Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа

АФИША - ОКТЯБРЬ

 

Иҗаты белән ул Тукай нәселеннән

Ренат Аюпов – танылган шәхес.  Ул – Казанның Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Россия Федерациясенең Театр сәнгате әһелләре берлеге әгъзасы, Русиянең “Танылу” дип аталган иҗтимагый бүләге лауреаты, Халыкара театр бүләкләре лауреаты, режиссерлар Дамир Сираҗиев һәм Сабир Өметбаев исемендәге бүләкләр лауреаты, Казан дәүләт сәнгать институты доценты һәм Казан театр көллияте укытучысы. Болар барысы да бер кешегә хезмәтенә күрә күрсәтелгән хөрмәт!
Казанның Г. Кариев исемендәге яшьләр театры баш режиссеры Ренат Аюповның эшләгән эшләрен мин зур кызыксыну һәм горурлану хисләре белән күзәтеп барам. Аннан соң ул үзе дә оныттырмый. Әле бер спектакль, әле икенчесе, әле халыкара  фестивальләрдә беренче урыннар алуы, кино төшерүләре дә, зур програмнарны сәхнәгә куюлары да – барысы да тамашачыларның да, тәнкыйтьчеләрнең дә күз алдында. Ни өчен мин аның эшләренә кызыксынып та, горурланып та, сокланып та карыйм? Чөнки ул – минем  укучым. Заманында әле ул Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр институтында укыган вакытта ук миңа аның башлангыч  сәхнә эшләрен күрергә туры килде. Ул вакытта мин Казаннан килгән татар студиясендә татар теле укыткан идем.  Студент чагында  ук Ренат бик җитди, үз эшенә мөкиббән китеп эшләүче, яңалыклар уйлап табучы шәкерт буларак күңелгә кереп калды.  Ул икенче югары уку йорты – Мәскәүнең Щукин исемендәге театр институтында режиссерлыкка укыган вакытында да аның куйган спектакльләрен  мәскәүлеләр  яратып карадылар. Шуннан бирле Ренат Аюпов исеме мәскәүлеләрнең күңелләренә кереп калды. Әле Чаллы театрында баш режиссер булып эшләгәндә үк Ренат Аюпов, Мәскәүгә минем пьеса буенча куйган “Үп мине, Зәйтүнә” спектакле белән килеп, аны Пушкин театрында күрсәтте. Анда да халык яшь режиссерны алкышлар белән каршы алган иде.
Мәскәүдә укып кайтканнан соң Ренат Аюпов үзенең хезмәтен Галиәскәр Камал исемендәге театрда башлады. Инде режиссер дипломы да алгач,  1996  елдан Яр Чаллы театрында баш режиссер булып эшли башлады. Һәм берничә ел эчендә ул театрны югары күтәрде, Мәскәүгә дә гастрольләр оештырды.
Үзенең иҗат гомере буенча  хаклы рәвештә язмышы сайлаган эшен Ренат Аюпов театр сәнгате чаралары белән  яшь буынны тәрбияләүгә багышлап алып бара.
Ренат Аюпов – 2002 елдан Татарстанның яшь тамашачылар театры баш режиссеры. Анда эшли башлагач Ренат үзенең яңа эшләрен мәскәүлеләргә күрсәтә торды. Аның исеме Мәскәү тамашачысына таныш иде инде.  Мәскәүлеләр аның “Йосыф Зөләйхә” спектаклен бик яратып карадылар. Ул спектакль сәхнәгә үзенчәлекле куелышы, артистларның искиткеч уеннары, яшь режиссерның  татар сәхнәсенә ниндидер яңа чалымнар, яңа фикер алып килүе белән онытылмаслык бер тамаша буларак истә калды.
Ренат Аюпов сәхнәләштергән әсәрләрендә һәрвакыт яңалык, аерым бер үзенчәлек  бар. Ул куйган бар сәхнә әсәрләрен дә санап китмичә, бары тик аның Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнгән, бөек Тукайның тормыш юлын яктырткан,  аның бердәнбер мәхәббәтен аңлаткан, Тукайны бүген дә безнең арада итеп күрсәткән әсәрләрне атау да җитә.  Ренат – халыкның күңел үзенчәлеген яхшы аңлаган, халыкның традицияләрен нигездә белгән сәнгать иясе.  Ул Габдулла Тукайның 120 еллыгына “Печән базары” әсәрен сәхнәләштергән иде. Ул тамашаны да мәскәүлеләргә күрү бәхете тәтеде. Аннан соң Тукайның мәхәббәтен ачып бирергә омтылган “Зәйтүнәкәй” әсәрен сәхнәләштерде. Ә инде соңыннан тамашачылар аның “Әйт әле, күбәләк” әсәрен дә күрделәр.  Габдулла Тукай белән бәйләнгән шушы өч әсәр (мин аны трилогия дип атар идем) режиссер Ренат Аюповның халкыбызның шушы олы шәхесенә булган мөнәсәбәтен йөрәктән ачып бирә һәм тамашачыларга җиткерә. Ренат Аюпов сәхнәләштергән “Печән базары”  спектакле  Кыргызстанның башкаласы Бишкекта узган “Арт – Ордо” театр фестивалендә “Их яхшы спектакль” дигән исемгә лаек булган.
Драматурглар, язучылар белән тыгыз иҗади элемтә тота белгән Ренат Аюпов үз театры өчен кабатланмас, кызыклы, милләт күңеленә хуш килгән,  олы сәнгатьтә дә югары бәяләнгән завыклы әсәрләр сәхнәләштерә.
Шуның өчен ул җитәкләгән театрда уңыш та, тамашачыларның мәхәббәте дә, төрле бүләкләр, хәтта халыкара бүләкләр дә бар. Ләкин иң мөһиме: алар татар теле, татар мәдәнияте, татар театры мохитендә яшь тамашачыларны, халкыбызны тәрбияли. Шул ук вакытта Ренат Аюпов – театр традицияләрен дәвам итеп, татар театрының яңа мөмкинлекләрен ачарга омтылган иҗади шәхесе.
Өстәп шуны гына әйтәсе килә: Габдулла Тукай бүләгенә нәмзәт булган Ренат Аюпов  – үзенең сәләте, үзенең хезмәте белән ул бүләкне алырга лаеклы сәнгать әһеле. Мәскәү тамашачылары исеменнән Ренат Аюповка уңышлар һәм бу бәйгедә җиңеп чыгуын телибез!
Нәзифә Кәримова, язучы, җурналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 23.03.2016