Габдулла Кариев театры яңалыклары

  • Рөстәм Миңнеханов яңа бинабызны ачты

    Рөстәм Миңнеханов яңа бинабызны ачты

    Бүгенге  көн театрыбыз өчен зур тарихи вакыйга буларак истә калачак – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бинабыз тантаналы рәвештә ачылды. Күптән көтелгән чарабызның бөек Тукаебыз туган көнендә – Туган тел бәйрәме чаралары кысаларында узуы тантанабызга тагы да зуррак мәртәбә өстәде. 

  • Кариев театры халыкара олимпиадада катнашучыларга спектакль күрсәтте 

    Кариев театры олимпиадада катнашучыларга спектакль күрсәтте 

    22-25 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада уза. Катнашучыларга бүген, 23 апрельдә, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры “Гашыйклар утравы” (Р. Сәгъди) спектаклен күрсәтте. 

  • Кариев театрында журналистлар десанты

    Кариев театрында журналистлар десанты

    20 апрельдә Кариев театры  журналистларны яңа бинасында кабул итте.  Аларга  яңа бина буенча экскурсия һәм җитәкчелек белән пресс-конференция оештырылды.  Журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, киләчәккә планнар, премьералар, репертуар буенча фикер алыштылар. 

  • Кариев театры татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиадада спектакль күрсәтәчәк 

    “Гашыйклар утравы”

    Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә. Быел олимпиада VI тапкыр Казанда 23нче апрельдә узачак.

    Кариев театры бу масштаблы чарага үз өлешен кертә. Театр “Әкият” курчак театры бинасында олимпиадада катнашучыларга “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди) спектаклен күрсәтәчәк.

  • Кариев театрында мәктәп театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале узды 

    Театр коллективларының “Сәйяр” шәһәр фестивале

    Әлеге чара Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Бөтендөнья Татар конгресының Казан бүлеге, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары белән берлектә үткәрелде. 

  • Кариев театры метрода флешмоб оештырды

    Кариев театры метрода флешмоб оештырды

    Бүген, 16нчы апрель көнне, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, яңа бина ачылышы уңаеннан, Казан метросында флешмоб оештырды. Артистлар пассажирларны җыр, бию белән җитәкләп бардылар. Шул рәвешле артистлар казанлылар һәм башкала кунакларын яңа бина ачылу тантанасына чакырды.  Пассажирлар театр артистлары белән фотога төштеләр, биеделәр.

    Тантаналы ачылыш 26нчы апрельдә – Г.Тукай туган көнендә булачак. Билетлар инде сатыла башлады.

  • Ренат Әюпов Кариев театрында легендар “Любовь и голуби” фильмын сәхнәләштерә

    "Мәхәббәт күгәрченнәре"

    Кариев театры моннан 34 ел элек телеэкраннарга чыккан легендар фильм буенча "Мәхәббәт күгәрченнәре" дип аталган спектакль әзерли. Сүз Россия кинематографиясенең күренекле артистлары Александр Михайлов белән Людмила Гурченко уйнаган “Любовь и голуби” фильмы турында бара.

    Л.Гурченко уйнаган Раиса Захаровна образын татар сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина иҗат итә. Михайлов башкарган Кузякин ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

  • Кариев  театры яңа бина ачылышына чакыра

     Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

    26нчы апрель Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа бина ачылу тантанасы булачак. 

    26нчы апрельдә театр тамашачыларга “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” (К.Дикамилло) спектаклен күрсәтәчәк (16:00). Спектакльнең режиссеры – Ренат Әюпов. Ул "Тантана-2018" театр премияләрен тапшыру тантанасында Республиканың иң яхшы балалар спектакле дип табылды.

  • Арчада Кариев театры гастрольләре узачак

    Кариев театры, Арча

    2-7нче апрель көннәрендә Арча районында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре узачак.

    Кариев театры Арча балалар бакчаларында ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда кунакта” (Аманулла)  спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль 2018 елда кулланылышка кергән юл билгеләре турында хәбәр итә.

    Кич белән Арча халкы “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” (Р.Вәлиев) музыкаль комедиясен карый ала:

  • Кариев театры #кемеровомыстобой акциясенә кушылды

    #кемеровомыстобой

    Кемерово өлкәсендә булган фаҗига сәбәпле илдә матәм көне игълан ителде. Әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашып, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры #КЕМЕРОВОМЫСТОБОЙ акциясенә кушылды.

    Сабыйларның, өлкәннәрнең урыны оҗмахта булсын. Якыннарын югалтканнарга ходай сабырлык бирсен.

Битләр