Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Кариев театры Яңа ел тамашасы тәкъдим итә

    Кариев театры Яңа ел тамашасы тәкъдим итә

    25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр  Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларга Яңа ел тамашасы тәкъдим итә. Бәйрәмнең төп вакыйгасы – "Асылкош җыры” спектакле премьерасы.

    Әлеге тамашаның төп үзенчәлеге – анда театрның бөтен труппасы катнашуында. Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, автор – Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Зөлфия Раупова.

  • Премьера белән!

    Премьера белән!

    «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакленең премьерасы белән! Артистыбыз Наилә Кәримованы дебюты һәм Эльмир Низамовны беренче тапкыр спектакльгә рэп-дуэт иҗат итүе белән тәбрик итәбез!

    Режиссер – Ренат Әюпов, композитор – Эльмир Низамов, балетмейстер – Нурбәк Батулла, тәрҗемә – Луиза Янсуар.

    Сезне шулай ук иртәгә, 16 декабрьдә, 18.00 сәгатьтә премьераның икенче көнендә көтеп калабыз! 

  • Премьера алдыннан журналистларны кабул иттек

    «Ләйлә вә Мәҗнүн» премьерасы алдыннан Габдулла Кариев театры журналистларны кабул итте. Спектакльдән соң тамаша буенча фикер алышу узды.

    Спектакль режиссеры – Ренат Әюпов
    Автор – Низами Ганҗәви, Юлия Тупикина
    Композитор – Эльмир Низамов
    Балетмейстер – Нурбәк Батулла.

    Сезне дә 15-16 декабрьдә премьерада көтәбез! 

  • Кариев театры үз логотибын сайлады

    Кариев театры үз логотибын сайлады

    Бүген Кариев театры үзенең яңа логотибын сайлавы турында игълан итте. Җиңүче - Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студенты Ангелина Филимонова.

    Театр коллективы җиңүчене “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн уздырылган матбугат конференциясендә котлады.

    Театр сентябрь аенда үз стилен булдыруга конкурс игълан иткән иде. Коллективның яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова ул вакытта Фешин исемендәге уку йорты студентларына зур өметләр баглавы турында әйтте.

  • КАРИЕВ ТЕАТРЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР “КАМЕРНЫЙ ТЕАТР” ФОРМАТЫНА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘ

    Россиядә иң популяр яшь драматургларның берсе Юлия Тупикина Низаминың “Ләйлә вә Мәҗнүн” поэмасына нигезләнеп, махсус Кариев театры өчен заманча пьеса иҗат итте.

    Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз һәм Булатның ике мәхәббәт тарихы. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел.

  • Кариев театры яңа логотип сайлый

    Кариев театры яңа логотип сайлый

    Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы башланды.

  • Өстәмә спектакль

    Өстәмә спектакль

    Күп санлы тамашачылар соравы буенча 8 декабрьдә 18.00 сәгатьтә өстәмә "Кәҗүл читек" спектакле күрсәтелә. Режиссер – Ренат Әюпов, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина, инсценировка – Нәзифә Кәримова. Спектакль премьерасы 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә булды.

    БИЛЕТ АЛУ

    Касса: (843) 237-62-51 

  • Премьера белән, дуслар! 2 көн (фоторепортаж)

    Премьера белән, дуслар! 2 көн (фоторепортаж)

    Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Кәҗүл читек» спектакленең премьерасы булды.

    Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина, инсценировка – Нәзифә Кәримова.

    Премьераны шулай ук 8 һәм 13 декабрьдә күрергә мөмкин. 

    БИЛЕТ АЛУ

  • Премьера белән!

    Премьера белән!

    Бүген, 30 ноябрьдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакленең премьерасы! Котлыйбыз!

    Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина, инсценировка – Нәзифә Кәримова. Артистыбыз Ләйсән Закированы дебюты һәм Миләүшә Хәйруллинаны беренче тапкыр репертуар спектакльнең музыка авторы булуы белән тәбрик итәбез!

    Без спектакль күрсәтү белән генә чикләнмичә, килгән кунакларны чәй һәм коймак белән дә сыйладык. Сезне иртәгә, 1 декабрьдә, премьераның 2нче көнендә көтәбез!

  • Кариев театрында - курчак спектакле

    Кариев театрында - курчак спектакле

    «Борын-борын заманнардан ук кешеләр Айга карап, аның өстендәге сүрәтләрне күрергә омтылганнар. Еш кына әлеге сурәтләр көянтәле кызны хәтерләткән. Аңа карап кешеләр ул кызның айга ничек эләккәнен белергә теләгән».

    «Зөһрә» әкияте нәкъ шул юллардан башлана. Ә 1 декабрьдә Кариев театрында аның ПРЕМЬЕРАСЫ. Әлеге курчак спектакле «Ай кызы Зөһрә» китабына нигезләнгән. Премьера көнне китапны тәкъдим итү, балалар өчен мастер-класс, уеннар да булачак.

    Автор – Йолдыз Миңнуллина , режиссер һәм рәссам – Ксения Шачнева.

Битләр