Кариев театры Базарлы Матакта музыкаль мистерия тәкъдим итә

8 февральдә Кариев театры Базарлы Матакка иҗади сәфәргә бара. Балаларга Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әйт әле, Күбәләк” музыкаль мистериясе тәкъдим ителәчәк. Биредә персонажлар үз хис-кичерешләрен музыка, пластика һәм мимика аша җиткерә.

Музыкаль мистериянең композиторы М.Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова.

Тамашаның пластика режиссеры: Атказанган сәнгать эшлеклесе — Рөстәм Фәткуллин.

Баш режиссер: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — Ринат Әюпов.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 07.02.2018