Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариев театры 29 нчы сезонын “Артист” премьерасы белән япты

http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/05/27/121414/                            

Версия для печати

27 май 2016,22:05

Әсәр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап иҗат ителгән

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Артист” моңсу комедиясе премьерасы белән үзенең 29 нчы театраль сезонын япты.

Ркаил Зәйдулла пьесаны актер, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның бердәнбер әсәренә нигезләп язган. Спектакльнең режиссеры − Россиянең атказанган артисты, Татарстанныж атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, рәссамы − РФның һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композиторы − Алмаз Әсхәдуллин, балетмейстеры − Флера Янышева.

Төп рольләрне театрның әйдәп баручы артистларының берсе Илнар Низамиев, яшь артистлар Алсинә Закирова, Илназ Хәбибуллин, Айдар Вәлиев башкара, гомумән, “Артист” спектаклендә Г.Кариев театрының труппасы тулаем катнаша.

Борынгы рухтагы сәхнә, Иске Казанны хәтерләткән декорацияләр, әлеге заман музыкасы тамашачыны спектакльнең башында ук Габдулла Кариев чорына алып кереп китә. Спектакльдә кеше мөнәсәбәтләре, коллективтагы мөнәсәбәт, акчаның тәэсире, хыянәт һәм, әлбәттә, ярату, хөрмәт, кешенең максатка ирешү сәләте, тормыш сынауларына бирешмәү, ә иң мөһиме, бар кешене дә үзенеке итә алган мәхәббәт хисе чагылыш тапкан.

…Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская таланлы яшь артистлар белән труппадан китә. Спектакльдә Волжскаяны тәнкыйтьләүчеләр дә, аны яклаучылар да табылгандыр. Ул иреккә, үз труппасын булдырырга омтыла, шуңа Кариев белән уйнаудан баш тарта. Кемдер моны хыянәт дип атаса, икенче берәүләр, мөгаен, актрисаны хуплагандыр. Чөнки һәр кешенең үсәргә, үз-үзен камилләштерергә хакы бар. “Дөньяда үз теләгем, үз идеям өчен мин һәлак булырга да әзермен!” – ди Гыйззәтуллина. Әгәр дә ул шулай эшләмәгән булса, татар театры башлангычында йолдыз булып балкыган “Нур” театры барлыкка килер идеме? “Татар дөньясы бик киң ул. Киләчәктә опера, балет театрлары да барлыкка килер”, – дип рух күтәренкеле белән әйтә Гыйззәтуллина-Волжская. Әсәрдә дин дә чагылыш тапкан. Төп герой — Габдулла чын күңелдән Аллага ышана. Бу газаплар һәм сынаулар гөнаһ кылудан, сәхнәдә кешене гәүдәләндерүдән килеп туган кыенлыклар дип саный. Әмма, шул вакытта, ул “Миңа бер авыл гына аз, минем бөтен татар дөньясын уятасым килә”, – дип үз-үзенә каршы килә төсле.

Спектакль артист хакында яки татар театрының башлангыч чоры хакында гына түгел, ул — кеше язмышы, тормыштагы җиңелүләр һәм җиңүләр хакында да.

Тамашачы “Артист” премьерасын җылы кабул итте, соңыннан аягөсте алкышлап, чәчәк бәйләмнәрен рәхмәт сүзләренә төреп, артистларга, әсәрне әзерләп сәхнәгә чыгаручыларга тапшырды.

Сезонны ябу тантанасында, ТРның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова актрисаны юбилее белән министрлык һәм шәхсән үзе исеменнән котлап, җылы сүзләр җиткерде һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. “Яшәсен театр, яшәсен матур тормыш!” – дип тәмамлады ул чыгышын.

Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, “Артист” спектакле премьерасы була

Версия для печати

26 май 2016,14:31

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры “Артист” белән XХIX театраль сезонын яба

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Бу атна җомга көнне, ягъни 27 май сәгать кичке 7 нче яртыда Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 57 йорт) “Артист” спектакле премьерасы була. Шушы ук көнне Г.Кариев театры шушы премьерасы белән үзенең 29 нчы театраль сезонын яба. Сезон ябылу тантанасында, ТРның атказанган артисты Рәмзия Зирәк кызы Закирҗанованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырыла.

Аерым алганда, “Артист” спектакленә пьесаны, актер, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның бердәнбер әсәренә нигезләнеп, татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, М.Җәлил премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тарафыннан язылган. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, рәссамы – РФның һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композиторы – Алмаз Әсхәдуллин, балетмейстеры – Флера Янышева.

Төп рольләрдә: Габдулла Кариев – ТРның атказанган артисты Илнар Низамиев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь һәм өметле артистка – Алсинә Закирова. Кәрим Тинчурин – Илназ Хәбибуллин, Сакмарский – Айдар Вәлиев. “Артист” спектаклендә Г.Кариев театрының труппасы тулаем катнаша.

… Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь таланлы артистлар белән труппадан китә. Труппа таркала! Кая барырга? Кариев белән Сакмарскийга бу хәлдә нишләргә?.. “Артист” премьерасына килүчеләр шуны да, моннан бер гасырдан артык вакыт элек татар профессиональ театры сулышын белеп-тоеп кайтачак.

Искәртеп үтәбез: “Артист”тан өзек Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап, аның туган авылында үткәрелгән әдәбият һәм сәнгать бәйрәмендә тәкъдим ителгән иде.

 

 

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 31.05.2016