Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Күренекле артисткабыз Гайзуллина Альбина Шамил кызын туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 1 декабрь көнне, Габдулла Кариев театры артисты, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы Гайзуллина Альбина Шамил кызының туган көне!

Театрыбыз коллективы исеменнән чын күңелдән Альбинаны туган көне белән тәбрик итәбез! Иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

Кайсы гына рольдә уйнасаң да,
Биесәң дә, моңлы җырласаң да —
Бар җаныңны биреп уйныйсың:
Чын күңелдән көлә, елыйсың.

Үз юлыңны инде тапкансың,
Атыласы укны аткансың.
Сәхнәләрдә һәрчак балкыйсың —
Тамашачы гыйшкын саклыйсың.

Тамашачы сиңа ышана —
Спектакльдән күңел хушлана.
Артист данын саклый беләсең,
Җан җылысы кешегә бирәсең.

Таңнар арты таңнар атсыннар.
Вакытлар да алга чапсыннар.
Тик син генә яшь бул, мөлаем,
Сиңа карап мин дә елмайыйм!

Сиңа карап атсын чәчәкләр,
Нурын чәчеп кояш елмайсын!
Кышкы якты кояш нурларында
Якты чәчеп ахры тугансың?!

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 01.12.2017