошады.Баш режиссер ринат Аюпов эсэрнен тэрбияви кыяммэтен азсызыклап,тирэн эчтэлекле эсэр ижат иткэн.Барыгызга да зур рэхмэт,зур унышлар.

  83. Юбилей белән! говорит:

    Татар яшьләр театры бүген,
    Юбилеен дидең уздыра.
    Килдем канатланып Сезнең янга,
    Халкым булган җирдә мин менә!

    Тукай Габдулласын биргән халык,
    Кариевныкы да боларда.
    Котлыйк бер үзләрен чын күңелдән,
    Без уңышлар телик аларга!

    Сәламәтлек барлык артистларга,
    Хезмәткәргә һәм башлыкларга.
    Бәхетлеләр булып яшәсеннәр,
    Туган җирдә, читкә чыкканда!
    Миңсәрия Закирова, Казан.

  84. Дамруш говорит:

    26 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең күкәм юбилеен билгеләп үтте. Бу күренекле датага багышланган кичәне миңа да тамаша кылу насыйп булды. Аннан мин бик зур канәгатьләнү хисләре белән кайтып киттем. Тәбрикләүләр өлеше белән башланган кичә, Туфан Миңнуллиның “Нигез ташлары” әсәре буенча куелган спектакль белән дәвам итте.Театр коллективына да, килгән тамашачыларга да бу көн чын бәйрәм рухы бүләк итте.Иң куанычлысы – һәр иҗатчының да эшләре игътибардан читтә калмады. Аларның һәрберсенә төрле мактау билгеләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Ә инде бу чараны алып баруда катнашкан кечкенә кыз һәм малай нур өстенә нур булдылар.Тирә-ягымда утыручыларның да аларга соклануларын ишеттем.Киләчәктә әти-әниләре юлыннан китеп, татар театр сәнгате үсешенә үз өлешләрен кертерләр алар,татар театрының дәвамчылары булырлар.Кичәнең тәбрикләү өлеше эзлекле рәвештә спектакльгә күчте. “Нигез ташлары” уйландыра торган әсәр. Хәзерге җәмгыятьттәге, гаиләдәге проблемалар, ана телебезгә карата булган мөнәсәбәтләр чагылдырыла.Бу спектакльгә җәлеп ителгән артистлар тамашачы күңеленә үтеп керә алырлык уен күрсәттеләр.Бәйрәм көннәрендә театрның баш режиссеры Ринат әфәндегә һәм ул җитәкләгән театр коллективына яңадан-яңа уңышлар телим!Ирешкәннәренә куанып,яңадан-яңа биеклекләргә омтылып яшәсеннәр!

  85. Дамруш говорит:

    Юбилеегыз белән чын күңелемнән котлыйм!Яңа үрләр,иҗат дәрте, тамашачы мәхәббәте, киләчәккә булган планнарыгызның тормышка ашуларын телим.”Мәдәният дөньясында” тапшыруын караганнан соң бу театрга булган хөрмәтем тагын да артты. Бик эчтәлекле, зәвыклы, табигый, матур узды бу тапшыру.Иң куандырганы – театрга шәһәр үзәгеннән яңа бина, артистларга мактаулы исемнәр бирелү. Бу куанычлы вакыйгалар иҗатларында яңа этәргеч булсын иде.Иҗат әһелләре зур составта килеп, эш-гамәлләре, казанышлары, яңа планнары, проблемалары хакында фикер алыштылар. Тапшыру азагындагы күмәк номер ямь өстенә ямь булды.Хәзергесе көндә булган кайбер уңайсызлыклар, тиешле шартларның җитенкерәмәве узып, яңа бинага аяк басу көнен түземсезлек белән көтәбез. Күргәнебезчә, театрның репертуары һәр буын тамашачысын истә тотып төзелгән, гаять бай, мавыктыргыч.Яңа бинада бу спектакльләрне дә, яңаларын да күрербез дигән өметтә калабыз. Яраткан тамашачыларыгыз һәрвакыт сезнең белән!

