Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Габдулла Кариев театры эскизлар тәкъдим итә

    калеб

    Яңа татар театры ничек барлыкка килүен күрәсегез киләме? Алайса сезне 19 ноябрьдә нәниләр өчен спектакльләр һәм шигъри биюне карарга Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына чакырабыз – театрда «Tat Cult Lab / театр» проекты эскизлары күрсәтеләчәк. Әлеге чара «Калеб» яңа буын җыены кысаларында үтә.

  • Кариев театрында «Кәҗүл читек» премьерасы

    «Кәҗүл читек»

    30 ноябрь Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасы! Автор – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина.

  • Театрыбыз — «Белем җәүһәрләре - 2018» Бөтендөнья бәйгесе лауреаты

    Театрыбыз — «Белем җәүһәрләре - 2018» Бөтендөнья бәйгесе лауреаты

    Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Белем җәүһәрләре – 2018» IХ Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

    Габдулла Кариев театры сайты «Тематик ресурс - иҗади җәүһәр» һәм Вконтакте төркеме  «Вконтакте социаль челтәре җәүһәрләре» номинацияләрендә II дәрәҗә дипломга лаек булды. Театр коллективын котлыйбыз! 

     Бәйге турында тулырак

    Фото: ИА «Татар-информ»

  • Премьера белән!

    Премьера белән!

    Бүген, 26 октябрьдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы узды! Автор – Зиннур Хөснияр, режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов, музыкаль бизәлеш – Мубай, AYGYUL, Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстер – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла.

    Премьераны шулай ук 4, 22 ноябрьдә күрергә мөмкин.

    Фото: Рәмис Нәҗмиев

  • Габдулла Кариев театрында «АпАРТе» театры япон спектаклен тәкъдим итә

    «АпАРТе» театры япон спектаклен тәкъдим итә

    31 октябрьдә Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «АпАРТе» Мәскәү драма театры «Торна-хатын» япон әкияте буенча спектакль тәкъдим итә.

    Төп рольләрдә: япон драматик актрисасы Томоми Орита, рус актерлары Даниил Коробейников, Дмитрий Швецов һәм Алексей Бардаш.

    Спектакль япон сәнгате традицияләрен һәм рус психологик театрын үз эченә ала. Шулай ук тамашада Япониянең милли көйләре дә яңгыраячак: борынгы япон монахлары музыкасын бамбуктан ясалган флейта - сякухатида ишетеп булачак. Режиссер – Елена Озерцова.

  • Кариев театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы

    Кариев театрында «Ут чәчәге»  спектакленең премьерасы

    26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы! Автор – Зиннур Хөснияр, режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, рәссам – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Гыйлметдинов, музыкаль бизәлеш – Нурзадә Вәлиуллина, балетмейстер – «Алтын битлек» премия лауреаты Нурбәк Батулла.

    Әтисе үлеменнән соң Мәликә кырыс чынбарлык белән килешә алмый, күңел тынычлыгына башка дөньяда гына ирешергә мөмкин дип уйлый...

  • Театр елына 2019 сәгать калды

    Театр елына 2019 сәгать калды

    Бүген, 13 октябрьдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак Театр елына багышланган бәйрәм үтте. Чарада Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Лилия Низамиева, Энҗе Камалиева, Илдар Әхмәдуллин, Булат Гатауллин һәм театр училищесы шәкертләре уеннар, җыр-бию белән тамашачыларның күңелләрен күрде.

    «Мондый чаралар тамашачыга якын булу, аралашу өчен кирәк. Аларны ай саен үткәрү матур традиция булыр иде», - дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.

  • 30нчы сезонның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде

    30нчы сезонның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде

    Узган 30нчы юбилей сезоны театрыбыз өчен шатлыклы вакыйгаларга, премьераларга бай булды. Болар: «Саранлыктан дару» әкияте һәм «Мәхәббәт күгәрченнәре» комедиясе. Ә инде «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (реж. Р.Әюпов) әкияте «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә «Тантана» Республика театраль премиясенә лаек булды.

    Һәр театраль сезон нәтиҗәләренә йомгак ясап, театр җитәкчелеге иң яхшы хезмәткәрләрне билгели һәм аларны бүләкли.

  • Яңа сезон ачылышы белән!

    Яңа сезон ачылышы белән!

    Бүген, 4 октябрьдә, без “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән яңа сезонны ачтык!

  • Керү тыелмый! Тыелмый! Тыелмый!

    Керү тыелмый! Тыелмый! Тыелмый!

    Театр сөюче дусларыбыз! Без сезгә сезон ачылышы уңаеннан бүләк әзерләдек. Куян Эдвард белән сәяхәткә чыгар алдыннан, сезне театр ишегалдында ук артистларыбыз перфоманс белән каршы алачак. Фойе, залда да сез гадәти булмаган тамашаның шаһиты булачаксыз. 

    - Нурбәк Батулладан перфоманс (Башлана -12.45);

    - Шигырьләр һәм шагыйрьләр ("Калеб. Яңа дулкын" вәкилләре);

    - Музыка (Болактагы Яшьләр театры оркестры солистлары);

    - Җанлы витрина;

    - "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" спектакле.

    Барысы да 4 октябрьдә - сезон ачылышында! 

Битләр