Кариевлылар “Килмешәк” спектаклен балалар бакчасында күрсәтте

Бүген, 1 февраль көнне, Кариев театры Казан балалар бакчасында “Килмешәк” спектаклен күрсәтте.

Х.Ибраһим әкияте буенча куелган “Килмешәк” әсәре балаларга зур тәрбия бирә торган әсәрләрнең берсе. Ул балаларны олыларны тыңларга, тормышта очрый торган куркыныч хәлләрдән сакланырга, дус була белергә өйрәтә.

Кызыклы образлар белән бергә балалар да рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 01.02.2018