  86. амин говорит:

    Юбилеегыз мобэрэк булсын,яшьлэр! “Мэдэният донясында” сез мине гашыйк иттегез. Шулай бернигэдэ карамыйча алга барыгыз,хэрэкэттэ яшэгез…

  87. Мэскэулелэр говорит:

    Рэхмэт Сезгэ Кариев театры =)Туган телебезгэ сусауны басуыгыз очен =) Тагын безгэ килегез =) Мэскэу татарлары =)

  88. michail kovalev говорит:

    Кадерле тамашачылар!
    ильфат хэм энже камалиевлар катнашында тешерелгян “Уеннан уймак”
    кинофильмын карарга http://www.web-siting.narod.ru сайтына ряхим итегез!

  89. Инсаф говорит:

    Молоцы,так держать!!!

  90. Дамруш говорит:

    Яңа сезоныгыз башлану белән котлыйм!Яңа иҗади үрләр яулау насыйп булсын сезгә!Тагын бер куанычлы вакыйга – яңа бинага ия булуыгыз. Шәһәребезнең нәкъ үзәгендә, төзекләндерелгән матур бинада армый-талмый иҗат итәргә язсын сезгә!Күңелләрегез көр, залларыгыз тулы булсын!

  91. студентка говорит:

    молодцы,бик ошады)так держать,тагын килегез)пряме жылап утырдык)

  92. Алиса 5 класс говорит:

    Артистларыгыз музыкальный инструментларда шэп уйный икэн. Спректакль бик ошады безнен класска. Тагын килэчэкбез эле.

  93. Казан егете говорит:

    Бугенге “Җиде кыз”да сэхнэнен бер башыннан икенче башына тере кубэлэк очып йорде. Болай да кунелле спектакльгэ ямь генэ остэде ул. Эле купме спектакльлэр карап, мондый нэрсэ кургэнем юк иде.

  94. Камилә Рамилевна говорит:

    Сезнең спектакльне карап, шундый илһам белән кайттым… сездэ бар кызлар да шулай матур җырлыймы? әллә шушы җиде кыз гынамы? 🙂 мондый тере тавышны хэзер сирэк тынлап була шул, шуна да бик исем китте! 🙂

  95. Авыл кызы говорит:

    Куптэн язмакчы идем,вакыт булмады.Узган ел коз коне сез Шэле авыл клубында Зэйтунэ спектакле белэн чыгыш ясаган идегез.Эле дэ куз алдымнан китмисез.
    Бездэ бит кызларны урлыйлар.Кемнедер сойгэне,кемнедер соймэгэне.Менэ шулар искэ тоште.Двуличный булып булмый никак,мактарлык театрны мактыйбыз.Хурларлыкны хурлыйбыз.Башка театрлар килгэндэ безнен авыл халкы ошамаса чыга да китэ,15 кеше утырып кала.Э спектаклегез бик эйбэт булгач берсе дэ урыннан кузгалмады.Тагын бер килеп авылны горлэтеп китегез эе!!!

  96. ахирэт говорит:

    Молодцы,без аларнын спектакльлэрен бик яратабыз))))))

  97. Азалия говорит:

    На протяжении многих лет наблюдаем несомненные творческие успехи коллектива театра, талантливую и плодотворную работу главного режиссера Рената Аюпова.
    Театр им.Кариева заслуженно обязан иметь покровительство на государственном уровне!

  98. Кармен говорит:

    Я полностью согласна с вами N 20.Скоро Универсиада,театральный фестиваль.Мы хотим Вас видеть в нем не в качестве гостя как раньше,а участниками.Я считаю,что Вас не стыдно показать зарубежным гостям.

