Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариев театрында “Кар патшабикәсе бал”ы башланды

20 декабрь 2016, 20:24 , Фото: Салават Камалетдинов

Яшь тамашачы театры Яңа ел алдыннан 10 000 балага бәйрәм ясаячак.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры бүген Яңа ел тамашаларын башлап җибәрде. Артистлар ике төркемгә бүленеп, бер төркем стационарда “Кар патшабикәсе өчен бал” спектаклен уйнаса, икенче төркем Шамил Фәрхетдиновның “Кышкы әкият”е белән республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында йөри.

“Без декабрь аенда ун меңләп балага хезмәт күрсәтергә җыенабыз. Спектакльләребез бүген башланып китте, 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җәмгысе 54 спектакль уйналачак. Шуның егерме дүрте – “Әкият” балалар үзәгенең тамаша залында, калганнары Казанда һәм районнарда.  Зал, балкондагы урыннарны да кертеп, 600дән артык баланы сыйдыра алса да, фойе кечкенә булгач, 200ләп баланы гына чакыра алабыз. Балалар сыйныфлары белән килсә, автобусларга заказ бирү мөмкинлеге бар. Алар кыйммәт түгел”, – ди театр директоры Мансур Ярмиев.

Шунысы үзенчәлекле – көнгә ике спектакль куелып, аның берсе татар телендә барса, икенчесе – русча. Спектакль залда башланып китеп, ул 40 минут дәвам иткәч, артистлар тамашачыны фойега чакыра. “Спектакльдә сүз бик аз, ул хореографиягә нигезләнгән. Нурбәк Батуллин хореографиясе, – дип дәвам итә сүзен директор. – Без складларда булган киемнәребез белән генә куйдык. Декорациягә агачларны Саба районыннан алып килдем”.

Яңа ел музыкаль әкиятенең төп тамашачысы – кече һәм урта яшьләрдәге мәктәп укучылары иде. Алар башта сәхнәдәге артистларга кушылып, тамаша залында урындыкларында гына “биеп” утырса, фойега чыккач әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты.

Тамашага бүген Г.Кариев исемендәге театрның олпат артисты, театрның легендасы Нуриәхмәт Сафин да килгән иде. “Миңа да Кыш бабай булып керергә туры килер, диделәр. Шуңа карап-өйрәнеп торам әле”, – диде быел 70 яшьлек юбилеен уздырган актер.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 22.12.2016