Кариев театры Татарстан районнарында «Гашыйклар утравы» спектаклен күрсәтәчәк

15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр Кариев театры артистлары Татарстан районнарына гастрольләргә бара.

Тамашачыларга Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» романтик музыкаль комедиясе тәкъдим ителә.

Билет бәясе — 200 сум, укучыларга — 100 сум.

  • 15 февраль — Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылы мәдәният йорты,
  • 16 февраль — Минзәлә районы Тупач авылы мәдәният йорты,
  • 17 февраль — Актаныш районы Киров авылы мәдәният йорты,
  • 18 февраль — Актаныш районы Чишмә авылы мәдәният йорты,
  • 19 февраль – Актаныш районы мәдәният йорты (19.00 сәгатьтә башлана),
  • 20 февраль — Азнакай районы Урманай авылы мәдәният йорт.

Башлана 18:30 сәгатьтә. (10+)

Спектакль рус теленә тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

Телефон: 8(937)5705628, 8(965)5820436

Спектакльләребезгә рәхим итегез!

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 05.02.2018