  99. Граната говорит:

    Бу теарны гел усештэ дип саныйм.Аларнын обычно хэр спектакльлэрен разбирать итэлэр,тэнкыйть утына тоталар.Шуна курэ алар гел хэрэкэттэ.Э режиссер исэ тэнкыйтькэ карап кына сыгылып тошми,тагын да яхшырак спектакльлэр куя.Сабыр кеше ул,э сабыр тобе алтын.Э инде безнен башка театрларны куклэргэ чоеп мактыйлар,миллионлаган акчалар ыргыталар,но вообще тэнкыйтьлэмилэр. Шуна курэ алар усми,бер урында таптаналар.Я.кайсыгыз килешми минем белэн?!

  100. театр фанаты говорит:

    Элбэттэ театрны финанс тоткынлыгы тоткарлый.Балалар театры булгач ул аларнын кунеленэ рухи байлык олэшэ,иман нуры ости,яхшыны яманнан аерырга ойрэтэ. Менэ шунын белэн алар бай.Бу театр Академия театрлары очен зэвыклы тамашачылар тэрбияли.Килэсе сезонда мин сезне барыгызны да ошбу театрга чакырып калам!Килегез,курегез,аннары интернет челтэрендэ спектакльлэр турында фикер алышырбыз!

  101. Әнис говорит:

    Халыкның төп проблемага битараф булмавы бик сөендерә=) Әйе,Яшь тамашачылар театрының гомере күпләр өчен мөһим! Моны гади халык кына түгел, җитәкчеләр дә аңласын иде. Бәлки бу язмаларны аларга хат итеп салыргадыр)))))))

  102. Гөлли говорит:

    Авторыбыз мэкалэсендэ театрны мактауга алынмаган. Молодец! Мэдэният учакларын мактау тугел, аларнын проблемаларын курсэтергэ алынуы очен хуплыйм мин аны. Дэулэт халыкны мэдэнияткэ, сэнгатькэ тарту очен акча кызганмаска тиеш. Алар безнен балаларыбызны да тэрбиягэ ойрэтэ бит. Башлыкларыбыз да ин элек шуны уйласыннар иде!

  103. театр фанаты говорит:

    Мин аларнын театрына байтактан йорим.Спектакльлэрен шундый яратам.Артистлар да искиткеч талантлы.Театрнын бинасы тыштан узенэ тартып тора.Лэкин эченэ кергэч бик кызганыч хэлдэ.Мин дэ монда хужа юк икэнлегенэ ышындым.Утыргычлары какшаган,начар ис килэ,зал бервакытта да тулы булмый.Бары тик спектакльлэре шэп булуы гына куандыра.

  104. Эйттем эле говорит:

    Шундый аз суммага шундый шэп спектакльлэр чыгаручы тылсымчы режиссерга Алла ярдэм бирсен. Мин анын берничэ спектаклен куреп сокландым.Сезгэ спонсорлар таба алучы житэкче кирэк,театрыгызны узэккэ кучереп шаулап ижат итуегезне телибез!Татар халкы сезне ташламас,залларыгыз тулып торыр Алла кушса.Амин.

  105. Чулпан говорит:

    Чыннан да, театрга анын эчке кыяфэте очен бер дэ барасы килми. Репертуары – икенче хэл! Ренат Аюпов безгэ татар халкынын Тукаен, онытылып килэ торган Исхакыйны куя. Э финанс проблемалары булу сэбэпле…..шундый спектакльлэр, кызганычка каршы, бик сирэк чыгалар дип уйлыйм мин. Элбэттэ, режиссер бу театр очен бик куп эшли, хэм анын эше куренеп тора.Ул чын \”сэхнэ хужасы\”. Мин сезгэ чын кунелдэн эшегездэ зур унышлар телэп калам!!!!

  106. Иркә говорит:

    Анда шундый яхшы акустика әле.
    Гомумән, игътибар үзәгеннән читтәрәк урнашуы нәтиҗәсендә читтә кала. Әюпов булмаса, гомумән, искә төшермәсдәр иде.

