КАМАЛИЕВ ИЛФАТ ДАМИР улы

Татарстанның атказанган артисты (2008).

Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа.

1990 нчы елда Казан театр училищесына укырга керә.

1991-1993 елларда Армия сафларында хезмәт итә. 1994 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына урнаша һәм Казан театр училищесында укуын дәвам итә.

Училищены 1996 елда тәмамлагач Яр Чаллы театрына эшкә китә. Шунда эшләгәндә 2001 елда читтән торып Мәскәүдәге Щукин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый.

2002 елда кабат Кариев театрында эшли башлый.

Рольләре:

  • Сәфәр – “Хыялдагы дөнья” (Ф. Галиев),
  • Фердинанд – “Мәкер һәм мәхәббәт” (А.Шиллер, Г. Шамуков тәрҗ.),
  • Галимҗан, Галимҗанның дусты, Кәрим бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт, Җ.Фәйзи муз.),
  • Шайтан – “Үп мине, Зәйтүнә!” (Н. Кәримова),
  • Сорытүш – “32-нче март” (Р. Садриев, М. Сафин),
  • Шүрәле – “Тапкыр егет” (Д. Аппакова),
  • Албасты – “Сак-Сок” (Р. Батулла),
  • Король – “Кар иле патшабикәсе” (Е. Шварц, Ф. Галиев тәрҗ.),
  • Газинур Гафиятуллин – “Сержант” (И. Сираҗи),
  • Ак Тукай – “Печән базары” (Р. Әюпов),
  • Корнуол – “Король Лир” (В. Шекспир, Н. Исәнбәт тәрҗ.,),
  • Раул — Йосыфның олы абыйсы – “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали, Н. Гайнетдин инс.),
  • Булат – “Амазонка һәм Айдар” (И.Зәйни),
  • Карт бүре – “Алмачуар” (Ф.Галиев),
  • Абдуллин, филармония директоры – “Умырзая” (Р.Харис),
  • Исмәгыйль – Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т.Миңнуллин),
  • Шүрлебәк – “Гүзәл Аппаксылу” (Р.Сәгъди),
  • Кети-мети – “Урман-клаб” (И.Зәйниев),
  • Баязит – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев),
  • Керпе әтисе – “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан),
  • Барабанчы – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт),
  • Хәмит – “Нигез ташлары (Т.Миңнуллин),
  • Тимерташ – «Ничек миллионер булырга?» (М.Гыйләҗев),
  • Баяндур – «Айрыз батыр» (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла),
  • Әбүбәкер – «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла),
  • Ислам – «Артист» (Р.Зәйдулла),
  • Генерал Исмәгыйлов – «Гашыйклар утравы» (Р.Сәгъди).

Сәхнәләштергән әсәрләре:

  • Super светофор» (Аманулла).

Кинолары:

  • «Тутык кыңгырау» (Ф.Галиев пьесасы буенча),
  • «Корыч».

Кинода уйнаган рольләре:

  • Сәлах — «Ак чәчәкләр» (Г.Әпсәләмов).
Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 15.03.2012