Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа

АФИША - ОКТЯБРЬ

 

Нәҗибә Сафина: КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ-МИЛЛӘТЕМ!

Нәҗибә Сафина: КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ-МИЛЛӘТЕМ!

29.01.2016 15:41 | Көн темасы Принтерга “Мәдәни җомга”

Рабит Батулланың пьесасы буенча куелган “Кичер мине, әнкәй!” спектаклен соңгы айларда гына да  өч  тапкыр тамаша кылдым. “Әкият” театрында карагач, бер фикер көчәйде: миңа гына түгел, барча милләтемә әҗәлдән дару эзлисе бар, ахры.

Әсәрне инвалидлар җәмгыятеннән килгән тамашачылар белән бергә карадык без. Нинди генә таяк вә җайланмаларга таянып килмәгәннәр! “Яшәү җайланмалары” бит инде бу юкса. Күзләрдән яшь тәгәри. Төп рольдә Татарстанның атказанган артисты Халидә Сөнгатуллина. Бу юлы Ана ролен Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова башкарды.

Чү! Хикмәт сәхнәдә генә дә түгел, ахры. Мине сәхнә белән тамашачылар арасындагы күзләргә  күренми, бары күңелләр генә тоя ала  торган серле пәрәвез җәтмәсе үзенә чорнап алды. Актерлар бу юлы залдагы һәр тамашачының фаҗигале язмышын кичереп, шул халәтне тоеп уйный иде. Әнә, зал ана белән бергә авыр сулый, әнә, анадагы уйчан караш бөтен залга күчкән. Ибраһим ага Сәләх хаклы, бер генә аяк юк та бит, баскан саен юк бит ул!

Моңарчы бер тапкыр да мондый гүзәл, серле тамашачыны күргәнем юк иде. Күзләр – күңел көзгесе дип юкка әйтмиләр шул. Чын яратып, ихлас караган күзләрдә генә тылсымлы очкын уйный. Бу күзләрдә кәккүк-анага булган чиксез нәфрәт тә чагыла. Аларны Татарстанның атказанган артисты Алия Кәлимуллина уятты.

Тамаша тәмам. Антракт та булмады. Ә тамашачы сәхнәдәге вакыйгалар эченнән аерыла алмый. Инвалидлар булгангамы, алар аеруча күңелне яндырган. Залдан чыгару да мөмкин түгел. Моны театр хезмәткәрләре дә төшенделәр.  Ә спектакль нәрсәсе белән  үзенә тартып кертте соң? Фантастика түгел бу. Әсәрдә – кешегә үзе булып яшәү өчен бәләкәй генә шартлар. Гап-гади авыл йорты, алма бакчасы. Уйга-җанга  ирек һәм кешеләрнең бер-берсенә кирәклеген тою хисләре бар. Ихласлык бар! Милләт дип аталган халыкның гасырлар буе тупланган рухи байлыгына илтеп тоташтырган  элемтәләрне тәшкил иткән  олы Мәхәббәт бар! Сәхнәдә – бүгенге дөньяны  бар тирәнлеге белән аңлаучы, милләтне рухи тамырлары белән киләчәгенә илтеп ялгарга теләп, җаннарын сәхнәгә чыгарып селкергә сәләтле  чын шәхесләр: Рәмзия Закирҗанова, Фернат Насыйбуллин, Фәнис Кәлимулин, Алия Кәлимуллина, Рузанна Гайнизаманова, Илфат Гыйбадуллин, Алсинә Закирова һәм режиссер Ренат Әюпов бар!

Рабит Батулланың бу әсәре –  мәктәп укучысы өчен әдәп-әдәбият, әхлак-эстетика һәм башкасын  ике сәгать эченә сыйдырган байлык. Кеше, рухи дәрьяда ялгызы гына йөзә алмаганга күрә, үзенә  фанилыкта пар эзли. Кешегә кеше яшәү өчен кирәк. Кешегә туганлык җепләренең өзелмәве кирәк. Бер-берсенең хаҗәтлеген тою хисе кирәк. Адәм баласына үзен узгынчы итеп, бөҗәк хәлендә тоймыйча, чынлап яшәү өчен, үзен бетеп баручы түгел, ә мәңгелеккә юл салучы, мирас калдыручы итеп тою кирәк.

Кеше уен вә уй, ләззәт вә газаптан дөньяга килә һәм  шуңа күрә үзенә дә уй вә ләззәт тә табигый мохтаҗлык­тыр. Шул хаҗәтләр авырлыгын үз өстенә алган ата-ана, артык төчеләнү яки кайгыртучанлык аркасында, балаларының бәхетләрен киметеп йә җуеп та куя. Кешегә чынлап яшәү өчен хезмәт ямен-тәмен тату зарур. Кешегә ихтирам белән караучылар гына чын шәхес  дип аталырга хак­лы. Хөрмәт исә – еш кына вакытны да, көндәлек ләззәтләрне дә корбан итү дә ул.

Рабит Батулла “Кичер мине, әнкәй!” әсәре  белән шундый корбан бирә алырдай көчле шәхесләрне сәхнәгә чыгарып күрсәтә. Баксаң, алар – безнең арабызда. Фәкать күрә белү өчен аз гына игътибарлырак яшәү кирәк. Ә бу бөек сәнгать. Аңа милләтне театр да өйрәтә.