    Парадокс чынлап та! Тышы ялт иткән театрга барасы килми, барсаң, ник йөрим инде монда дип кайтасың. Боларга килсәң, спектакльдән чыкканда тәэсирне бина фәкыйрьлеге боза.

    Хөкүмәт кайчан барып чыга инде бу театрга?! Артта калмагыз, Казан театр үзәге Киров районында хәзер…

  107. Душман говорит:

    Финанс дисез сез.Минем уйлавымча монда финанс кына тугел,монда шэхеснен чын талант булуы да кирэк.Ни очен дигэндэ ел саен Опера театрын,Камал,Качалов театрларын миллионнардан торган грантларга кумэлэр.Э ана карап кына аларнын спектакльлэренен сэнгати сыйфатлары бер дэ узгэреш кичерми.Дэулэттэн оеп биргэн акчалар белэн кунелгэ якын спектакль куя алмаучы режиссерлар бар шул.Э хэерчелектэ яшэгэн театрда уфтанмыйча тамашачыга -Безгэ, миллэткэ хезмэт итэлэр.Моны хэр коллектив та булдыра алмый.Э Кариев театры Кариевнын узе кебек юктан бар ясый.Афэрин!

  108. Мансур.Оренбур. говорит:

    Мин дә кысылыйм әле. Театрның эшләре белән Оренбур тамашачысы да таныш. Алдагы язучылар белән килешәм. Ринатның хезмәтләре чыннан да мәртәбәле театрлар режиссёрларыныкыннан бер дә кайтыш түгел. Республика ңитәкчелегенең моңа игътибар итмәве гаҗәп. 60 мең сумга ничек итеп җиренә җиткереп “Король Лир”лар, “Башмагым”нарны куеп булсын инде…

  109. Дамруш говорит:

    Мин Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры спектакльләрен бик яратып карыйм.Театрның үзәктән читтәрәк урнашуы сәбәпле бик үк еш барып булмый.Эш урыным шәһәр үзәгендә булгач,эштән соң Киров районына гел йөреп булмый.Шулай да мин аларның “Король Лир”, “Башмагым”,”Улыбыз өйләнә,без аерылышабыз” һ.б. шактый әсәрләрен тамаша кылдым.Барып карый алмаганнары турында матбугат битләрендәге язмалардан таныша барам.Коллектив бик талантлы.Режиссерның хезмәте ифрат та зур. Спектакльләрдәге образлар ачылышының тирәнлегенә хәйраннар каласың. Кечкенә генә кебек тоелган күренешләр дә нык истә кала. Сүз дә юк театрны финанс кытлыгы тоткарлый.Беренче чиратта аларга яңа бина кирәк.Кешегә, бигрәк тә иҗат кешесенә үзенең нинди тирәлектә эшләве нык тәэсир итэ.Күңелгә ятышлы, шәһәр үзәгенә якын җирдә аларның үз биналары булырга тиеш. Татар театрының атасы Габдулла Кариев исемен йөрткән театр моңа бик тә лаек.Тамашачыларга килгәндә,репертуар аларны канәгатьләндерерлек.Өлкәннәр өчен дә, урта буын, яшьләр, балалар өчендә спектакльләр чыгарып торалар.Бәлки тамашачылар белән эшләүдә укучыларны, студентларны күбрәк җәлеп итү кирәктер.Алар укыган уку йортлары белән элемтәләрне булдырырга.Билетларны таратырга, алдан язганымча, театрның читтә булуы моңа комачаулый. Хөкүмәт тарафыннан финанс кыенлыклары тиешенчә хәл ителсен иде.Беренче театрмы, икенчеме дип түгел,театр коллективының уңышлары да, таланты да исәпкә алынсын иде.Талантларны күрә белергә кирәк!Театр коллективына,аның алыштыргысыз режиссеры Ренат әфәнде Әюповка саулык, сүрелмәс иҗади уңышлар,сәнгать юлында яңа табышлар, җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыруларын телим.Яңа биналарда исән-сау очрашырга насыйп итсен Ходай!

