Коллектив

 
 
 
АБИТОВА (ИЛАЛИЕВА) ГӨЛНАРА ӘЮП кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2009 ел). Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1970 елның 19 апрелендә Казан шәһәрендә туа. 1989 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Г. Кариев исем. театрда 1992 елның 29 маеннан эшли.
 
БАТУЛЛИН НУРБӘК РОБЕРТ улы
1988 елның 6 мартында Казанда туа. Казан хореография училищесын (2007), Санкт-Петербург шәhәрендәге Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтын (2016) тәмамлый. 2007-2014 елларда Муса Җәлил исемендәге опера балет театрында эшли. Г. Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында 2016 елның 27 июленнән эшли.
 
ГАЙЗУЛЛИНА АЛЬБИНА ШАМИЛ кызы ГАЙЗУЛЛИНА АЛЬБИНА ШАМИЛ кызы
Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1983 елның 1 нче декабрендә Ворошиловград өлкәсе, Лисичанск шәһәрендә туа. 1990 елда Альбиналар гаиләсе Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбъяз авылына күчеп кайта. 2003 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
 
ГАЛИЕВА (НӘФЫЙКОВА) ЛИДИЯ ДИЛФАС кызы ГАЛИЕВА (НӘФЫЙКОВА) ЛИДИЯ ДИЛФАС кызы
Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1978 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Актаныш авылында туа. 1997 елны Казан театр училищесын тәмамлый. Казан (Идел буе) федераль университетында читтән торып белем ала (2013 елдан) Габдулла Кариев исемендәге театрда 1997 елның 14 февраленнән эшли.
 
ГАЛИМУЛЛИНА (ЯКУПОВА) ГӨЛНАЗ МАРСЕЛЬ кызы ГАЛИМУЛЛИНА (ЯКУПОВА) ГӨЛНАЗ МАРСЕЛЬ кызы
1988 елның 7 июлендә Балтач районының Балтач авылында туа. 2005 елда Казан театр училищесына укырга керә. 2009 елда аны тәмамлап, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрына эшкә урнаша. 2015 елда Казан дәүләт  мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.
 
Гибадуллин Илфат Ирек улы ГИБАДУЛЛИН ИЛФАТ ИРЕК улы
1994 елның 13 ноябрендә Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туа. 2016 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын кызыл дипломга тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2013 елдан студент вакытыннан эшли.
 
ЗАКИРҖАНОВА РӘМЗИЯ ЗИРӘК кызы ЗАКИРҖАНОВА РӘМЗИЯ ЗИРӘК кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2011 ел) Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1961 елның 10 маенда Татарстан Республикасының Азнакай шәһәрендә туа. 1981 елны Казан театр училищесын тәмамлый. 1981-1992 елларда Г. Камал театрында да эшли.
 
ЗАКИРОВА АЛСИНӘ ФИРШАТ кызы ЗАКИРОВА АЛСИНӘ ФИРШАТ кызы
Татарстан Республикасы Апас районы Дәүләки авылында 1992 елның 10 декабрендә туа. 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  университетын тәмамлап 2013 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына эшкә урнаша.
 
ЗӘЙНУЛЛИНА ЛИЛИЯ АЙДАР кызы ЗӘЙНУЛЛИНА ЛИЛИЯ АЙДАР кызы
Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге әгъзасы. 1967 елның 6 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 1992 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын, 2000 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1996 елдан театрда вокал дәресләре остазы булып эшли.
 
ЗИНӘТУЛЛИНА (КАДЕРМӘТОВА) ФИРҮЗӘ ШӘРИБҖАН кызы ЗИНӘТУЛЛИНА (КАДЕРМӘТОВА) ФИРҮЗӘ ШӘРИБҖАН кызы
Татарстанның атказанган артисткасы (2009). 1968 елның 18 мартында Пермь өлкәсе Барда районы Күвья авылында туа. 1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 2013 елдан - Казан (Идел буе) федераль университетында читтән торып белем ала. Г.Кариев театрында 1995 елның 1 апреленнән эшли.
 
ЗИННӘТОВА ДИЛӘРӘ ФӘРГАТЬ кызы ЗИННӘТОВА ДИЛӘРӘ ФӘРГАТЬ кызы
1980 елның 13 декабрендә, Татарстан Республикасының Биектау районы Киндерле подстанциясендә туа. 2003 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Кариев театрында 2003 елдан эшли (режиссер ярдәмчесе, труппа мөдире, артист).
 
