Кариев театры быел да юл кагыйдәләрен өйрәтә

Кариев театры ТР ЮХИДИ идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Юл инспекторлары белән беррәттән артислар да балаларның көнкүреше исән-имин узсын өчен тырыша. Машина ташкыны белән тулы ыгы-зыгылы юлларда югалып калмас өчен, юл кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен белергә кирәк. Нәкъ шуңа өйрәтә торган ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган «Светофорда кунакта» спектакле 1 ел эчендә Татарстанның төрле районнарында күрсәтелде. 2017 елда театр җәйге лагерьларда, балалар бакчаларында еш чыгыш ясады.

Уен формасында уза торган әлеге тамаша, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатында, балалар өчен уеннар, әңгәмә белән үрелеп барды. ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты.

2017 елда Кариев театры, Әтнә, Саба, Биектау, Алексеевск, Аксубай, Арча, Яңа чишмә, Буа районнарында булып, күпсанлы мәдәният йортында чыгыш ясады.

Театрыбыз «Гаилә бәйрәме» дип исемләнгән хәйрия чарасын да, «Игътибар – балалар!» акциясен дә читләтеп узмады.

Кариев театры «Чәчәкләр фестивале» кысаларында да бу спектакльне тамашачыларга күрсәтте.

Инде 2018 ел башында гына да театрыбыз Саба районында гастрольләрдә 8 мәдәният йортында балаларга тамаша күрсәтте. Якын тирәдә труппа Актаныш районына иҗади сәфәргә чыга. Быел да Кариев театры Татарстан районнарына “Светофорда кунакта” спектакле белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау эшен дәвам итәчәк.

Без бөтен Татарстанга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәчәкбез!

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 31.01.2018