  110. Бал корты говорит:

    Бердэнбер татар балалар театрын саклап калырга кирэк!Халык эйтсэ,хак эйтэ.Бер кочле режиссерыбыз бар,аны да шул хэерчелектэ эшлэтмик инде.Чит иллэрдэн Гран-прилар алып кайта театры белэн.Туркиягэ дэ спектакль куярга чакырганнар дип ишеттем.Уз Ватанында курмэскэ тырышсалар да,чит жирдэ бик тиз куреп алалар талантларны.Атаклы кыргыз режиссеры бер очрашуда Ренатнын Тукай турында спектаклен бик мактаган иде.

  111. Эльмира говорит:

    баксан театрнын сайты да пэйдэ булган икэн. афэрин! купме эзлэгэн идем мин аны. театр,репертуар турында мэгълуматны беркайда табып булмый иде. хэзер тамашачылар кубэер дип ышанам. яна бина да булса, бигрэк тэ…

  112. Сания говорит:

    Гомерем буе Казанда яшәп, Сезнең театрга килгәнем юк иде! Тыштан бик матур күренгән бу бинаны эчтән дә күрәсе килде, билгеле! Ул гына да түгел, үз күзләрем белән режиссер Ренат Әюповның һәм артистларның эшчәнлеген дә бәялисем килде. Афәрин диясем килә!!! Шунысы кызганыч,сезон ябылу вакыты да җиткән икән. Киләсе яңа сезонга Сезгә яңадан-яңа матур спектакльләр куярга насыйп булсын диясем килә. Исән булсам, Алла бирсә, Кариев театрына мин дә сукмак салучылардан булырмын дип торам әле бүгенгә!)

  113. Айгөл Мидхатовна говорит:

    Хәерле көн! 25 нче апр үземнең укучыларым белән ” Зәйтүнәкәй” спектален карадык. Искиткеч! Шундый талантлы яшь акрёрларыбыз булуына чын күңелемнән шатланып, аларның иҗаты белән сокланып, горурланып кайттым. Минем рус телле укучыларым( без шәһәребезнең төрле театрларына бик еш йөрибез)спектальне югары бәяләделәр. Наушниклардан тәрҗемә начар ишетелүгә карамастан, бирелеп карадылар. Афәрин!!!

  114. Регина говорит:

    Эле яна гына Тинчурин театрында тетрэнеп сезнен театр куйган Нигез ташларын караган идек.Азактан автор Туфан ага сезгэ рэхмэтен белдергэн иде.Ни аяныч буген ул вафат дигэн хэбэр ишеттек.Эле ярый ул исэн чаг.ында аны шундый унышлы премьера белэн шатландырып калдыгыз.Спектаклегез озын гомерле булсын иде.Сэхнэдэ уйналган саен хэр сузе Туфан ага рухына дога булып барып ирешсен иде.Миллэтебезнен зур шэхеслэрен Тукайны,Кариевны,Туфанны зурлаган очен халкыбыз исеменнэн олы рэхмэт Сезгэ!

  115. Гөлчәчәк Хөснуллина говорит:

