Җаббарова Эльвира Равил кызын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 12 июнь көнне, Габдулла Кариев театрының режиссер ярдәмчесе Җаббарова Эльвира Равил кызының туган көне!

Аны ихластан туган көне белән тәбрик итәбез. Эшендә иҗади уңышлар, тормышында шатлык-куанычлар, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калабыз!

Кайтмый кире инде үткән еллар
Алга бара тормыш ашкынып.
Йомычкадай хис итәргә кала
Аккан чакта вакыт ташкыны.

Ташкыннарда бул син зур ак кораб,
Җилкәннәрең җилдә ныгысын.
Давылларда сынма, сыгылма син,
Юлда яхшы дуслар юлыксын!

Сау-сәламәт булып, күңелеңдә
Бәхет илә типсен йөрәгең!
Сиңа бары уңыш юлдаш булсын,
Алда әле синең үрләрең!

Чын күңелдән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 12.06.2017