Яңалыклар

 
Кариев театры ИГЪЛАН!
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры төзелүгә 30 ел тулу һәм яңа бинага күчү уңаеннан, теркәлү һәм бәйрәм чараларында катнашу өчен 1988 елдан башлап театрда эшләп киткән барлык хезмәткәрләрнең театр администрациясе белән элемтәгә чыгуын сорыйбыз. Элемтә өчен телефоннар: 8(843) 237-53-96 (кабул итү бүлмәсе), 237-62-51 (касса). Адресыбыз: Казан шәһәре, Петербург урамы, 55 б.
 
Кариев театры Урманай авылында Кариев театры Урманай авылында “Гашыйклар утравы”н күрсәтте
Кариев театрының Татарстан районнары буенча гастрольләре дәвам итә. 20 февральдә театр артистлары Азнакай районында “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) музыкаль әкиятен балаларга тәкъдим итте. Кич белән Азнакай районы Урманай авылында тамашачылар “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) музыкаль комедиясен карадылар. Тамашачылар фикерләрен дә җиткерде:
 
Супер светофор Кариев театры балаларга “Супер светофор” спектаклен күрсәтте
20 февральдә Кариев театры артистлары Казан балалар бакчаларында иҗат сәфәрендә булды. Балалар өчен Кариев театры юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган “Супер светофор” (Аманулла) спектаклен күрсәтте. Чара Казанның ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырылды. Укучылар театрда спектакль ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. “Супер светофор” спектакле 2018 елда кулланылышка керә торган юл билгеләре турында да хәбәр итә.
 
Кариев театры Азнакай районында Кариев театры Азнакай районында
Бүген, 20 февральдә, Кариев театр артистлары - Азнакай районында иҗади сәфәрдә. Балалар өчен “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) спектакле тәкъдим ителде. Тамашачылар фикерләре белән дә уртаклашты: “Сез балаларыгыз белән театрларга йөрисезме? Менә без бардык әле улым белән. Минем кечкенә философым керпене кызганып утырды. Ничек яши инде ул энәле тунын салгач, ди. Кариев театрына ерак араны якын итеп безнең якларга килүегез өчен рәхмәт, бик мәгънәле спектакль!”
 
Галиябану Халыкара туган тел көненә багышлап Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк
22 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Галиябану” (М.Фәйзи) спектаклен уйный. Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.
 
Керпе малае дуслар эзли Театрның Актаныш районында гастрольләре дәвам итә.
Театрның Актаныш районында гастрольләре дәвам итә. Бүген актанышлылар «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан) һәм «Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) спектакльләрен карый алачак. «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан) спектакле турында тамашачылар фикерләрен җиткерде:
 
АЛХИМИК Кариев театры наркотикларга каршы!
Бүген, 19 февральдә, Кариев театры артистлары Пауло Коэльоның «АЛХИМИК» әсәре буенча куелган маҗаралы сәяхәте белән Алабуга шәһәренә юл тотты. Флюра Янышева һәм Репат Әюпов инсценировкасы, Рабит Батулла тәрҗемәсе. Заманабызның, иң яман чире наркомания тозагына эләгеп, бик күп яшь гомерләр өзелә... "Алхимик" спектакле шушы афәттән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә. Театрның Актаныш районында гастрольләре дәвам итә. Бүген актанышлылар «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан) һәм «Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) спектакльләрен карый алачак.
 
Керпе малае дуслар эзли Кариев театры — Минзәләдә
Бу көннәрдә, 15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр, Кариев театры артистлары - Татарстан районнарында гастрольләрдә. Бүген Минзәлә районында балаларга – “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителде. Ә өлкәннәр өчен – “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе күрсәтелә. Бу турыда без тулырак мәгълүмат биргән идек инде.
 
