Могҗизалы сәяхәт

Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Америка язучысы Кейт Дикамилло әсәре буенча «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле сәхнә күрде. Режиссеры – Ренат Әюпов. Әсәрне татарчага Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Спектакль балалар өчен генә түгел, аны карагач, ата-аналарның да күңеле яктырып китәргә мөмкин, чөнки Эдвард тарихы яратырга, өмет белән яшәргә, могҗизага ышанырга өйрәтә.

Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәтеТамашаның балалар өчен куелса да, җитди, ә бәлки иң мөһим сорауларга җавап бирүе турында сәхнә бизәлеше үк искәртә. Алар бүтән балалар спектакльләренә охшамаган, берникадәр шомлы, борчулы хисләр уята. Алгы планда ук анда-санда эленеп торган сынган курчак аяк-куллары, ватык башлар җитешмәүчәнлек, гариплеккә ишарәли. Сәхнәдә ташламалар турында искәртүче “Sale” дигән язулар чекрәеп, күзгә бәрелеп тора. Мәскәү рәссамы Иршат Азиханов сценографиядә бу кадәр күп язуларны тикмәгә генә кулланмагандыр. Яшь егетнең декорацияләрендә мәхәббәт, дуслык, тугрылык кебек чын кыйммәтләрнең бәясе төшкән, кешелек¬лелек, миһербанлык очсызланып калган бүгенге заманның сурәте шәйләнә. Сәхнәдә камил булмаган җәмгыять, рухи гариплеккә киная күрәсең. Спектакль башланганда куян Эдвард да үз-үзенә сокланган, әмма үзеннән башка берәүне дә ярата белмәүче җансыз бер персонаж булып сәхнәгә чыга. Әмма язмыш җилләре аны җылы куышыннан чыгарып, утка-суга сала. Эдвард үзенең юлында бик күп кешеләр белән очраша, аларны тыңларга, яратырга өйрәнә, моңа кадәр мәхәббәтсез яшәгәненә үкенә. Һәм Эдвардның үзгәрүе була, ул кабат беренче хуҗабикәсе белән кавыша. Алар аерылышканда Абилин кызчык кына иде әле. Ә хәзер ул — үзе бала анасы, нәни кызына бүләк эзләп уенчык кибетенә килгән. Моны могҗиза дими тагын ни дисең?!

«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклендә геройларның исәбе-саны юк. Баксаң, аларны бер үк артистлар башкара. Кай арада киемнәрен алмаштырып өлгерәләр! Санаулы мизгелләр эчендә ничек рольгә керәләр! Бу тамашаны күзәтү гаҗәп иде. Эдвардны башкарган Булат Гатауллин, Абилин исемле кызны гәүдәләндергән Рузанна Хәбибуллина, аның әбисе ролендә сәхнәгә чыккан Алия Кәлимуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Лидия Галиева, Эльдар Гатауллин, Алсу Фәйзуллина, Илнар Низамиев, Альбина Гайзуллина һ.б. артистларның уенын сүтеп-җыеп, озаклап сөйләргә мөмкин. Әмма иң кыйммәте шул: алар бербөтен ансамбль булып оешкан.

Моңа кадәр Кариевларны җырлый торган театр дип белсәк, хәзер ул бию театры исеменә дә дәгъва кыла. Бию остасы Нурбәк Батулла бу театрда балетмейстер булып эшли башлаганнан бирле, спектакльләре тагын да байый төште. Бу юлы да бию күренешләре шундый оста сәхнәләштерелгән ки, һәркайсын аерым музыкаль номер итеп берәр концерт – тамашада күрсәтергә мөмкин, шул ук вакытта алар спектакльнең өлешләре арасында «мин кем» дип күзгә бәрелеп тә тормый, сәхнә әсәренә яраштырып иҗат ителгән.

Республикабыз театрларының күпчелеге заман сулышын тоеп яши, шөкер. Ә менә балалар театрларының язмышы җәмәгатьчелекне күптәннән борчый иде, чөнки заман нык үзгәрде, сабыйларыбыз белән дә заманча театр телендә сөйләшү сорала. «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» – шушы таләпкә туры килә торган матур, тирән мәгънәле спектакль.

Яңа спектакльне балаларга Яңа ел бәйрәмнәрендә күрсәтәчәкләр. Ә аңа кадәр бәйрәм тамашаларына килгән сабыйлар чыршы янында «Саранлыктан дәва» дип исемләнгән интерактив музыкаль тамаша карый ала.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА, «Мәдәни җомга»

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 06.01.2018