Кариев театры юбилей сезонын ача

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа 30 нчы юбилей сезонын 12 нче октябрьдә ачарга җыена. Яңа театр сезоны Ркаил Зәйдулланың “Артист” пьесасы буенча куелган спектакль белән “Әкият” балалар үзәге сәхнәсендә ачыла.

Сезон ачылу тантанасына театр ветераннары һәм театр хезмәткәрләренең 1 нче сыйныфка кергән ул-кызларының беренче укытучылар чакырулы, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Мәгълүмат өчен. Кариев театры спектакльләрен вакытлыча “Әкият” балалар үзәге сәхнәсендә куя. Театрның кайчан яңа бинага күченәчәге әлегә төгәл билгеле түгел.

Чыганак: Татар-Информ

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 09.10.2017