Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Коллектив

 
 
 
ЯРМИЕВ МАНСУР ЗИННУР УЛЫ
Директор. 1964 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Саба районының Явлаштау авылында туа. 1991 елда музыка укытучысы белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Социология фәннәре кандидаты.  
 
ӘЮПОВ РЕНАТ МИРЗАХӘСӘН улы
Театрның баш режиссеры. Россия иҗтимагый "Танылу" премиясе лауреаты, "Арт-Ордо" (Азия) халыкара театр фестиваленең Гран-при иясе, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өлкән укытучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган артисты (2014 ел), Дамир Сираҗиев исемендәге  премия лауреаты (2015 ел).
 
АХМЕТОВ АРТУР ИНДУС улы
Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары. 1984 елның 13 мартында Яр Чаллы шәһәрендә туа. 2006 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлый. 2013 елдан Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары. Тел. : 237-55-03  
 
БОГОВАРОВА НАТАЛИЯ АЛЕКСАНДРОВНА
Сәхнәләштерү бүлеге мөдире. 1956 елның 1 маенда Казан шәһәрендә туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 2004 һәм 2009 елларда  Россия Федерациясе Һөнәр ияләренең профессиональ өстәмә белеме институтында һәм Казанның Икътисад һәм хокук институты каршындагы Бизнес-белем Институтында профессиональ белем күтәрү курсларын тәмамлый. Г. Кариев театрында ул 2002 елның 16 маенда эшли башлый.
 
ГАРАЕВА ӘДИЛӘ АЛЬФРЕД кызы
Театрның баш администраторы. 1991 елның 7 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. 2015 елда Габдулла Кариев театрында эшли башлый.
 
ГАРИПОВ РАНИЛ ВАЗИХ улы
Администратор  Тел. : 237-55-03 1983 елның 11 октябрендә Арча районының Яңа Кырлай авылында туа. 2006 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Шул ук елның 30 октябрендә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына эшкә алына.
 
МИНҺАҖЕВА АЛЬВИНА ЯППАР кызы
Кадрлар бүлеге мөдире 1954 елның 13 апрелендә Мари-Эль республикасының Бәрәңге районында туа. 1984 елда Казан авиация институтын тәмамлый. 1993 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшли.
 
КАРПУХИНА ЭЛЬВИРА ФАРРУХ кызы
Труппа мөдире 1980 елның 25 февралендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында туа. 1994-1997 елларда Казан театр училищесы студенты. 1998 елда Казанның 20 нче һөнәр училищесын, 2016 елда Казан (Идел буе) Федераль университетының филология факультетын читтән торып тәмамлый.
 
УРАЗОВА ХАЛИСӘ МИННЕШӘЕХ КЫЗЫ
Әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе  1962 елның 26 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Сатыш авылында туа. 1996-2005 елларда – “Татар-информ” мәгълүматлык агентлыгында компьютерда җыю операторы. 2005-2013 елларда – ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында өлкән лаборант-тикшеренүче.