Яңалыклар

 
Яруллина Энҗе Кариев театры Бүген Яруллина Энҗебезнең туган көне!
Февраль ае - Габдулла Кариев театрында туган көннәргә бай ай: 8 февраль – ЯРУЛЛИНА ЭНҖЕ МӨДӘРИС КЫЗЫ, артистка 17 февраль - ЛАТЫПОВА ЭЛЬМИРА МАҮЛЕТ КЫЗЫ, костюмер 19 февраль - НИКИТИНА ӘЛФИЯ РАФАИЛ КЫЗЫ, костюмнар тегү цехы мөдире - МУСАБИРОВА РОЗАЛИНА МИРСАЯФ КЫЗЫ, дизайнер 25 февраль - САЛАВАТУЛЛИНА ФӘРИДӘ ГАБДЕЛХАК КЫЗЫ, уполномоченный 50 яшьлек юбилей - КАРПУХИНА ЭЛЬВИРА ФАРРУХ КЫЗЫ, труппа мөдире 27 февраль - ХӘБИБУЛЛИНА РУЗАННА НАИЛ КЫЗЫ, артистка
 
Кариев театры гастроль Кариевлылар хәрби частьләрдәге чыгышларын дәвам итә
3-12 февраль көннәрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Башкортостан Республикасына гастрольләргә җыена. Башта “Театр – Ватанны саклаучыларга” проекты кысаларында Алкино поселогында урнашкан 63494 номерлы хәрби частьтә хезмәт итүче Татарстан егетләренә һәм башка солдатларга, офицерларга “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) комедиясе күрсәтеләчәк.
 
Кичер мине әнкәй «Кичер мине, әнкәй» — Кариев театры сәхнәсендә!
"Кичер мине, әнкәй" («Прости меня, мама») моңсу комедиясе - тамашачыларыбыз яратып караган спектакльләрнең берсе. Шуңа күрә дә тамашачыларыбыз соравы буенча ул янә сәхнәдә! Иртәгә, 30 нчы гыйнвар көнне Габдулла Кариев театры сәхнәсендә Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре уйналачак.
 
УЛЫБЫЗ ӨЙЛӘНӘ, БЕЗ АЕРЫЛЫШАБЫЗ УЛЫБЫЗ ӨЙЛӘНӘ, БЕЗ АЕРЫЛЫШАБЫЗ
18 яшьлек Гелүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Вакыйгалар тимер юл янында урнашкан фатирда бара. 
 
Кариев театрында — «Ширбәт ае» («Медовый месяц») спектакле премьерасы!
Гаиләнең бергә матур гына тормыш корып яшәүләренә - 10 ел! Ничек инде бу датаны зур итеп, матур итеп үткәрмәскә, ди?! Ширбәт ае. Диңгез буе. Отель. Бүләкләр. Мәхәббәт һәм ... бүлмә тәрәзәсеннән очып кергән мөгез барысын да челпәрәмә китерә... Менә шундый хәлләр.
 
"Гашыйклар утравы" Кариевлылар Саба районына гастрольгә җыена
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 16-22 нче гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була. Сабалылар кичен Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» спектаклен карый ала, ә балаларга Рафис Корбанның “Керпе малае дуслар эзли” музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк.
 
Ренат Әюпов - Алтын кош Яңа мюзикл Кариев театрының визиткасына әверелергә тиеш — Ренат Әюпов
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшьләр театрында татар әдәбияты классигы һәм XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Әбугалисина» әсәре буенча спектакль куюга керешкәннәр. Әлегә спектакль «Алтын кош» исемен йөртә.
 
"Гашыйклар утравы" Кариев театры тамашачыларны «Гашыйклар утравы»на чакыра!
Театрның даими тамашачылары Кариев театры афишасы белән таныштыр инде. Шулай да, иртәгә, 12 гыйнвар көнне, театрыбызда Р.Сәгъдинең "Гашыйклар утравы" комедиясе (12+) куелганын искә төшерергә телибез. Спектакльне рус теленә синхрон тәрҗемәдә дә тыңлап карап була. Рәхим итегез! Билет бәясе - 250 сум. Спектакль 18:30 сәгатьтә башлана.
 
