Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Кариевлылар Себер якларыннан гастрольләрдән әйләнеп кайтты

Габдулла Кариев исемендәге Татар Дәүләт яшь тамашачы театрының бер труппасы Себер якларыннан гастрольләрдән әйләнеп кайтты. Артистлар Новосибирск, Томск, Омск өлкәләре, Барнаул крае торак пунктларында “Гашыйклар утравы” (Р. Сәгъди) спектакелен һәм кечкенә тамашачыларга “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан) әкиятен күрсәттеләр.

Гастрольләр 15-26 ноябрь көннәрендә узды. 12 көн эчендә кариевлылар 20 спектакль күрсәтте. Шулай ук, алар “Театр – Ватанны саклаучыларга” проект кысаларында хәрби частьләрдә дә чыгыш ясадылар. Билгеле булганча, бу проект театр тарафыннан 2014 елда тормышка ашырылып, ул Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан да киң яклау тапкан иде.

Театрның тагын бер труппасы күптән түгел Башкортстан якларын урап кайтты.

Габдулла Кариев театрының матбугат хезмәте

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 30.11.2017