Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариев театрының яшь һәм талантлы артисты Илназ Хәбибуллинны туган көне белән котлыйбыз!

3 нче август көнне Габдулла Кариев театрының яшь һәм талантлы артисты Илназ Хәбибуллин үзенең туган көнен билгеләп үтте! Театр коллективы исеменнән без чын күңелдән Илназ Зирәк улын туган көне белән котлыйбыз, аңа тормышында һәм эшендә уңышлар телибез!

ХӘБИБУЛЛИН ИЛЬНАЗ ЗИРӘК улы

Яшьлек – иң гүзәл вакыт,
Яшьлек – алынмый сатып.
Яшьлекнең кадерен белеп
Яшәргә кирәк балкып!

Яшәргә кирәк дөрләп,
Матур көй генә көйләп.
Синең турыда йөрсеннәр
Яхшыны гына сөйләп.

Уңышлар юлдаш булып,
Янда якыннар булсын.
Гаиләңдә ак бәхеттән
Чәчәкләр үсеп торсын.

Сәламәт бул, диябез.
Бәхетеңә сөенәбез!
Тамашачы сине сөя –
Күрәбез һәм беләбез!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 04.08.2017