Кариев театрында туган көннәр!!!

Бүген, 13 нче декабрь көнне, Габдулла Кариев театрының яшь, талантлы, чибәр ике артист кызның — Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы һәм Фәйзрахманова Алия Госман кызының туган көннәре! Ә 10 нчы декабрь көнне шундый ук яшь һәм талантлы артист кызыбыз Закирова Алсинә Фиршат кызы үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте!

Барлык артист кызларыбызны туган көннәре белән котлыйбыз! Иҗади уңышлар, ак бәхетләр, шатлык-куаныч, ныклы сәламәтлек теләп калабыз!

Сез — безнең гүзәл чәчкәләр,
Йолдыздай артист кызлар!
Сез сәхнәгә чыгып баскач,
Сүрелеп кала йолдызлар.

Тамашачы шатлыгы сез,
Якты юл күрсәтүче.
Кешеләргә зур сәхнәдән
Гыйбрәт сүзләр әйтүче.

Сезне тыңлап рухланалар,
Сезне күреп балкыйлар.
Сезне аннан күңелләрдә
Сагынып, сөеп саклыйлар!

Сәхнәбездә балкыгыз сез —
Сезгә бәхет телибез!
Шатлыклардан, уңышлардан
Балкып торсын йөзегез!!!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 13.12.2017