Яңалыклар

 
Туган көннәрегез котлы булсын!
  МАРТ. Хөрмәтле хезмәттәшләребез! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
 
Игълан!
  Г. Кариев театрына монтировщик, ут куючы һәм реквизитчылар кирәк. Белешмшләр өчен телефон: 555-37-27.
 
Яңа клубларда яңа спектакль
  Мартның 3-7 кадәр, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Саба районы авыллары буенча гастрольләргә чыга. Гастрольләрне, гадәт буенча, яңа төзелгән, әле күптән түгел генә кулланылышка тапшырылган Эзмә авылы клубыннан башлыйлар. Узган ел кариевлылар сабалыларга “Нигез ташлары” ( Т. Миңнуллин) спектаклен күрсәткән булса, быел тамашачылар Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Улыбз өйләнә, без аерылышабыз” спектаклен күрсәтергә уйлый.
 
Кариевлылар Ижаудан кайтты
  Февральнең 20-22 кадәр, Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, Удмуртия республикасында гастрольләрдә булып кайтты. Татар яшь тамашачылар театры труппасы Чайковский, Ижау, Воткинск шәһәрләрендә чыгыш ясады.
 
Ватанны саклаучылар көне белән!
  Хөрмәтле ир-егет хезмәттәшләребез!   Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сез безнең терәгебез булып торасыз. Сезнең көчле иңнәрне, ышанычлы кулларны һәр көнне тоеп, сезгә таянып яшәргә язсын иде. Һәрвакыт шундый көчле, курку белмәс, ярдәмчел булып калыгыз! Гаиләләрегез нык, мәхәббәтегез мәңгелек, дусларыгыз ышанычлы булсын. Сәламәтлек, тыныч күк йөзе, күңел тынычлыгы теләп калабыз!   23 февраль белән сезне!
 
Габдулла Кариев театры артистлары яңа клубларда чыгыш ясый
  Узган елның гыйнварыннан алып, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары, 2012-2014 елларда махсус программа нигезендә төзелгән яңа клубларда чыгыш ясый башлады. 2013 елда, кариевлылар Теләче, Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Алексеевск, Балтач, Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Әтнә, Кайбыч, Лаеш, Буа, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында спектакльләр уйнады.
 
Кариевлылар Мамадыштан кайтты
  Кариев театры артистлары мамадышлыларны үзләренең спектакльләре белән сөендерде. Февральнең 4нән 7сенә кадәр, яшь тамашачылар театры Көек-Ерыксасы, Олыяз, Түбән Сөн авылларында чыгыш ясады. 5 февральдә исә Мамадыш район үзәгендә яшәүчеләр кариевлылар спектакьләрен тамаша кылды. Мамадышлыларга алар “Нигез ташлары” ( Т. Миңнуллин) һәм “Бүре һәм Кәҗә” ( Р. Корбан) спектакльләрен алып барды.
 
Кариевлар Удмурт республикасында гастрольләрдә
  Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының Россия Федерациясендә Мәдәният елына багышланган гастрольләредәвам итә. Гыйнвар аенда кариевлылар Самара өлкәсендә булып кайтса, февраль азагында яшь тамашачылар театры спектакльәләрен Чайковский, Ижау, Воткинск шәһәрләрендә күрергә мөмкин булачак.
 
Г. Кариев театрында яңа конкурс!
  Тиздән 14 февраль — Гашыйклар көне якынлаша! Шул уңайдан, Г. Кариев театры тамашачыларына бүләкәзерли һәм конкурс игълан итә. Сезгә бары бик Кариев театрына үзенчәлекле итеп мәхәббәтегезне аңлатырга һәм театрның “В контакте” социаль челтәрендәге http://vk.com/clubkariev_teatri төркеменә кушылырга гына кирәк! Бәйгегә йомгак 13 февраль көнне ясалачак.
 
Туган көннәрегез котлы булсын!
  Февраль. Хөрмәтле хезмәттәшләребез! Сез ел башындагы зәмһәрир салкын вакытта, бураннар башланган чорда тугансыз. Табигатьнең, тереклекнең сынауларга дучар вакытына туры килгән туган көнегез белән ихлас котлыйбыз! Февраль салкыннарында туган булсагыз да, дусларыгызга җылылык бирә торган кайнар йөрәгегезгә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелегез матур, даладай киң булсын. Саулык, иминлек, ак бәхетләр сезгә!
 
“Алмачуар” кире кайта
Моннан 10 ел элек куелган спектакль, тамашачылар арасында бүген дә популярлыгын югалтмый. Аны беләләр, таныйлар һәм яраталар. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
 
«Метроэлектротранс» оешмасы эшчеләре Г. Кариев театры спектакльләрен карады
  Соңгы вакытта, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры МУО «Метроэлектротранс» белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлады. Күпләрегез, Метрога керү һәм чыгу юлларында, метро вагоннарында, Г. Кариев театрының төсле афишаларын күргәнсездер инде. «Метроэлектротранс» оешмасына рәхмәт йөзеннән, кариевлылар оешма эшчеләренә берничә спектакль күрсәтергә уйлый. 21гыйнвар көнне, Г. Камал театрының кече залында, И. Юзеевның “Улыбыз өйләнә— без аерылышабыз” спектаклен, МУО «Метроэлектротранс»та эшләүче 70ләп тамашачы карады. Спектакль барысына да бик ошады.
 
Туган көннәрегез котлы булсын!
  ГЫЙНВАР. Хөрмәтле хезмәттәшләребез! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
 
“Кышкы әкият”кә рәхим итегез!
  Елның иң серле, иң могҗизаларга бай бәйрәме —Яңа ел якынлаша. Яңа ел бәйрәмен, барыннан да бигрәк, әлбәттә инде балалар көтеп ала. Кыш бабай, чыршы тирәли әйләнү, төрле-төрле бүләкләр хакында алар ел буе хыяллана. Һәр елдагыча, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, нәни дусларын быел да Яңа ел кичәсенә чакыра. Ә Яңа ел бүләкләрсез буламыни инде?! Әлбәттә юк! Кариевлылар, тамашачыларына “Кышкы әкият” (Шамил Фәхретдинов) тамашасын күрсәтәчәк. Убырлы карчык, тиен балалары, Ала Карга, Актырнак һәм әлбәттә инде Карчәчәк белән Кыш бабай балаларны чып-чын әкият дөньясына алып керә. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, бик күп сюрпризлар һәм бүләкләр— болар барысы да сезне көтә, яшь тамашачыларыбыз! Тамашалар декабрьнең 23нән 30на һәм гыйнварның 4нән 9 на кадәр, Г. Кариев ис. театр сәхнәсендә узачак. Спектакльләр 10.00 һәм 13.00 дә башлана. Шулай ук, “Кышкы әкият” спектаклен Казанның 35нче мәктәбендә, Васильево ш.т.п. ның 3нче мәктәбендә укучылар да карый алачак. 28 декабрь көнне Кариевлылар Арчада яшәүче балаларны да әкият дөньясына алып керәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 554-11-76  
 
Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры районнар буенча үзенең гастрольләрен дәвам итә
  Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры районнар буенча үзенең гастрольләрен дәвам итә. 16 декабрьдә кариевлыларны Буа Мәдәният йортында, 17 сендә исә Чүпрәле Мәдәният йортында күрергә мөмкин булачак.