Кешелек әйләнә дә үз-үзенә кайта – чыра-шәм яндыра; чи утын исен сагына; кара мунча сала; кала йортларында кирпеч мич торгыза; “кырмыска оя”сын ташлап, шәхси йортка күчә… Халык туган телен белмәгән кешене чын зыялы дип танымый;  кеше шулай вакытлы үзгәрешләрдән бар булганы белән табигыйлеккә омтыла, үз-үзенә кайтып бара.

Бу дөньяда кеше үтерү коралын түгел, ә аны иң озак яшәтү чарасын уйлап табучы, иң гүзәл хыял сарайлары төзүче затлар гына бөек, даһи дип аталачак.  Бу спектакльдә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры коллективы шундый омтылышлар белән яшәүнең кешегә бәхет китерүен  күрсәтә алды. Автор әсәр нигезенә милләт җанындагы иң олы байлыкны салган. Хөрмәткә лаек Анасы, Туган Теле, Милләте, аның тарихи байлыгы булган “Сак-Сок”лары, чын Мәхәббәткә тугры Минзифа-Әбүбәкерләре сак­ланганда гына – милләт яшәячәк. Бернинди конституция вә законнар да бу халәтне инкарь итә алмый. Ул халәтне  хәтта Россия Фәннәр академиясе әгъзасы, тарих-филология фәннәре бүлегенең академик-секретаре, Н.Н.Миклухо-Маклай  исемендәге этнология һәм антропология институты директоры, Россия Федерациясе  Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм халыкара эшләр Шурасының президиум әгъзасы Валерий Тишков та  үзгәртә алмыйча интегә. Әмма, галим буларак, шундый хакыйкатьне күрсәткән: “Туган телләрен күптән инде Рәсәй дәүләте составындагы һәм православиене кабул иткән халык вәкилләре җуйган. Болар – Идел буе халыклары (мордва, мари, удмурт), шулай ук Төньяктагы Себер һәм Ерак Көнчыгыштагы  азсанлы халыклар. Шулай ук рус теленә теге яки бу урында оешып яшәмәгән халык вәкилләре, нигездә, шәһәрләрдә яшәүчеләр дә күчкән”.

Ул әле рус теленә күчүдә иң мөһим фактор итеп, рус теленә сабый чактан ук күчү кирәклеген дә искәртә, әмма кешенең бер генә ана теле булырга тиешлеген әйтми. Ана Теле – ясалма була алмый. Кеше ике тапкыр тумый, ни кызганыч, бер генә тапкыр яши. Һәм бер генә фән һәм бернинди халыкара хокук нормалары да кешенең туган телендә сөйләшергә  хокукы юк дип  әйтергә батырчылык итми!..

Галимнәр җиргә иминлек өчен иңдерелгәннәр, ди. Тишков ише карагруһ галимнәр дә, сәяси кануннар да табигать кануннардан өстен була алмый!..

“Российская газета”да бер язмасын чыгарган  академик: “Нәрсә соң ул дәүләт?” – дип сорый да халыкны шыр-томана юлга илтеп кертә. “Государство – это прежде всего институты, бюрократия, армия, тексты законов, технические инструкции и т. д.” Ни әкәмәт, бездә “дәүләт” сүзе, иң беренче чиратта “байлык” төшенчәсен бирә. Ә байлык ул физик, матди генә түгел. Безнең мөселман кавеме, аның әхлак кануннары җыентыгы – Коръән-Кәрим дә иң олы байлык дип рухи байлыкны таный. Милләтнең иң олы байлыгы – рухи көчендә, ягъни милләтен киләчәккә  илтеп тоташтыручы тамырның ныклыгында, рухи халәтендә, берлегендә! Мин боларның барысын да  “Кичер мине, әнкәй” әсәрендә күрдем.

Туган Җир, Туган Тел, милләтенең рухи халәтен тою кешене әллә нинди упкыннардан да тартып алыр­га сәләтле.  Без – татарлар, бүген милләтебез алдында  әллә никадәр гөнаһларга баткан затлардыр да. Үз-үзеңнән китү, үз-үзеңне алдау – иң түбән гөнаһтыр ул!

 

Әйе, “…үткәннәрдәге режим хуҗалары да элеккеге мәдәният җәүһәрләрен  таш коймалар артына  яшереп оныттырырга, җуярга мәш килеп  яшәгәннәр” (М.Әгъләм) һәм бу бүген дә шулай. Әмма сәясәттәге хакыйкатькә күз йому буенча гамәлләр  – табигатькә каршы кылыч күтәреп баруны хәтерләткән тарихи көлке генә ул.  Милләтенең бетүе белән ризалашкан көлке корбаннары – режим ялчылары бүген үзләрен дөнья кендеге итеп хис итсә дә, милләтнең тарихи нәфрәте аларны киләчәктә  һичшиксез эзләп  тапмый калмас! Менә бит, ике генә сәгатьлек сәхнә  әсәре дә әнә  нинди уй вә хис  дәрьясына  кертеп чайкалдырды!

Әле дә күз алдымда – газиз баласын ташлап, җиңел яшәүне сайлаган кәккүк-ана… Кул арбасын тарткан хәлдә, кайсы якка китәргә дә белми гаҗиз калган ул. Бу кадәрле  тирән нәфрәт хисен кузгатырлык уен – фәкать милләтенә олы мәхәббәт дөрләгән җанда гына була! Ун-унбиш кешедән хасил театр коллективы үзалдына куйган ныклы максатына–милләтнең киләчәгенә бара, театрның һәр артисты үз хокукын даулый. Халкымның да үзбаш булып яшәргә, үз милләтен, туган телен якларга тулы хокукы бар!

 

Нәҗибә Сафина

 

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 01.02.2016