КАМАЛИЕВ ИЛФАТ ДАМИР улы КАМАЛИЕВ ИЛФАТ ДАМИР улы
Татарстанның атказанган артисты (2008). Театр әһелләре берлеге әгъзасы. 1973 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Биектау районы Дөбьяз авылында туа. 1990 нчы елда Казан театр училищесына укырга керә. 1991-1993 елларда Армия сафларында хезмәт итә. 1994 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына урнаша һәм Казан театр училищесында укуын дәвам итә.
 
КАМАЛИЕВА (ФАЗЫЛҖАНОВА) ЭНҖЕ ФАРУК кызы КАМАЛИЕВА (ФАЗЫЛҖАНОВА) ЭНҖЕ ФАРУК кызы
Татарстанның атказанган артисты (2009) "Тантана" театр фестивалендә "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә (Т.Миңнуллинның "Нигез ташлары" спектаклендә Гөлҗиһан ролен башкарган өчен) җиңүче (2012 ел). 1975 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Тәберде авылында туа. 1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Казан (Идел буе) федераль университеты студенты (2009 ел.) Кариев театрында 1995 елдан бирле эшли.
 
КӘЛИМУЛЛИН ФӘНИС ХАФИЗУЛЛА улы КӘЛИМУЛЛИН ФӘНИС ХАФИЗУЛЛА улы
1974 елның 21 августында Татарстанның Әлки районы Иске Салман авылында туа. 1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Кариев театрындада 1995 елның 9 августыннан эшли башлый. 2003 елда читтән торып Казан дәүләт университетын (КГУ) тәмамлый. Татарстанның атказанган артисты, театр әһелләре берлеге әгъзасы.
 
КӘЛИМУЛЛИНА (ШИҺАБИЕВА) АЛИЯ ГАБДЕЛФӘТ кызы КӘЛИМУЛЛИНА (ШИҺАБИЕВА) АЛИЯ ГАБДЕЛФӘТ кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012), Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге әгъзасы (2007 елдан). 1976 елның 10 маенда Татарстан Республикасының Кукмара районы Төркәш авылында туа. 1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 2013 елдан - Казан (Идел буе) федераль университеты студенты. Кариев театрында 1995 елның 28 маеннан бирле эшли.
 
МӘХМҮТОВА ЛӘЙСӘН ХАЛИТ кызы МӘХМҮТОВА ЛӘЙСӘН ХАЛИТ кызы
Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1986 елның 5 мартында Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә туа. 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге театрда 2007 елның 2 мартыннан эшли.
 
НӘҖИПОВА (КӘРИМОВА) ГҮЗӘЛИЯ ЗӨФӘР кызы НӘҖИПОВА (КӘРИМОВА) ГҮЗӘЛИЯ ЗӨФӘР кызы
Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1985 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә туа. 2005 елны бишле билгеләренә генә Казан театр училищесын, 2010 елда Казан социаль-юридик институтын тәмамлый. Г. Кариев исем. театрда 2005 елның 8 августыннан эшли.
 
Нәсибуллин Фернат Фәрит улы НӘСИБУЛЛИН ФЕРНАТ ФӘРИТ улы
Нәсибуллин Фернат Фәрит улы, 1976 елның 30 нчы июнендә Яшел Үзән районы Норлат авылында туа. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актерлар әзерләү бүлеген тәмамлый (1993-1998). 1998-2012 елларда К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2013 елның сентябреннән эшли.
 
НИЗАМИЕВ ИЛНАР ҖИҺАНГИР улы НИЗАМИЕВ ИЛНАР ҖИҺАНГИР улы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012), Татарстан Республикасы Театр Әһелләре берлеге әгъзасы. 1975 елның 24 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Мирәтәк авылында туа. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. Г. Кариев исем. театрда 2006 елдан эшли (моңарчы биредә эшләгән вакыты: 20. 08. 2003 - 29. 09. 2004).
 
НИЗАМИЕВА ЛИЛИЯ РАШАТ кызы НИЗАМИЕВА ЛИЛИЯ РАШАТ кызы
Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1973 елның 15 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1997-2001 елларда Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли. Габдулла Кариев исемендәге театрда 2007 елдан эшли (моңарчы биредә 2002-2004 елларда эшләп киткән була).
 
