Кариев театрының спектаклен Чибәркүлдә Сергей Шойгу караган

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры быел “Татар театры – солдатларга” проекты кысаларында 30 меңгә якын солдатка татар спектакле күрсәткән. Баштарак театр солдатларга үз реперуарындагы иң яхшы спектакльләрне, нигездә Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары”н күрсәтсә, быел әлеге проект өчен драматург Рәдиф Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” спектакле махсус куелды.

“Солдатларга “Гашыйклар утравы” бик ошый – залда биеп утыралар”, – ди театр директоры Мансур Ярмиев. Ул бу спектакльнең уңыш белән баруында театрның яңа хореографы Нурбәк Батуллинның да уңышын билгеләп үтте.

Мансур Ярмиев

Театрның бу спектакленә хәтта Россия саклану министры Сергей Шойгу да күз салып: “Татарлар булдыра!” дигән. “Без Чибәркүлдә хәрби частьтә спектакль күрсәткәндә, Шойгу килгән вакыт иде. Бу спектакль тарихка кереп калды”, – дип сөйли Мансур Зиннур улы.

Театр әлеге проект белән Кырымга җыена, июнь аеннан башлап артистларны Екатеринбургта, Адлерда, Краснодарда, Томскидагы хәрби частьләрдә көтәләр.

Татар-Информ

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 25.05.2017