Саранлыктан дәва Журналистлар игътибарына!
13 февраль көнне 14.00 сәгатьтә сезне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына – Петербург урамы, 57 йорт, 1 катта (“Әкият” балалар үзәге), Владимир Илюхов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Саранлыктан дәва” музыкаль әкиятен карарга чакырабыз. Әлеге сценарий, билгеле булганча, “Татнефть” компаниясенең социаль проектында “Экология” номинациясе буенча Грант отты.
 
Гыйшык алмасы Һиндстанда Фирүзә Зиннәтуллинаның “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтелә
Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтеләчәк. Аның режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллина. Әлеге кыска метражлы нәфис фильм 9-14 февраль көннәрендә Бхубанешвар шәһәрендә уза торган Golden Triangle International Film Festivalнең (“Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестивале) төп программасына кергән. Узган ел әлеге фильмны Ереван, Кырым һәм Мәскәү кино сөючеләре караган иде. “Гыйшык алмасы” – Фирүзә Зиннәтуллинаның беренче режиссерлык һәм Казан журналисты Наталья Топалның беренче продюссерлык тәҗрибәсе булды.
 
Бер мәхәббәт тарихы “Бер мәхәббәт тарихы” турында тамашачыларыбыз фикере
8 нче февраль көнне Кариев театры сәхнәсендә Халидә Сөнгатуллина белән Нуриәхмәт Сафин “Бер мәхәббәт тарихы” (Р.Шәриф) спектаклен күрсәттеләр. Спектакльне караганнан соң, тамашачылар үз фикерләрен җиткерделәр.
 
Энҗе Яруллина Габдулла Кариев театры артисты Энҗе Яруллинаны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 8 февраль көнне, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы, Габдулла Кариев театры артисты Яруллина Энҗе Мөдәрис кызының туган көне! Энҗе Яруллина Кариев театрында эшләү дәверендә ул зур уңышларга иреште, тамашачының мәхәббәтен яулады. Яраткан коллегабыз Энҗе Яруллинаны Габдулла Кариев театры коллективы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә тамашачыларны куандырып торыгыз.
 
музыкаль мистерия Кариев театры Базарлы Матакта музыкаль мистерия тәкъдим итә
8 февральдә Кариев театры Базарлы Матакка иҗади сәфәргә бара. Балаларга Т.Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Әйт әле, Күбәләк” музыкаль мистериясе тәкъдим ителәчәк. Биредә персонажлар үз хис-кичерешләрен музыка, пластика һәм мимика аша җиткерә. Музыкаль мистериянең композиторы М.Җәлил премиясе лауреаты Эльмира Галимова. Тамашаның пластика режиссеры: Атказанган сәнгать эшлеклесе — Рөстәм Фәткуллин. Баш режиссер: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — Ринат Әюпов.
 
Гашыйклар утравы Кариев театры Татарстан районнарында «Гашыйклар утравы» спектаклен күрсәтәчәк
15 нче февральдән 20 нче февральгә кадәр Кариев театры артистлары Татарстан районнарына гастрольләргә бара. Тамашачыларга Рәдиф Сәгъдинең "Гашыйклар утравы" романтик музыкаль комедиясе тәкъдим ителә. Билет бәясе - 200 сум, укучыларга - 100 сум. 15 февраль - Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылы мәдәният йорты, 16 февраль - Минзәлә районы Тупач авылы мәдәният йорты, 17 февраль - Актаныш районы Киров авылы мәдәният йорты, 18 февраль - Актаныш районы Чишмә авылы мәдәният йорты, 19 февраль – Актаныш районы мәдәният йорты (19.00 сәгатьтә башлана), 20 февраль - Азнакай районы Урманай авылы мәдәният йорт. Башлана 18:30 сәгатьтә. (10+)
 
Саранлыктан дәва Кариев театры яңа премьера тәкъдим итә
14 һәм 27 февральдә Кариев театры Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле интерактив музыкаль әкият премьерасын тәкъдим итә. Әкияттә Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә. Убырлык карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул алдап-йолдап Урман хуҗасы йортына керә, саранлык порошогын алырга тели, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала.