Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

МИНҺАҖЕВА АЛЬВИНА ЯППАР кызы

сайт эльвинаКадрлар бүлеге мөдире

1954 елның 13 апрелендә Мари-Эль республикасының Бәрәңге районында туа.

1984 елда Казан авиация институтын тәмамлый.

1993 елдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында кадрлар бүлеге җитәкчесе булып эшли.

Бу өлкәдәге эшчәнлеге 22 ел тәшкил итә. Ул Бөтенроссия театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Актив хезмәте өчен, Альвина Яппар кызы Казан шәһәре Киров районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм  2007 елда Казан шәһәре Киров районы хакимиятенең Мактау грамоталары бирелә. 2008 елда “Казанның 1000-еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. 2014 елда “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 23.03.2012