Матбугат конференциясе: Габдулла Кариев театры яңа сезонны яңа сәхнәдә башларга өметләнә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонны яңа сәхнәдә башларга өметләнә.

“Фасад белән сәхнәне генә эшләп бетерәсе калды. Акча мәсьәләсенә бәйле булгач, кистереп кенә әйтү дә кыен, әле тагын күпме акча кирәк булачагын саныйбыз. Без быел бинабыз булыр дип ышанып торабыз”, – диде театр җитәкчелеге катнашында сезон ябылу уңаеннан уздырылган матбугат конференциясендә директор Мансур Ярмиев. Ул балалар өчен спектакльләр куйган театрның иминлек мәсьәләсенә таләпләре зур булуын да ассызыклап әйтте.

Матбугат конференциясе

Үз сәхнәсе булмау сәбәпле. “Әкият” балалар үзәгендә өйдәш булып яшәгән театр соңгы елларда күп вакытын гастрольләрдә үткәрде. Театр директоры Мансур Ярмиев театр коллективының гастрольләргә берничә төркемгә бүленеп йөрүен әйтте. “Авылдан-авылга күчеп йөреп, быел гына да 16 мең тамашачыга спектакльләр күрсәттек. Халык йөри, залларыбыз һәрвакыт тулы була”, – диде ул. Театр директоры үзләренең ике проектын билгеләп узды. Моның берсе “Театр – солдатларга” проекты, икенчесе ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда – кунакта” спектакле. Әлеге проектлар алга таба да дәвам итәчәк.

Матбугат конференциясендә журналистлар белән шулай ук театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, балетмейстер Нурбәк Батуллин очрашты.

Матбугат конференциясе

Ренат Әюпов киләсе сезонда “Әбугалисина”га ишарә белән куелган “Асыл кош артыннан” спектаклен чыгарырга җыенуларын әйтте. Пьеса авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин.

Матбугат конференциясе сезонның соңгы премьерасы “Супер кияү” спектакленең журналистларга күрсәтелә торган соңгы прогоны алдыннан оештырылган иде. Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” пьесасы буенча куелган “Супер кияү” спектакле белән 29нчы сезонын яба.

Супер кияү

Татар-Информ

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 25.05.2017