Яңалыклар

 
Килмешәк Кариевлылар “Килмешәк” спектаклен балалар бакчасында күрсәтте
Бүген, 1 февраль көнне, Кариев театры Казан балалар бакчасында “Килмешәк” спектаклен күрсәтте. Х.Ибраһим әкияте буенча куелган “Килмешәк” әсәре балаларга зур тәрбия бирә торган әсәрләрнең берсе. Ул балаларны олыларны тыңларга, тормышта очрый торган куркыныч хәлләрдән сакланырга, дус була белергә өйрәтә. Кызыклы образлар белән бергә балалар да рәхәтләнеп күңел ачтылар.
 
Кариевлылар Саба һәм Теләче районнарына иҗади сәфәргә чыга Кариевлылар Саба һәм Теләче районнарына иҗади сәфәргә чыга
2-3 февраль көннәрендә Кариев театры Саба һәм Теләче районнарына иҗади сәфәргә җыена. Кариевлылар тамашачы хозурына “Гашыйклар утравы” (Р. Сәгъди) комедиясен тәкъдим итәчәк. 2 февраль - Саба районы Шекше авылы 3 февраль - Теләче районы Кибәхуҗа авылы Спектакльләр 19:00 сәгатьтә башлана. Спектакльләребезгә рәхим итегез! Безнең телефоннар: 8(843)237-62-51, 8(965)603-57-87
 
Светофор Кариев театры быел да юл кагыйдәләрен өйрәтә
Кариев театры ТР ЮХИДИ идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшли. Юл инспекторлары белән беррәттән артислар да балаларның көнкүреше исән-имин узсын өчен тырыша. Машина ташкыны белән тулы ыгы-зыгылы юлларда югалып калмас өчен, юл кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен белергә кирәк. Нәкъ шуңа өйрәтә торган ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган «Светофорда кунакта» спектакле 1 ел эчендә Татарстанның төрле районнарында күрсәтелде. 2017 елда театр җәйге лагерьларда, балалар бакчаларында еш чыгыш ясады.
 
Саба тамашачылары фикере Сабалылардан Кариев театрына респект (тамашачы фикере)!
Г.Кариев театрының Саба районында иҗади сәфәре ахырына якынлаша. 22-28 гыйнвар көннәрендә театрыбыз 8 мәдәният йортында булып, 2 спектакль – “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев) һәм “Светофорда кунакта” (Аманулла) – күрсәттеләр. Кызыклы тамашалардан соң сабалылар фикерләре белән уртаклашты. Эзмәдә узган спектакль турында Димитриева Ләйсән яза:
 
Бер мәхәббәт тарихы 8 февраль / “Бер мәхәббәт тарихы”/ (Р.Шәриф)
Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба! Ике ялгызның шушылай башланган уртак вакыйга үрелешен, моның ни белән тәмамлануын беләсегез, бер мәхәббәт тарихы белән танышасыгыз килсә, спектакльгә рәхим итегез! Башлану вакыты: 18.30
 
Февраль аена мәдәни афиша
6, 7, 28 февраль/ «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»/ К. Дикамилло Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы? Башлану вакыты:  14:00
 
Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте Г.Кариев театры “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектаклен күрсәтүен дәвам итә
6 нчы һәм 7 нче февраль көннәрендә Кейт Дикамилло әсәре буенча «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле булачак. Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый, тик бераз соңара. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?
 
Әйдә барыйк, кызлар карыйк Кариевлылар Саба районында гастрольләрдә
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-29 нчы гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә! Сабалыларга “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” музыкаль комедиясе һәм ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта” спектакле тәкъдим ителә. Спектакльләребезгә рәхим итегез! Безнең телефоннар: 8(843)237-62-51, 8(965)603-57-87
 
Алсу Шакирова Шакирова Алсу Ринат кызын туган көне белән котлыйбыз! 
Бүген, 23 нче гыйнвар көнне, театрыбызның талантлы артисты Шакирова Алсу Ринат кызының туган көне! Алсу Шакирова — бик күп спектакльләрдә уйнап, тамашачының күңелен яулаган артист! Театрыбыз коллективы исеменнән чын күңелдән Сезгә күп санлы тамашачы мәхәббәтен, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ак бәхетләр теләп калабыз! Ихтирам белән, Габдулла Кариев театры коллективы
 
Мансур Зиннур улын мактаулы исем алуы белән котлыйбыз Театрыбыз директоры Мансур Зиннур улын мактаулы исем алуы белән котлыйбыз!
Бүген Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ул 2017 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланды. Премьер-министр Алексей Песошин һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика өчен театр, кино, эстрада, телевидение өлкәсендә яңа үсеш һәм үзгәреш юлларын табу мөһим икәнлеген билгеләделәр. Балаларда ватанпәрвәрлек хисе уяту, аларны тәрбияләү, тел һәм мәдәниятне саклап калудагы зур өлеше кертүдә Айрат Сибагатуллин Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрын да атап үтте.
 
Кариев театры Безнең белән калыгыз!
Гыйнвар аенда Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Казанда күчмә спектакльләр белән чыгыш ясый. 22-29 гыйнвар көннәрендә иҗат коллективы Сабага иҗади сәфәргә әзерләнә. Шул ук вакытта Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында яңа бинага күченергә әзерлекләр бара. Шул сәбәпле, гыйнвар аенда спектакльләр күчмә форматта гына күрсәтелә. Тиздән барыгызны да сез яраткан  яңа спектакльләр белән куандыра башларбыз. Безнең белән калыгыз!
 
Светофорда кунакта Кариевлылар Сабада “Светофорда кунакта” спектакле белән чыгыш ясый
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-29 нче гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була. ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта” спектакле тамашачылар хозурына тәкъдим ителергә әзер. “Светофорда кунакта” спектакле 2018 елда кулланылышка керә торган юл билгеләре турында да хәбәр итәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатачак. Спектакльне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз: 
 
Әйдә барыйк, кызлар карыйк Кариевлылар Саба районына гастрольгә җыена
Хөрмәтле тамашачыларыбыз! Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 22-29 нчы гыйнварда Саба районында иҗат сәфәрендә була. Сабалылар кичен “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” музыкаль комедиясен карый ала. Спектакльне түбәндәге авылларның мәдәният йортларында карый аласыз:
 
Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте Габдулла Кариев театры яңа елда 2 премьера тәкъдим итә!
Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры ел азагында Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән тамашачыларыбызны гаҗәпләндергән булса, 2018 елның беренче яртыеллыгында 2 яңа спектакльне тамашачылар хөкеменә чыгарырга әзерләнә. Владимир Илюхов әсәре буенча яшь режиссер Эльдар Гатауллин җитәкчелегендә куелган “Саранлыктан дәва” исемле музыкаль әкият премьерасы февральгә планлаштырылган. Әлеге сценарий “Татнефть” компаниясенең иҗтимагый проектында “Экология” номинациясе буенча грант аша куела.
 
Ак барс маҗаралары Казан балалар бакчасында Кариев театры “Ак барс маҗаралары” спектаклен тәкъдим итте
Бүген, 15 гыйнварда, Казан балалар бакчасында Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры “Ак барс маҗаралары” спектаклен тәкъдим итте. Спектакль спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруга багышланган. "Ак Барс маҗаралары" әсәре аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәтә. Спектакльдә балалар да рәхәтләнеп катнашты. Алар Куян, Көнгерә, Аю белән көч сынаштылар, сорауларга җавап бирделәр, яраткан геройларына көч биреп тордылар. Зал бер минутка да тынып тормады. Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый тамашаларны балалар зарыгып көтеп алалар, рәхәтләнеп катнашалар.