Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариев театры “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясендә катнашты (фоторепортаж)

Татарстанда “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” хәйрия акциясе бара. Әлеге акция уңаеннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы Саба районы Явлаштау авылы Мәдәният йортында бәйрәм оештырды. Кариевлылар Мишәбаш һәм Явлаштау авылының белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы сабыйларына балачак тәмен тоеп, иркенләп белем алуда үз өлешен кертте.

Бәйрәм чарасында Саба муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Шәрәфиев, “Татмедиа” ААҖнең “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбәрәкова, Явлаштау урта мәктәбе директоры  Зөлфәт Фоат улы Гибадуллин, мәгариф өлкәсе ветераннары һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Театр директоры Мансур Зиннур улы Ярмиев беренче сыйныфка укырга керүче балаларга канцелярия товарлары тутырылган сумкалар, яктылык кайтаргыч беләзекләр тапшырды, ә авыл Мәдәният йортының, Явлаштау, Мишәбаш мәктәпләренең китапханә фондларына китаплар бүләк итте. Шулай ук Әлфия Мөбәрәкова да үз исеменнән балаларга истәлекле бүләкләр өләште.

Алар балаларны мавыктыргыч hәм кызыклы белем илендә югалып калмаска, яңадан-яңа үрләр яуларга чакырды. Акция кысаларында, кариевлылар авыл халкына Туфан Миңнулинның “Супер кияү” комедиясен күрсәтте.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 22.08.2017