    Без төркемебез белән Рабит ага Батулланың “Зәйтүнәкәй” пьесасын карадык. Тукайны киң җәмәгатьчелеккә бөтенләй башка ракурстан ачты бу әсәр.
    Тәэсир итеп, күңелгә кереп калган сүзләр соңыннан Фатихның әйткән сүзләре булды: “Гарипләрне ничек бар шулай кабул итсеннәр” диелгән сүзләр иде ул… Дөрестән дә, гарип диеп, ятим диеп, кешедән читләшү, ерагаю, андыйларны читкә кагу бар безнең канда, гадәттә, әмма күңелебездән сау-сәламәт, әти-әниле кешеләр дә ятим бит бу җирдә, соңгы арада без кешеләр үз эчебезгә ныклабрак бикләндек, үз кабыгыбызга тирәнрәк ябылдык, ятимнәр шикелле ялгыз гына йөрибез, бу спектакль минем генә түгел, күпләрнең күзен ачты, әле безнең бердәмлеккә, ачылуыбызга мөмкинлек барлыгын искәртте…
    Сәхнәләштерү өчен көннең дә дөресен сайлый белгәннәр, Татарымның Тукае туган көн бит!!!
    Афәрин, артистларга, һәм шундый матур, истә калырлык көнне үзләренең көндәлек эшләре, халыкка, Тукайлы халкыма хезмәт итүләре белән тагын да ямьләндереп җибәргәннәре өчен баш иеп, ОЛЫ РӘХМӘТ!!!

  116. Энзия говорит:

    Буген мин “ЗЭЙТУНЭКЭЙ” дигэн спектакль карадым…бик тирэн мэгънэле спектакль.Тукайны шулкадэр югары анлы дэрэжэдэ сурэтлэгэннэр…Йорэккэ эмер биреп булмый шул,э шулай да ул узен жинеп,яраткан кешесе бэхете хакына-мэхэббэттэн баш тарта…ботен кеше дэ алай эшли алмый бит эле ул..?
    Гомумэн- мина сезнен артистларыгыз уйнавы куберэк ошый, башка театрларга караганда…
    Минем дэ хыялым артист булу иде…лэкин инде хэзер сон…
    Гафур Каюмовнын-“ЫРУ” дигэн пъесасын сэхнэгэ чыгаруыгызны телэр идем мин…мина ул бик ошады…
    УНЫШЛАР СЕЗГЭ !!!

  117. Зәринә говорит:

    Әле кичә генә классыбыз белән “Алхимик” спектаклен карадык. Бик кызык һәм бик мәгънәле спектакль булды ул. Миңа бик ошады! Алга таба да безне шулай сөендереп торсагыз иде!

  118. Мингаян говорит:

    Яраткан театрыбыз! Яраткан артистларыбыз!Сезне узган бэйрэмнэрегез белэн.Нигез ташларыгыз бик эйбэт килеп чыккан.Без авыл кешелэре очен махсус куелган диярсен.Авылыбызда да бар андый семьялар.Бабай бик шэп уйнады.Малайларыннан туйганчы колдек.Эби инде энкэйлэрне искэ тошерде,куздэн яшьлэр килде.Э киленнэре инде современный киленнэр.Малай бик эйбэт.Исерекне кургэч,нэкъ авылыбыз алкашлары кебек, гыйбрэт алырлык. Спектакльны куючы кешегез бик кыю икэн.Бу сузлэрне сэхнэдн ишеттеру узе бер батырлык.Начальстволар карсын иде бу спектакльны, эзрэк гыйбрэт алсыннар иде.

  119. Зөһрә говорит:

    Халыкка дәрсе
    гыйбрәттер театр,
    Күңелдә йоклаган
    дәртне уятыр.
    Театр –
    яктылыкка,
    нурга илтә,
    Кире юлга җибәрми,
    уңга илтә.-

    дип яза театр турында бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Сезнең театр исә, балаларны, яшьләрне матурлыкны күрергә, гадел булырга өйрәтә. Бу – изге эшегезне дәвам итегез.
    Сезне сайт ачуыгыз белән котлыйм! Иҗади уңышлар, тамашачыларны яңа, кызыклы спектакльләрегез белән шатландырып торуыгызны телим.

  120. Галия говорит:

    Хэерле кон, яшьлэр театры!Тамшачыларга зур булэк ясагансыз-сайтыгыз ачылган икэн.Узенэ тартып тора,фотолары да игътибарны жэлеп итэрлек.Пресса булегендэ дэ бик кызыклы мэкалэлэр урын алган.Безгэ, мэктэп укытучылары очен бик файдалы мэгълумат тупланган бу интернет сэхифэгездэ.Без хэзер сезнен спектакльлэр белэн укучыларны да дэрестэ таныштыра алабыз. Килэчэктэ дэ ижат ялкыныгыз сунмэсен!Талантлы режиссерыгыз без-тамашачыларны гажэеп матур спектакльлэр белэн шатландырып торсын!

