Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариевлылар “Чулпан” балалар бакчасында чыгыш ясадылар

Билгеле булганча, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры даими рәвештә күчмә спектакльләр белән төрле учрежденияләргә чыгалар. Мәсәлән, кичә, 1 ноябрь көнне, алар Казанның татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге “Чулпан” балалар бакчасында чыгыш ясадылар. Нәни тамашачыларга Х. Ибраhим әсәре буенча “Ак барс маҗаралары” спектакле күрсәттелде. Бу әкият барс һәм куркак куян турында. Куянның көчен күргәч, барс аны бокс тренировкасына алып бара. Күп тә үтми, куян – чемпион була.

Балалар әкияттә үзләре дә катнаштылар. Алар аю, көнгерә белән бокста көч сынадылар.

“Миңа спектакль бик ошады. Мин “куян, куян, куян” дип кул чаптым. Бокста көнгерәне җиңдем, арыслан белән дә көч сынасым килгән иде”, – диде 3 яшьлек Рамир.

“Спектакльне балалар бик яратып карадалар. Үзләренең шунда чыгып бокс уйнаулары алар өчен өйдә сөйләрлек бер әкият булды. Иртәгә дә килегез дип, чакырып калдылар. Артистлар бик матур уйнадылар, барысыда үз ролләренә керделәр. Куянның чемпион булгач балалар бик сөенделәр, кул чаптылар. Алар өчен сез чын бәйрәм ясадыгыз, рәхмәт”, – диде татар теле укытучысы Наилә Вәлиева.

“Чулпан” балалар бакчасында театр инде 3 тапкыр чыгыш ясады.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 02.11.2017