Май афишасы

Афиша - май
Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа
 

Кариевлылар Театраль Сабантуйда сынатмады!

Инде менә 10 ел дәвамында Татарстан Республикасы театрлары арасында үткәрелеп килә торган Сабантуйда безнең артистларыбыз да катнашып, призлы урыннарга ия булды.

Артист егетебез Илдар Әхмәдуллин милли көрәштә катнашып, үз авырлыгындагылар арасында 1 урынны яулады.

Чүлмәк ватуда исә костюмнар тегү бүлеге мөдире Әлфия Никитинага тиңнәр табылмады. Шулай ук артисткабыз Халидә Сөнгатуллина да чүлмәкне бик тиз ватты.

Безнең артист кызларыбыз шгулай ук башка ярышларда да катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар. Алия Кәлимуллина авыш колгага менеп I урынны алса, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерүдә III нче урынга лаек булды. Шушы ук ярышта яшь артистыбыз Низамиев Динар исә II урынны алды. Авыш колгага менүдә Низамиев Искәндәр  шулай ук бүләккә лаек булды.

Ләйсән Мәхмутова армреслинг ярышында II урынга һәм егетләр-кызлар катнашында – Закирова Люция (театрыбызның баш хисапчысы), Низамиев Искәндәр һәм Хафизов Руслан белән бергәләп эстафета йөгерешендә II урынга лаек булды.

Шагимарданов Илдар таяк тартышуда I урынга лаек булды.

Капчык киеп йөгерүдә дә безнең кызларыбыз иң җитезләре булды. Хисапчы кызыбыз  Каримова Сабина II урынны алды.

Барлык призлы урынны алган хезмәттәшләребезне котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.

Театрның матбугат хезмәте

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 28.06.2017