Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариев театры Чувашиядә “Әкияти палитра” фестивалендә чыгыш ясады

20 ноябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, узган елгы җиңүчеләр буларак, Чабаксарда II Регионара милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары “Әкияти палитра” фестивален ачып җибәрде. Тамашачылар хөкеменә кариевлылар Т. Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” музыкаль мистериясен тәкьдим иттеләр.

Бу спектакль — Апушның, ятим калганнан соң, туганнары Казанга алып китәр алдыннан булган бер көн һәм бер төн турында. Шул вакытта ул үзе уйлап чыгарган персонажлар белән очраша – Шүрәле, су анасы, кәҗә белән сарык…

Тамашачы спектакльне җылы, яратып кабул итте. Жюри әгъзасы, Россиянең атказанган артисты, Чуваш Республикасы халык артисты Василий Павлов та спектакль белән соклануын белдерде.

«Мин Апуш белән бергә балачакка, авылыма кайттым. Аның кебек үк авыл белән авыр хушлаштым. Бу спектакльдә мин үземне Апуш итеп хис иттем”, — диде Василий Павлов.

Фестиваль 24 ноябрьга кадәр барачак. Анда, шулай ук, Якутия, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия һәм Пермь өлкәсенең яшь тамашачы театрлары катнаша.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 22.11.2017