Һиндстанда Фирүзә Зиннәтуллинаның “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтелә

Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтеләчәк. Аның режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллина.

Әлеге кыска метражлы нәфис фильм 9-14 февраль көннәрендә Бхубанешвар шәһәрендә уза торган Golden Triangle International Film Festivalнең (“Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестивале) төп программасына кергән.

Узган ел әлеге фильмны Ереван, Кырым һәм Мәскәү кино сөючеләре караган иде. “Гыйшык алмасы” – Фирүзә Зиннәтуллинаның беренче режиссерлык һәм Казан журналисты Наталья Топалның беренче продюссерлык тәҗрибәсе булды.

Гыйшык алмасы

Чыганак: Татарстан Мәдәният министрлыгы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 09.02.2018