  121. Рәзинә говорит:

    “Нигез ташы”гыз бик уңышлы чыккан.Мин Туфан ага әйткән сүз белән килешмим. Исән кеше һәрвакыт ышаныч, өмет белән яшәргә тиеш, теләге булса үзгәрә алачак. Рәхмәт.

  122. Нэзифэ Кэримова говорит:

    Хормэтле яшьлэр театры!Интернет сэхифэгез барлыкка килу белэн чын кунелдэн котлыйм! Афэрин! Талантлы театрнын талантлы ижат жимешлэре турында хэзер заманча матбугат чыганакларыннан да белергэ була.Бу бик унайлы. Тагы да матур сэхнэ эсэрлэре ижат итэргэ язсын!Театрнын баш режиссеры Ренат Эюпов эзлэнучэн, талантлы, хэр мактауларга лаек шэхес. Афарин!Сезнен Мэскэу гастрольлэрегез безнен очен хэрвакыт бэйрэм! Барыгызга да рэхмэт! Талантлы театр, алга таба да шулай булсын!

  123. Алсу Галиуллина говорит:

    Чын кунелемнэн, Нуриэхмэт абый Сафинны 65 яшьлек юбилее унаеннан котлыйм!Нури абый, Сезгэ сэламэтлек, озын гомер, ижади унышлар hэм тагын озын-озак еллар буена безне узегезнен талантыгыз белэн соендереп торуыгызны телим!Яраткан Театрымны, ниhаять, узенен сайтын булдыруы унаеннан котлыйм!

  124. Шамиль Адиев говорит:

    вчера посмотрел ваш нигез ташлары.в рекламе написано что это комедия,но в реале мне было не до смеха.Это очень грустно,что исчезает деревни,дети забывают родителей. Бабай молодец,хорошо играет.Внук прерожденный артист,бабуля похожа на моего дау ани, а вот ее дети вызывает смех,артисты вызывает у меня только уважение.

  125. Солтан говорит:

    мин камалда бу театрнын жиде кыз спекталлне карадым. курдем дэ кызларына гашыйк булдым. Башка театрлар гафу итсеннэр конечно,но! бу кызлар матурларнын да матуры. Даже убырлы эбине уйнаган апа да сексапильна. Аннан мина живая музыка ошады. Кайчан була тагы 7 кыз,берэрсе белэн танышырга могу.

  126. admin говорит:

    karievteatr.ru

  127. Дамир говорит:

    Театрыгызның сайтына чыгып булмый. Нинди адрес буенча чыгарга мөмкин? Башта Матбугат Ру аша чыккан идем. Сез күрсәткән http://www.karievteatr.ru2012 адресы буенча да булмый. Аннан журнал буенча эзләп таптым.

  128. Гүзәл С. говорит:

    Күптән көтелгән вакыйга бу! Бигрәк тә журналистлар өчен 🙂 Кариев театры интернетта “өйле” булды, хәзер инде шәһәребездә дә аларга уңайлы, затлы бина бирелсен иде дигән ышанычта калабыз! Уңышлар сезгә, “яшьләр”!

  129. Дамир говорит:

    Ренат Хәсәнович Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез чыннан да театр күгендә балкып янган иң якты йолдызларның берсе. Шул якты йолдызның тирәсендә тагын бик күп йолдызчыклар бар. Аларның исемнәре Сез куйган спектакльләрнең исемнәре белән бәйле. Күпме генә еллар үтсә дә аларның якты нурлары безне, тамашачыларны җылытып тора. Сезгә иҗади уңышлар, исәнлек һәм татар классикасының берсеннән – берсе гүзәл әсәрләрен сәхнәгә куеп, безне шатландырып торуыгызны телибез.

