Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариев исемендәге театр артистлары Башкортстанга гастрольләргә җыена

Башкортстан татарлар җәмгыяте чакыруы буенча Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары ут күршеләребезгә юл тотачак.

11-14 ноябрь көннәрендә күрше республика тамашачыларына Р. Шәриф әсәре буенча “Бер мәхәббәт тарихы” (“Көзебезнең язы”) спектакле күрсәтеләчәк.

Гастрольләр Илеш районының Исәмәт һәм Этәй авылларында, Дүртөйле районының Түбән Аташ һәм Өчбүлә авылларында узачак. Дөртөйле шәһәрендә әлеге әсәр 12 ноябрьда куелачак.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 08.11.2017