САЛАХОВА ЛИЛИЯ САЛАХОВА ЛИЛИЯ ГӨЛҮС кызы
Салахова Лилия Гөлүс кызы 1990 елның 16 нчы июлендә Әгерҗе районының Иж Буби авылында туган. Казан театр училищесын  2011 елда тәмамлый. Габдулла Кариев театрында 2013 елның 23 нче июненнән режиссер ярдәмчесе булып эшли башлый.
 
САФИН НУРИӘХМӘТ ВӘЛИӘХМӘТ улы САФИН НУРИӘХМӘТ ВӘЛИӘХМӘТ улы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (1986 ел), Татарстан Республикасының халык артисты (1994 ел), Россиянең атказанган артисты (2007 ел), Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының “Таяныч һәм авторитет” номинациясендә җиңүче (2009 ел.). Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. Г. Кариев театрына нигез салучыларның берсе.
 
СӨНГАТУЛЛИНА ХАЛИДӘ МӘГЪФУРЬЯН кызы СӨНГАТУЛЛИНА ХАЛИДӘ МӘГЪФУРЬЯН кызы
1965 елның 2 августында Башкортостанның Илеш районы Этәй авылында туа. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2008 ел). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан  "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" билгесе белән бүләкләнә (2012 ел). Татарстан Республикасы Хөкүмәте ГРАНТының "Таяныч һәм авторитет" номинациясендә җиңүче (2013). Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
 
ФАЗЫЛҖАНОВА (ШӘФИГУЛЛИНА) ГӨЛНАРА ФӘҺИМ кызы ФАЗЫЛҖАНОВА (ШӘФИГУЛЛИНА) ГӨЛНАРА ФӘҺИМ кызы
Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1974 елның 16 мартында Украинаның Донецк шәһәрендә туа. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Габдулла Кариев театрында 1997 елның 8 августыннан эшли башлый.
 
ФӘЙЗРАХМАНОВА (ЛОТФУЛЛИНА) АЛИЯ ГОСМАН кызы ФӘЙЗРАХМАНОВА (ЛОТФУЛЛИНА) АЛИЯ ГОСМАН кызы
1982 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Олы Әтнә авылында туа. 2002 елны Казан театр училищесын, 2007 елны - читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Габдулла Кариев театрында 2002 елның 2 сентябреннән эшли башлый.
 
ФӘЙЗУЛЛИНА (ШӘМСЕТДИНОВА) АЛСУ ФӘНИС кызы ФӘЙЗУЛЛИНА (ШӘМСЕТДИНОВА) АЛСУ ФӘНИС кызы
1987 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәрендә туа. 2008 елны И. Әүхәдиев исем. Казан музыка училищесын тәмамлый. Н. Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлый (2013 ел) Габдулла Кариев исем. театрда 2009 елның 11 ноябреннән эшли. Татарстан Театр әһелләре берлеге әгъзасы. 
 
ХӘБИБУЛЛИН ИЛЬНАЗ ЗИРӘК улы ХӘБИБУЛЛИН ИЛЬНАЗ ЗИРӘК улы
1993 елның 3 августында Татарстан Республикасы Азнакай районы Урманай авылында туа. 2015 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2015 елның августыннан эшли башлый.
 
ХӘБИБУЛЛИНА (ГАЙНИЗАМАНОВА) РУЗАННА НАИЛ кызы ХӘБИБУЛЛИНА (ГАЙНИЗАМАНОВА) РУЗАННА НАИЛ кызы  
1994 елның 27 февралендә Свердловск өлкәсе Әртә районы Әҗегол авылында туа. 2015 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 2015 елның августыннан эшли.
 
ШАКИРОВА (КАШАПОВА) АЛСУ РИНАТ кызы ШАКИРОВА (КАШАПОВА) АЛСУ РИНАТ кызы
1986 елның 23 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. 2007 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Габдулла Кариев театрында 2007 елның 1 августыннан эшли башлый.
 
ЯРУЛЛИНА (МИНҺАҖЕВА) ЭНҖЕ МӨДӘРРИС кызы ЯРУЛЛИНА (МИНҺАҖЕВА) ЭНҖЕ МӨДӘРРИС кызы
Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлеге әгъзасы. 1986 елның 8 февралендә Татарстан Республикасының Арча районы Сикертән авылында туа. 2005 елда бишле билгеләренә генә Казан театр училищесын, 2011 елда Казан социаль-юридик институтын тәмамлый. Габдулла Кариев исемендәге театрда 2005 елның 8 августыннан эшли.