  130. Аяз, Зөһрә говорит:

    Хөрмәтле Ринат абый!
    Сезне туган көнегез белән тәбрик итәбез!
    Сезнең әле ялкынланып, ялкынның кайнарлыгыннан олыгаюны кичектереп, яшьнәп яшәр вакытыгыз. Сездәй, бөркет кебек очар күкне иңләп, гаиләгезне пәйгамбәргә, ә йортыгызны хаҗга тиңләп яшәүче шәхес сирәктер.
    Киләчәктә дә кадерле ата, ир булып, хөрмәтле хезмәт урыныгызда ихтирамга күмелеп, бәхеткә төренеп яшәвегезне теләп калабыз.

  131. Гүзәл говорит:

    Ренат Мирзахәсән улын Чын күңелдән гомер бәйрәме бн тәбрик итәсе килә. Театрыгызның йөзен тулыландырып торучы күркәм кешеләрнең берсе ул! Сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын Аңа!!!

  132. Алсу говорит:

    Халыкара театр көненә шундый бай эчтәлекле Сайт ачу бик уңай күренеш.Алга таба да кызыклы сәхифәләр көтеп калабыз. Уңышлар Сезгә!

  133. Дамруш говорит:

    Интернет челтәрендә сайтыгыз дөнья күрү белән тәбрик итәм. Сайтның дизайны бик тә ошады. Бу театрның нык нигезгә корылганлыгына ишарә.Сәхифәләре кызыклы, уйланылган.Киләчәктә ул тагын да тулыланыр.Театр коллективын әле яңа гына булып узган Халыкара театр көне белән тәбрик итәм!Халкыбызны, тамашачыларны үзләренең иҗат җимешләре белән һәрвакыт сөендереп торсыннар иде.
    Штурвал артында утыручы,театрның баш режиссеры Ренат Әюповны чын күңелемнән туган көне белән котлыйм!!!Аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар,гаилә бәхете, имин тормыш,нык сәламәтлек, бәхет телим.Озак еллар дәвамында үзенең яраткан коллективы белән берлектә сәнгать дигән сихри дөньяда яшәргә язсын!

  134. асия говорит:

    куз ямен алырлык сайт булган бу…

  135. карим первый говорит:

    сайт неплохой. буду частенько захаживать, а пока жму руки.

  136. розалина говорит:

    молодцы! Наконец-то Вас начали призновать! Поздравляю и желаю дальнейших творческих побед!

  137. Rimma говорит:

    Котлы булсын интернет сәхифәгез! бик күңелле! Бәйрәм белән, уңышлар!

  138. Рашат говорит:

    Хәерле көннәр! Афәрин, сайтыгыз бик матур чыкты, тәбриклим. Тик арттагы фон бераз уңышсызрак күренә, аны театрга күбрәк туры килгән фонга алыштыру дөресрәк булмасмы?))
    Афишада театрда булган спектакльләр һәм мәктәп-балалар бакчаларында күрсәтелгән спектакльләр аерым күрсәтелсә, тамашачыларга җиңелрәк булыр иде. Ягъни, минем афишага кереп, фәкать театрда карарга җыенган спектакльләр исемлеген күрү мөмкинлегем булса, күпкә җайлырак булыр иде.
    Сайтыгызга һәм театрыгызга уңышлар!

  139. Дамир говорит:

    Һөнәри бәйрәмнәрегез белән Сезне артистлар! Сезгә исәнлек-саулык, яраткан авыр мактаулы хезмәтегездә иҗади уңышлар һәм сәхнәләрдә үзегез теләгән образларны башкарып, хыялларыгызның чынга ашуын телим. Бәхетле булыгыз! Без Сезне бик яратабыз!!!

Язма калдырырга

You may use these HTML tags and attributes: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>