Гашыйклар утравы Габдулла Кариев театрында премьера!
27 октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары Рәдиф Сәгъди әсәре буенча куелган “Гашыйклар утравы” спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов; рәссам – Марат Сәхибгәрәев; хореограф – Нурбәк Батуллин; режиссер ассистенты – Эльдар Гатауллин.    
 
Безнекеләр Кырымда
5-11 сентябрьдә Ялта шәһәрендә VIII Халыкара «ТЕАТР. ЧЕХОВ. ЯЛТА” театр сәнгате фестивале булып узды.  Бу – сәнгатьтә көч сынашу гына түгел,  ә дөньякүләм танылу алган заманча проект. Татарстаныбыз данын Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрлары яклады.Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры фестивальдә Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нигез ташлары” (реж Р.Әюпов) спектакле белән чыгыш ясады. 
 
Кариевлылар Саба районы мөгаллимнәрен котлады
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры 5 октябрь көнне Сабага чакырылган иде. Биредәге Мәдәният йортында укытучылар өчен махсус әзерләнгән бәйрәм чарасы узды. Сабаның үзеннән һәм төрле авылларыннан 350гә якын мөгаллим җыелган иде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иң яхшылары төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. Шулай ук безнең театрның директоры Мансур Зиннур улы Ярмиевне дә махсус грамота белән бүләкләде. Мансур Ярмиев театрның иҗади планнары белән таныштырды, ә аннары укытучыларны бәйрәм белән котлап, аларга җыр бүләк итте.
 
Кариев театры “Әкияти палитра” фестиваленнән җиңү яулап кайтты
Ренат Әюпов яшьләр өчен иң яхшы спектакль режиссеры булып танылды Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Ренат Әюпов Чувашиядә узган “Әкияти палитра” милли яшьләр һәм яшь тамашачылар театрлары фестивалендә “Яшьләр өчен иң яхшы спектакль (режиссура)” номинациясендә җиңү яулады.
 
Татарский ТЮЗ им. Г. Кариева стал лауреатом фестиваля “Театр. Чехов. Ялта”.
             C 5 по 11 сентября 2016 года Казанский Татарский Государственный театр юного зрителя им.Г.Кариева побывал на гастролях в Крыму. В Ялте коллектив участвовал в VIII Международном фестивале театрального искусства “Театр. Чехов. Ялта”.    Труппа Казанского театра выступила наравне с коллективами из Германии, Ирана, Египта и России. Наши земляки показали спектакль “Нигез ташлары” (“Отчий дом”). “За сохранение национальных традиций и умение легко рассказать о сложном” Татарский ТЮЗ им.Г.Кариева удостоился звания лауреата. А самый взрослый актер труппы Нуриахмет Сафин получил звание лауреата “За профессиональное достоинство”. Таким образом Казанский Татарский ТЮЗ получил сразу 2  награды на столь знаменитом театральном фестивале.
 
Кариев театры “Әкияти палитра” фестивалендә катнаша
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрын Чувашияга чакырдылар. Кариевлылар күрше республикада 19-23 сентябрь көннәрендә “Әкияти палитра” фестивалендә катнаша. Фестивальдә Г.Кариев театры ижат коллективы “Алмачуар” (Ф.Галиев) Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча эшләнгән) спектаклен куя. Чабаксар шәһәрендә узучы фестивальдә Россиянең яшь тамашачы театрлары катнаша. Димәк, никадәр яңа идеялар, аралашу-фикер алышу, мастер-класслар да булачак!
 
Кариевлылар – авылларда чыгыш ясый
Туган нигезләребездә кемнәр калыр? Авылларда яңа нигезләр торгызып булырмы? Ата һәм бала, туганлык — нигез — нәсел — авыл — милләт чылбырын өзми яшәү мөмкинме? Габдулла Кариев театры сайлау алды уңаеннан авылларда, Туфан Миңнуллинның менә нәкъ шушы темаларны күтәргән "Нигез ташлары” спектаклен тәкъдим итә. 19 август - Арча станциясе мәдәният йорты. Башлана: 19.00 сәг. 24 август - Балтач районы, Арбор авылы. Башлана: 20.00 сәг.